Forwarded from Сабантуй журналы
Дуслар!
✨Сезне 10 нчы июль көнне Фестиваль бульварына (Декабристлар ур., 2 нче йорт, «Татмедиа» бинасы янында) 🎼«Сабантуй»лы балачак🎼 бәйрәменә чакырабыз!
🌞Кызыклы уеннар, җыр-бию, аквагрим, китап ярминкәсе, лотерея, шәп бүләкләр бездән - күтәренке кәеф сездән, дуслар!
Регистрация 👉МОНДА

❤1
#һава_торышы
Ириәгә аязучан болытлы һава. Яңгыр. Кайбер районнарда яшенле яңгыр. Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан 6-11 м/с, урыны белән тизлек 14 м/с ка кадәр җитә, яшен вакытында 15-20 м/с. Төнлә һаваның минималь температурасы +9..+12 градус. Көндез максималь температура +17..+21 градус.
Римма Афзалова фотосы

Ә сез беләсезме?
*Помидорны кайнар су белән пешекләгәннән соң салкын суга салып алсагыз, кабыгы җиңел кубар.
* Балыкны үсемлек маенда кыздырырга һәм әзер булгач, өстенә эретелгән атланмай сибәргә кирәк. Болай пешерелгән балык аеруча тәмле була.
* Атланмай кыздырганда көймәсен өчен, аны үсемлек мае белән майланган табага салыгыз.
* Иң сәламәт йокы аркага ятканда була. Болай муен һәм арка сызламый, җыерчыклар чыкмый. Янга борылып ятканда кеше гырламый. Табиблар күзлегеннән иң зыянлысы – корсакка яту. Бу умыртка кәкрәюгә, җилкә, арка сызлауга китерә, болай буыннар да ял итми.
* Манный ярмасын кайнар сөткә салкын суда җебетеп салсагыз, ботканың төерләре булмас.
* Дөгегә пешкәндә шикәр комы кушмагыз, югыйсә ул ката.

Бүген Г хәрефенә башланган исемнәрне барлыйбыз.
Нәселегездә, туган-тумачаларыгыз арасында Г хәрефенә башланган нинди исем йөртүчеләр бар? https://vk.com/wall-78072920_130398 Комментарийга языгыз.
Исемнәр тәкъдим иткәндә, бәлки сезнең истәлекләрегез дә яңарыр. Комментарийга язсагыз, иң кызыклыларын "Авыл утлары" газетасында бастырырбыз.
Сүзлек #МөслимнеңИсемнәрБакчасы хештегы ярдәмендә туплана.

Арыслан йөрәкле Габидулла белән Зиннур көрәшә. Бу инде сиңа малай-шалай көрәше генә түгел. Болар – күптәнге көндәшләр. Бу – соңгы алыш!
Зөлфәт белән Булат, мәйданны түгәрәкләп алган төркем алдына кереп, чирәмгә утырганнар да көрәшне күзәтәләр. Өлкәне Зөлфәт, әтисе омтылыш ясаганда ярдәм итәргә теләгәндәй, урыныннан кузгалып-кузгалып куя, яисә йолкып алырдай булып, үләннәргә ябыша. Бәләкәй Булат та көрәшне күзәтә: авызын йомарга да оныткан!
Әйе, бу – соңгы алыш! Монда кемнең кем икәне күренәчәк. Кемгә – тәкә, кемгә... Ай-яй! Малайларның әтисе сизми калдымы, аздан гына сыртына төшмәде! Аның өчен җан атучылар гөр килде.
– Юк! Булмады! Булмады!
– Яңадан!
Яңадан тотыналар. Сөлгеләр янәдән билләргә ята. Көрәшчеләр күптән инде кара тиргә батканнар. Сөлгеләр сыгып алырлык булган. Ә кояш, үч иткәндәй бүген тагын да ныграк кыздыра. Ул чорда әле хәзерге шикелле минутларны, секундларны санап тору юк. Җиңгәнче, йә җиңелгәнче көрәшәсең! Тәртип шундый!
Бүген берсенең дә бил бирәсе, җиңеләсе килми иде. Үткән Сабантуйларда мәйдан тоткан Зиннурның авылдашлары алдында хур буласы килмәсә, егет кеше Габидуллага оттырырга ярамый да ярамый инде. Чөнки сулышын кысып күзәткән җанатарлар арасында сөйгәне Гөләндәм дә бар! Җиңелсәң, күзенә ничек күренерсең?!
– Шушы гәүдәң белән!.. Их син, коры күсәк! – дисә, оятын кая куярсың !?
Хет җир тишегенә кереп кит!
Берара Зиннур гайрәт белән көндәшен күтәреп ала! Инде китереп сала дигәндә генә алыптай гәүдәле Габидулла (каян килгән аңа шундый елгырлык?) елан тизлегендә шуып, Зиннурның кочагыннан ычкына һәм көндәшен аркасына сала!
Бу минутларда малайларга аяз күк йөзен болыт каплагандай тоелды. Алар бит әтиләренең батыр калуын, иңбашына тәкә салып, мәйдан әйләнүен көткәннәр иде. Шулай булырына өметләнгәннәр иде. Их, әти, әти!.. Мәктәптә физкультура укыта бит әле. Укучыларын спорт серләренә өйрәтә. Күнегүләрне дә оста итеп күрсәтә.
Әтиләре акланып тормады, тирләрен сөртә-сөртә:
– Үзем гаепле, сизгерлекнеюгалттым. Тизлек, җитезлек барысын да хәл итте. Габидулла аяк чалмады, хәрәмләшмәде. Мин аңа үпкәләмим, – дип кенә куйды.
Ә күңелендә күптән бөреләнгән, әйтергә кыймый йөргән хисләре уянды. Әйе, ни дисәң дә, үкчәңә басып килүче яшьләргә юл бирергә вакыттыр. Хәзер миңа шушы ике улымны көрәшче итеп тәрбияли алсам, шул җиткән. Ул чагында безнең көрәшчеләр нәселе дәвам итәчәк.
Күкрәк сугып мактанып йөрмәгәч тә, әтиләре Фәтхелгыйлем дә көрәшче иде. Ә ерак бабалары Мөхәммәтсалих... Сәет батырларның даны легендага тиң!
...Мөхәммәтсалих мәдрәсәдә укыган чагында ук мәйдан тоткан. Хәзрәт булгач кына туктаган (гореф-гадәтдәребездән ничек тә биздерергә, халык хәтереннән җуярга тырышкан хакимияткә сатылган шәех һәм ахуннарның, хәтта кайбер мөфтиләрнең дә Сабан туен – “шайтан туе” дип, ә җыеннарны “шайтан бала тапкан көн” дип тыярга өндәгән фәтвалар чыгару йогынтысы).
Ә шулай да аңа өммәттәшләренең гозерен үтәп, тагын мәйданга чыгарга туры килгән…
Дәвамы бар.

👍1
🏠 Күпчелек фатирларда аш бүлмәләре бик тар була. Кайвакыт 4-5 квадрат метрда да барлык кирәкле әйберләрне урнаштырыга урын табып булмый. Әгәр аш бүлмәсе балкон янына урнашкан булса, урыннан рациональ файдаланып, мәйданны киңәйтеп була!
✨ Балконны аш бүлмәсенә кушу – иң яхшы чишелеш.
🔨 Балконны җылытып, аны аш бүлмәсе белән берләштерегез. Моның өчен зур төзекләндерү эшләре кирәкми:
✔ Диварны ачарга. Аш бүлмәсе белән балкон арасындагы киртәне бетерергә ярый. Ләкин тәрәзә астындагы өлешне (100×50 см күләмендә) калдырыгыз – аны соңрак эш өстәле буларак файдаланырга мөмкин.
🗄 Функциональ зоналар ясарга. Тәрәзә янына микродулкынлы мич һәм юынгыч урнаштырыгыз. Каршы якка шкафлар урнаштырыгыз, кайберләрен элеп тә куярга була.
🎯 Нәтиҗәдә: балконда пешерү өчен урын булыр, ә аш бүлмәсе – ризык кабул итәр өчен генә кулланылыр. Шулай итеп, һәрнәрсә урынында һәм кулай булыр!
📸 Фото ясалма фәһем ярдәмендә ясалды.

❤2
Июль аена #сынамышлар Әгәр иртән чык булмаса, кичкә яңгыр явачак.
Июль иртәсендә җылы яңгыр явып китсә, көндез һава торышы яхшы булыр.
Әгәр июльдә билчән күп икән - суык кыш көтегез. Кузгалак күп булса, кыш җылы килер.
Үрмәкүч оясыннан чыгып, яңа ятьмә үрә икән, яхшы һава торышына.
Карлыгачлар очканда, канатлары белән суга тиеп алсалар - яңгырга.
Каргалар күктә очып уйнасалар - хәвефкә ишарә.
Һәр көнгә халык сынамышлары
1 июль - Кояш алтынсу-сары, алсу шәүлә белән байый икән, яхшы һава торышына. Айның яшел төскә керә башлавы - көчле корылык килү билгесе.
2 июль - Ай мөгезенә "чиләк элеп" булса - көннәр коры торыр. "Чиләк элеп" булмаса - яңгырга.
3 июль - Әгәр бу көнне үрмәкүч ятьмәләрен таратмаса, яңгыр явар. Тагын үрә башласа, һава торышы яхшыга үзгәрә.
4 июль - Әгәр җил төшкә кадәр бер якка исеп, төштән соң юнәлешен борса, көннәр әйбәт торыр.
5 июльдә яңгыр яуса, икмәк уңар.
6 июльдә сандугач тавышы ишетелмәсә, арпа суктыра башларга мөмкин.
7 июльдә мул чык - мул кыяр уңышына.
8 июльдә яңгыр явып үтсә, умартачылар өчен уңышлы ел: бал уңа.
9 июльдә яңгыр яуса, сентябрь ае буе яңгырлы булыр. Әгәр көн кояшлы булса, бер атна буе шундый һава торышы сакланыр.
10 июльдә яңгыр яуса, Әбиләр чуагы "елак" булыр.
11 июльдә урман тавышсыз гына шауласа - яңгырга. Яңгырга 3-4 көн кала өрәңге яшь коя башлый.
12 июль - Питрау. Бу көннән соң үсемлекләр үсүдән туктый. "Питрау җитте - җәй үтте" дигән гыйбарә дә бар. Бу көнне яңгыр яуса, иген уңмый дип саныйлар.
13 июль - Күке кычкыруын дәвам итсә, җәй матур һәм озак килә, кар соң төшә. Бу көннән соң күке тавышы тынса, кыш иртә килер.
14 июльдә йолдызлар җемелдәшеп, иртән болытлар күренсә - көчле яшенгә.
15 июльдә агачларда сары яфраклар күренсә, иртә көз һәм кышка. Суда сазан уйнаса, җәйнең икенче яртысы матур килер.
16 июльдә озынборын һәм черкиләр түгәрәкләнеп очса, алдагы 7 көн коры һәм матур булыр.
17 июльдә болытлар бер буй булып сузылып ятса - җылы көннәргә.
18 июль киче көндезгә караганда җылырак булса - яңгырга.
19 июль дымлы булса, сентябрь дә юеш булыр.
20 июль көнне яңгыр бер-ике сәгатьләп яуса - иген өчен зыянлы.
21 июль төнлә Ай тоныкланса, июль ахыры яңгырлы булыр.
22 июль кара җиләк уңса - суык кышка.
23 июль - әгәр каен яфраклары агачның очыннан саргая башлый икән - иртә көзгә. Астан өскә таба саргая башласа, көз озак килер.
24 июль - яңгыравыклы күк күкрәү - тыныч яңгырга, гөрелдәвеклесе - коеп яуган яңгырга.
25 июль иртәсендә көчле чык һәм томан күзәтелә икән, җәйнең калган өлеше коры һәм эссе булыр.
26 июль кичендә черкиләр котыра икән - гөмбә уңышына.
27 июльдә яңгыр яуса, тагын 7 көн явачак.
28 июль - иртәдән коеп яңгыр яуса, эссе көнгә. Кичен томан төшсә, иртән яңгыр явар.
29 июль яңгырлы икән, алдагы ике-өч көн дә юеш булыр. Тилгәннәр очып уйнаса, эссе көннәргә ишарә.
30 июль - көз июльнең соңгы һәм августның беренче көне кебек булыр. Бу көнне яшен булса, көз яңгырлы, кыш буранлы килер.
31 июльдә көн эссе булса, декабрь суык булыр.
Фото – «Мөслим-информ» архивыннан.

❤4
#үткәннән_бер_мизгел
Иске Вәрәш алма бакчасында. 1959 елда “Киров” колхозы үз тарихында беренче тапкыр шикәр чөгендере утырткан. Әлеге фотосурәтне Мөслимнән Чулпан Латыйпова тәкъдитм итте.

Югары уку йортына кабул итү кампаниясе башланды: өстәмә балл һәм бюджет урыннары күпме?
Тулырак: https://muslumirc.ru/news/tema-dnya/iugary-uku-iortyna-kabul-itu-kampaniiase-baslandy-ostama-ball-ham-biudzet-urynnary-kupme
📸 Фото - "Татар-информ" архивыннан.

#бакчачыга
🌼 Тузганак бакча культураларын тукландыра. 1,2 килограмм тузганак яфрагын сабагы белән ваклап турап, өстенә ун литр су агызырга, өч атна төнәтергә. Әчегән төнәтмәне сөзеп, үсемлекләргә сибәргә.
🍅 Помидордагы фитофтороз авыруына каршы тозлы эремә кулланырга була. Ул, томат яфракларында саклагыч элпә хасил итеп, аларны инфекция эләгүдән саклый. Эремә ясау өчен ун литр суга бер стакан тоз салып эретергә. Шуны да истә тотыгыз: бу профилактик чара гына булып тора.
🫐 Карлыган төбенә кипкән бәрәңге кабыгын казып салсагыз, аның җимешләре чия кадәр булыр. Крахмалга бай бәрәңге кабыгын суда кайнатып, карлыганның үзенә дә сибәргә була.
📸 Фото – Мөслим информ архивыннан
Тулырак: http://muslumirc.ru/news/bakcacyga/tuzganak-bakca-kulturalaryn-tuklandyra

#календарьда_дата
Бүген Бөтендөнья пластик пакетлардан баш тарту көне. Бу көнне без сезгә полиэтилен пакетны экосумкага ☘ алыштырырга киңәш итәбез.
🌏 Табигать-Анабыз турында бүгеннән кайгырта башлыйбыз. Экологик культура һәрберебезнең үзеннән башлана бит.
🌱 Һәр кеше елына уртача 181 пластик пакет куллана.
🌱 Пакет 20 минутта ясала, 200 ел буена таркала.
🌱 1950 еллар башында чыга башлаган бер генә пластик пакет та әле таркалмаган.
🌱 Кешеләр бер тапкыр гына куллануга яраклы целлофан пакет, пластик шешәдә баш тартмаса, 2050 елга Дөнья океанындагы пластик тере балыкларга караганда күбрәк булачак.
📸 Лилия Шәймиева фотосы.

Forwarded from Курше Фест
Жители Татарстана выбирают победителей фестиваля «Күрше»: стартовало народное голосование!
Мы запускаем финальный этап конкурса — народное голосование. Теперь именно вы, жители Татарстана, можете помочь выбрать два проекта-победителя! Они получат финансирование — до 500 000 и до 200 000 рублей из призового фонда конкурса, который в этом году составляет 20 миллионов рублей.
Кто участвует?
В голосовании представлены 10 проектов, которые по оценкам экспертов заняли места сразу после основных победителей. То есть это лучшие проекты, которые могли бы выиграть, если бы не заняли следующие позиции по баллам. Теперь всё в ваших руках — поддержите понравившиеся инициативы и помогите им получить финансирование.
Как проголосовать?
До 12 июля оставьте комментарий с поддержкой проекта под этим постом. Для этого:
💚 Подпишитесь на канал «Күрше»;
💚 Запишите короткое вертикальное видео, в котором скажите:
«Я [ваше имя], из [ваш населённый пункт], поддерживаю проект [название проекта] за ... [по какой причине]»;
💚 Опубликуйте это видео в комментариях
Победят два проекта — один от юридического лица и один от самозанятого участника — которые наберут наибольшее количество голосов.
Следите за обновлениями — мы расскажем о каждом участнике подробнее!
Мы запускаем финальный этап конкурса — народное голосование. Теперь именно вы, жители Татарстана, можете помочь выбрать два проекта-победителя! Они получат финансирование — до 500 000 и до 200 000 рублей из призового фонда конкурса, который в этом году составляет 20 миллионов рублей.
Кто участвует?
В голосовании представлены 10 проектов, которые по оценкам экспертов заняли места сразу после основных победителей. То есть это лучшие проекты, которые могли бы выиграть, если бы не заняли следующие позиции по баллам. Теперь всё в ваших руках — поддержите понравившиеся инициативы и помогите им получить финансирование.
Как проголосовать?
До 12 июля оставьте комментарий с поддержкой проекта под этим постом. Для этого:
«Я [ваше имя], из [ваш населённый пункт], поддерживаю проект [название проекта] за ... [по какой причине]»;
Победят два проекта — один от юридического лица и один от самозанятого участника — которые наберут наибольшее количество голосов.
Следите за обновлениями — мы расскажем о каждом участнике подробнее!
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Әрнегән чакларым була,
Кычкырып елар чаклар.
Кешегә күрсәтми генә,
Күз яшем сөртәм кайчак.
Күңелкәем әрнесә дә -
Ишетеп авыр сүзләр
Рәнҗү яшен эчкә йотып,
Дәшмимен, бары түзәм.
Сөенгән чакларым була,
Шатлыклы минутларым
Хисләремне тыя алмый -
Шатлык яшен йотамын.
Була, төрле чаклар була ,
Күздән яшьләр атыла.
Бер минутта йөрәк кайчак -
Мең ярчыкка ватыла.
Нигә димен шушы дөнья -
Кешеләр өчен тар соң ?
Йокыларымнан уянып,
Уйлыймын кайчак барсын...
Нигә бу дөнья тар соң?
Дания Шарифуллина
Кычкырып елар чаклар.
Кешегә күрсәтми генә,
Күз яшем сөртәм кайчак.
Күңелкәем әрнесә дә -
Ишетеп авыр сүзләр
Рәнҗү яшен эчкә йотып,
Дәшмимен, бары түзәм.
Сөенгән чакларым була,
Шатлыклы минутларым
Хисләремне тыя алмый -
Шатлык яшен йотамын.
Була, төрле чаклар була ,
Күздән яшьләр атыла.
Бер минутта йөрәк кайчак -
Мең ярчыкка ватыла.
Нигә димен шушы дөнья -
Кешеләр өчен тар соң ?
Йокыларымнан уянып,
Уйлыймын кайчак барсын...
Нигә бу дөнья тар соң?
Дания Шарифуллина
#бу_кызыклы
Кар турында
Чиста кар ашау өчен яраклы. Ләкин аны ашаганда, организмыгызны калорий белән баетуга караганда, энергияне күбрәк тотасыз.
Кар бөртекләре җырларга сәләтле. Тик, ишетү сәләте чикләнгәнлектән, кеше бик түбән ешлыкларны ишетми.
Галимнәр туңган кристалларның суга кагылгач аваз чыгарганнарын ишеткәннәр. Сүз уңаеннан, бу аваз балыкларны бик ярсыта.
Бозның туңу варианты – берничә. Иң салкыны булып Антарктика бозы исәпләнә, аның салкынлыгы 60 градуска җитә. Гренландия бозлыкларында бу күрсәткеч – минус 28 градус. Ә иң юка, уалучан боз 0 градуста була һәм аны Европа Альплары түбәсендә очратырга мөмкин.
Фото – ясалма фәһем ярдәмендә ясалды

Аязучан болытлы һава. Яңгыр. Кайбер районнарда яшенле яңгыр. Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан 6-11 м/с, урыны белән тизлек 14 м/с кадәр җитә, яшен вакытында 15-20 м/с. Төнлә һаваның минималь температурасы +12..+14 градус. Көндез максималь температура +21..+24 градус.