Warning: Undefined array key 0 in /var/www/tgoop/function.php on line 65

Warning: Trying to access array offset on value of type null in /var/www/tgoop/function.php on line 65
33186 - Telegram Web
Telegram Web
Мөслим гимназиясе укытучысы Гөлшат Мөхәммәтҗанова сыйныф җитәкчеләре форумының төбәкара этабында катнашты. Түбән Новгород шәһәрендә узган әлеге чара педагогларны тәҗрибә уртаклашу һәм мәгарифнең актуаль мәсьәләләрен хәл итәр өчен берләштерде.

"Гөлшат Ильясовна, форум эшендә актив катнашып, һөнәри үсеш өчен яңа мөмкинлекләрне өйрәнде, укучыларда әхлакый-эстетик кыйммәтләр формалаштыру буенча үзенең тәҗрибәсе белән уртаклашты", - дип хәбәр итәләр район мәгариф идарәсеннән.

📸 Фотолар - район мәгариф идарәсеннән.
#Мөслим_мәгарифе
Бала тәрбияләүдә мактау һәм шелтә бик зур роль уйный.
Тәрбиядә әти белән әни бер сүздә булып, таләпләр тотрыклы булырга тиеш. Ата-ана кәефе яхшы булганда баласына нәрсә теләсә, шуны эшләргә рөхсәт итә, кәефсез булганда бар нәрсәдән дә тыя икән, бала алга таба бөтенләй тыңламый башларга мөмкин.

Бала тәрбияләүдә мактау һәм шелтә бик зур роль уйный. Баланы җәза бирү юлы белән тыңлатырга күнеккән булсагыз, бик нык ялгышасыз. Төрлечә мактау, хуплау юлы белән яхшырак нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин.

Ата-ана мәхәббәте баланы киң күңелле, ягымлы, ачык йөзле итә. Шушы мәхәббәт җылысы балада намуслылык, йомшак күңеллелек тәрбияли. Ләкин баланы нык яратам дип, чама хисен югалтмагыз. Югыйсә үз ихтыяҗларын канәгатьләндерүдән баш тарта алмый торган кеше үсәргә мөмкин.

Әти-әни – улы һәм кызы өчен камиллек үрнәге. Бала аңына ата һәм аның ролендәге кеше шундый булырга тиеш дип сеңдереп үсә. Балагыз өчен яхшы үрнәк булырга тырышыгыз.

Балада эгоизм, ялкаулык, ялганлау кебек начар сыйфатлар күренсә, бу – хәвефле сигнал. Әлеге сыйфатлардан шәфкатьсезлеккә дә ерак түгел. Шәфкатьсезлек кансызлык китереп чыгара. Шуңа күрә балагызның ни белән кызыксынуын, даими шөгыль һәм ял итү урыннарын, кемнәр белән аралашканын белеп торыгыз, укытучылары, иптәшләре белән мөнәсәбәтләреннән хәбәрдар булыгыз.

Гаиләдә бергәләп китаплар укыгыз, җырлар һәм музыка тыңлагыз, табигатьтә ял итегез. Шушы татулык һәм бердәмлек аша эстетик кыйммәтләр пәйда була, әхлак тәрбияләнә.

📸 Фото - "Татар-инфор" архивыннан.
Универсаль автомобиль келәмнәре еш кына тайпылып, аяк астында хәрәкәт итәләр, чөнки алар беркая да беркетелми. Җитештерүче фирмаларның үз келәмнәре дә еш чистарту аркасында үз урыннарыннан чыгып китәләр.

Көндәлек эштә бу проблема белән еш очрашучы таксистлар келәмнәр нык тотынып торсын өчен гади бер ысул уйлап тапканнар:

киң лейкопластырь,

яки ике яклы скотч куллану.

Бу ысул ярдәмендә келәм тайпылмый, урынында кала.

📸 Илвина Зәйнуллина фотосы.
Вступай в Армию Победы! Подпиши контракт на военную службу и получи единовременную выплату от 2 500 000 рублей. Оформление займет немного времени, медкомиссия в среднем около 1,5 часов, всё в одном месте.

Боевой опыт и наличие воинских специальностей не имеют значения. Тебя научат, помогут и поддержат. Экипировка, боевое слаживание, подбор воинской специальности, дорога - всё это предоставляется и оплачивается.

У нас одна цель – Победа! Чтобы узнать подробности - звони 8 (800) 222-59-00 или 8 (960) 062-98-96, переходи по ссылке heroes-tatarstan.ru или заполни анкету https://www.tgoop.com/sluzhbakontraktrt_bot
Мөслим районында авыл хуҗалыгы техникасының урып-җыю чорына әзерлеге тикшерелә.

"Комбайннар һәм барлык төр техника уңышны югалтуларсыз җыеп алуга әзер", - дип хәбәр итәләр район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән.

📸 Фотолар - район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән.
#авыл_хуҗалыгы
1 куб м агачтан күпме вискоза җеп ясыйлар?
Anonymous Quiz
28%
50 кг
13%
100 кг
16%
150 кг
16%
200 кг
28%
агачтан җеп ясамыйлар
Мөслим күперенә ничә яшь?

1947 елдагы язгы ташу районны икегә бүлеп агучы Ык елгасы аркылы салынган күперне җимереп алып китә. Шул елдан алып Мөслим халкы язгы-көзге чорда күпер булмаудан газап чигә. Көз көне сүтеп, яз көне бозлар киткәч төзелә торган вакытлыча күпер була булуын, ләкин халык өчен, хужалыклар өчен хәл итәсе проблемалар ел әйләнәсендә хезмәт итүче даими корылма кирәклеген көн саен искәртеп тора.

1968 елда КПСС өлкә комитетының беренче секретаре, ТАССР Югары Советы депутаты Ф. А. Табеевка әнә шул халыкның үзәгенә үткән мәсьәлә наказ итеп бирелә. Аны үтәүгә ул зур җаваплылык белән карый. Төзелешне проектлау һәм башкару Бөтенсоюз дәүләт «Гидромонтаж» трестының Зәй монтажлау участогы коллективына тапшырыла.

Төзүчеләрнең зур тырышлыгы нәтиҗәсендә бер ел эчендә 222 метр озынлыктагы бик яхшы сыйфат белән салынган тимер-бетон күпер Ык елгасының ике ярын тоташтыра. 1970 елның 22 нче августында ул тантаналы рәвештә файдалануга тапшырыла. Бу олы вакыйга В. И. Ленинның тууына 100 ел, Татарстан Автономияле Республика төзелүгә 50 ел, район төзелүгә 40 ел тулуга зур бүләк итеп кабул ителә.

Шул ук елның 19нчы ноябрендә районның хезмәт алдынгылары слетында «Гидромонтаж» трестының Зәй участогы башлыгы В.И. Гонцов, «Татэнергострой» тресты управляющие Е.Н. Королев, Зәй участогының баш инженеры В.А. Маслаков һәм аның урынбасары, проект авторы В. С. Макаровка Мөслим районының Мактаулы гражданы дигән исем бирелде.

Әлеге күперне төзүдә катнашкан монтажчылар бригадиры М. Солтанов, прораб Ф. Әбделмәнов, В. Иванов, электр белән эретеп ябыштыручы В. Андриянов, механик А. Тавлинов кебек фидакарьләрнең хезмәтенә Мөслим халкы зур ихтирам һәм хөрмәтләү хисләре саклый. Аларга районның мактаулы гражданнары исеме бирелә.

Мәгълүмат Әхмәдулла Әхмәтгалиевнең «Мөслим төбәге: тарих сәхифәләре» китабыннан алынды.

📸 Фото - Айсылу Мадьярова, Мөслим туган якны мөйрәнү музее.
2
Мөслим туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре Түбән Табын сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән интернат-мәктәбе укучыларына борынгы аралашу чаралары хакында сөйләп, мастер-класслар уздырды.

Чараның азагында балалар Гаилә көне уңаеннан асфальтка рәсемнәр ясады, гаиләләренә иминлекләр теләделәр.

📸 Фотолар - Мөслим туган туган якны өйрәнү музееннан.
1
#синең_кызларың_Мөслим
Күренекле татар актеры, җырчы, Татарстанның атказанган артисты Зифа Җәмил кызы Басыйрова 1910 елның 4 июлендә Мөслим районы Мөслим авылында туа.

Казан театр училищесын тәмамлагач (1936) 20 елга якын Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшли. Биредә аның драма артисткасы буларак таланты ачыла. Күп рольләр башкара. Театрның музыкаль спектакльләрендәге җырларга беренче башлап яшәү бирү, халыкка таныту Зифа Басыйрова өлешенә туры килә. Х.Фәтхуллинның "Күзләр " драмасындагы "Хуш авылым", Таҗи Гыйззәтнең "Бишбүләк" әсәреннән "Өмә җыры", "Чын мәхәббәт"тәге "Әдрән диңгез", М.Әмирнең "Тормыш җыры"нан җырлар җырчы тарафыннан искиткеч оста һәм күңелгә үтә торган итеп башкарыла .

1936 елларда җырлый башлаган Зифа Басыйрова, 1940 елларда инде авыл көйләрен сәхнәгә алып чыккан җырчы булып таныла. Баянчы Оркыя Ибраһимова белән Зифа Басыйрова ул елларда кабатланмас ансамбль төзеп, халык көйләрен баян белән җырлауның гүзәл үрнәкләрен бирәләр. Алар икесе "Су буйлап", "Өй артында шомыртым", "Дөм-дөм", "Шөгер", "Таң атканда", "Фазыл чишмәсе" кебек бик күп көйләрнең беренче башкаручылары булалар.

1956 елдан алып Зифа Басыйрова Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә эшли һәм халык җырларын, татар композиторлары әсәрләрен иң яхшы башкаручыларның берсенә әверелә. Аның матур, күңелләргә үтеп керә торган тавышы, үзенчәлекле башкару осталыгы, тирәнтен уйланып төзелгән репертуары җырчының исемен республикабыздан еракларда да киң билгеле итте.

Зифа Басыйрова 1979 елның 7 февралендә вафат була.

Мәгълүмат «Моңнарыбыз дәшә сезне!» төркеменнән алынды
2025/07/10 01:10:54
Back to Top
HTML Embed Code: