tgoop.com/muslumirc/33185
Last Update:
#синең_кызларың_Мөслим
Күренекле татар актеры, җырчы, Татарстанның атказанган артисты Зифа Җәмил кызы Басыйрова 1910 елның 4 июлендә Мөслим районы Мөслим авылында туа.
Казан театр училищесын тәмамлагач (1936) 20 елга якын Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшли. Биредә аның драма артисткасы буларак таланты ачыла. Күп рольләр башкара. Театрның музыкаль спектакльләрендәге җырларга беренче башлап яшәү бирү, халыкка таныту Зифа Басыйрова өлешенә туры килә. Х.Фәтхуллинның "Күзләр " драмасындагы "Хуш авылым", Таҗи Гыйззәтнең "Бишбүләк" әсәреннән "Өмә җыры", "Чын мәхәббәт"тәге "Әдрән диңгез", М.Әмирнең "Тормыш җыры"нан җырлар җырчы тарафыннан искиткеч оста һәм күңелгә үтә торган итеп башкарыла .
1936 елларда җырлый башлаган Зифа Басыйрова, 1940 елларда инде авыл көйләрен сәхнәгә алып чыккан җырчы булып таныла. Баянчы Оркыя Ибраһимова белән Зифа Басыйрова ул елларда кабатланмас ансамбль төзеп, халык көйләрен баян белән җырлауның гүзәл үрнәкләрен бирәләр. Алар икесе "Су буйлап", "Өй артында шомыртым", "Дөм-дөм", "Шөгер", "Таң атканда", "Фазыл чишмәсе" кебек бик күп көйләрнең беренче башкаручылары булалар.
1956 елдан алып Зифа Басыйрова Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә эшли һәм халык җырларын, татар композиторлары әсәрләрен иң яхшы башкаручыларның берсенә әверелә. Аның матур, күңелләргә үтеп керә торган тавышы, үзенчәлекле башкару осталыгы, тирәнтен уйланып төзелгән репертуары җырчының исемен республикабыздан еракларда да киң билгеле итте.
Зифа Басыйрова 1979 елның 7 февралендә вафат була.
Мәгълүмат «Моңнарыбыз дәшә сезне!» төркеменнән алынды
BY Мөслим-информ / Муслюмово

Share with your friend now:
tgoop.com/muslumirc/33185