Күпер буенда, Ык елгасының уң як ярындагы мәйданында машина кую урыны ясала.
Район башлыгы Альберт Хуҗин подрядчылар белән понтон күперенә керү юлын төзекләндерү мәсьәләсе буенча очрашу үткәрде.
Шушы көннәрдә биредә юлга вакташ салынып, 80 машиналык туктау урыны да ясалачак.
Исегезгә төшерәбез: Мөслим күпере 16 июнь көнне ремонтка ябылды. Машиналар өчен хәрәкәт итү мөмкинлеге 2025 елның декабрь аенда ачылачак дип көтелә. Бүгенге көндә Мөслимгә йөреп эшләүчеләр, йомышы төшеп килүчеләр транспортларын уң як ярда калдырып, понтон басма аша чыгалар. Еш яуган яңгырлар машина кую урынына ихтыяҗ барлыкка китерде.
📸 Фото - район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән, Мөслим-информ архивыннан.
#инфраструктура

❤1
Мөслимдә төзелеш һәм ремонт буенча 20дән артык хөкүмәт программасы эшли. “Күпфатирлы йортларга капиталь ремонт” программасы буенча тугыз йортта ремонт эшләре бара. Республикада нәтиҗәле эшләүче программа нигезендә быел Красноармейская, Пушкин, Вахитов, Тукай, Кооператив һәм Банк урамнарындагы йортларга ремонт үткәрелә.
Банк урамында 56нчы һәм 60нчы йортларда “Строймус” оешмасы фасад ремонтлый. Кооператив урамындагы 156нчы һәм 168нче йортларда фасад ремонты үткәреләчәк.
Бүгенге көндә төзүчеләр Красноармейская урамындагы 22нче һәм Кооператив урамындагы 229нчы йортны металлосайдинг белән тышлый. Кооператив урамындагы 168нче йортта да түбә алыштырылачак.
📸 Фәридә Гайнетдинова фотолары.

👍1
Урманда, ял итү урыннарында аю очраса нишлисез?
Anonymous Poll
11%
Дустымнан алдарак узып йөгерәм
6%
Агачка менәм
9%
Ярдәм сорап кычкырам
4%
Ботак алып, аюның үзенә ташланам
13%
Җиргә сузылып ятам
57%
Күзенә карамаска тырышып, әкрен генә артка чигенәм
👍1
Бруцеллезны һәм хайваннарда аеруча куркыныч авыруларны булдырмау буенча киңәшмә үтте.
1 июльдә җирлектә яшәүче халыкның һәм терлекләрнең иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән мөһим чара - район башлыгы Альберт Хуҗин, Россельхознадзор, хокук саклау органнары һәм ветеринария берләшмәсе вәкилләре катнашында җыелыш узды.
Авыл хуҗалыгы хайваннары арасында йогышлы авыруларны профилактикалауның актуаль проблемалары турында фикер алышканнан соң, киңәшмәдә катнашучылар терлекләрнең баш санын, сәламәтлеген контрольдә тоту дәрәҗәсен арттыру кирәклеге турында фикергә килделәр. Бруцеллезга каршы көрәш мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. Ул - хайваннар өчен дә, кеше өчен дә куркыныч авыру булып санала.
Моннан тыш, киңәшмәдә төрле ведомстволар арасындагы хезмәттәшлекне активлаштыру, хайван продуктларының сыйфатын контрольдә тотуны көчәйтү һәм халыкка шәхси гигиена һәм инфекцияне профилактикалау чаралары турында мәгълүмат бирү кирәклегенә басым ясалды.
📸 Фотолар - ясалма фәһем, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе.
#авыл_хуҗалыгы

Вступай в Армию Победы! Подпиши контракт на военную службу и получи единовременную выплату от 2 500 000 рублей. Оформление займет немного времени, медкомиссия в среднем около 1,5 часов, всё в одном месте.
Боевой опыт и наличие воинских специальностей не имеют значения. Тебя научат, помогут и поддержат. Экипировка, боевое слаживание, подбор воинской специальности, дорога - всё это предоставляется и оплачивается.
У нас одна цель – Победа! Чтобы узнать подробности - звони 8 (800) 222-59-00 или 8 (960) 062-98-96, переходи по ссылке heroes-tatarstan.ru или заполни анкету https://www.tgoop.com/sluzhbakontraktrt_bot

Зәкят – ислам диненең биш баганасының берсе. Ул – мәҗбүри чыгым, фарыз гамәл санала.
Кемнең малы нисабка тула, шулар зәкят түли. Кеше 85 грамм алтын сатып алырлык акчага ия булса, ул зәкят түләрлек малга ия, дип санала. Әгәр шул микъдардагы акчаң ел әйләнәсендә кимемичә саклана икән, димәк, син бай саналасың һәм шуның 40тан бер өлешен мескен-фәкыйрьләргә өләшергә тиеш буласың.
Сорау туа: ни өчен Аллаһы Тәгалә байлыкны бөтен кешегә дә тигез бүлмәгән? Берәүгә – бик күп, берәүгә бик аз биргән. Сәбәп нидә? Еш кына без, теге әйбер кирәк, бу нәрсә җитми дип, тормышыбыздан зарланабыз. Дөньялыктан күпне өмет итәбез, әйтерсең, рәхәт чигеп яшәү өчен генә туганбыз. Югыйсә, бу дөнья – сынау мәйданы, ләззәт, тоташ бәхет-сәгадәт эчендә яшәү, дигән сүз түгел. Барыбыз да сынала: җитәкчеләр дә, аның кул астында эшләүче хезмәткәрләр дә, әти-әни дә, бала да, авыру да, сәламәт кеше дә, шул исәптән бай белән фәкыйрь дә.
Байлык та, фәкыйрьлек тә – сынау
Аллаһы Тәгалә адәм баласына күтәрә алмастай сынаулар бирми. Һәркемнең күпме авырлыкка түзә алуын Раббыбыз бик яхшы белә, сынаулар кешенең психологик халәтенә карап җибәрелә. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) гыйбрәтле хәдисе бар: “Минем кайбер колларым фәкыйрьлекне генә күтәрә ала, байлык сынавы бирсәм, алар сына, – дигән Раббыбыз”. Бу хәдистән шул аңлашыла ки, ничек кенә гаҗәп тоелмасын, байлык – адәм баласы өчен бик авыр сынау. Фәкыйрьлекне кеше җиңелрәк кичерә. Акча күбрәк булган саен нәфес, шәһвәт тә куәтләнә, кеше байлыгын кая куярга белми. Чит ил миллионерлары, васыятьнамәләрендә бөтен варисларына да тиешле өлешне билгеләп куйганнан соң, биниһая артып калган байлыкларын, аптырагач, эт-мәчеләренә яздыралар. Ә фәкыйрьнең мәнфәгатьләре бөтенләй башка: ашау-эчү, киенү кебек беренчел ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен дә акчасы җитми. Дөньялыкта матдиятне генә кайгыртып, фәкыйрь-мескеннәрнең хәлен аңламасак, ахирәттә Аллаһ каршында җавап бирүе, ай-һай, авыр булыр. Шул хакта уйлансак, бу сынауларның һәрберсендә дә Аллаһның гаделлеге барлыгына инанырбыз.
Фәкыйрьнең биш баласы бар, байныкы бер генә бөртек һәм анысы да байлыкта, муллыкта, рәхәттә үсә. Ярлы баласының әти-әнисе дә авыр тормыш күреп, очын-очка ялгап яшәгән, инде хәзер балалары да интегә. Алар мондый тормыштан усалланып, көнчел булып үсәләр, балаларның ни гаебе бар? – ди күпләр. Аллаһы Тәгалә байлар һәм фәкыйрьләр арасын күпмедер тигезләү һәм якынайту максатыннан инсаннарга зәкят түләүне фарыз итеп куйган да инде. Малың нисабка тулган икән, 2,5 процентын фәкыйрьләргә бүлеп бир, монысы синең өлеш түгел! Аллаһы Тәгалә малыңны сынау өчен күбәйтте, нәфесеңне җиңеп, байлыгыңның 40тан бер өлешен фәкыйрь-мескеннәргә бүлеп бирә аласыңмы? Зәкят түләү өчен кимендә 85 грамм алтын алырлык акчаң булу һәм шушы сумманың ел әйләнәсендә кимемәве шарт, дидек. Ягъни кеше тормыш ихтыяҗларын тулысынча канәгатьләндереп яши: фатир өчен түли, ашый-эчә, киенә һәм шул ук вакытта аңа табыш та кереп тора. Бер елдан соң 85 грамм алтын алырлык акчасы кимемичә сакланган икән, димәк, бу кеше бай санала һәм ул зәкят түли. Ни өчен Аллаһы Тәгалә бер ел вакыт куя? Чөнки бу вакыт эчендә керемнең тотрыклымы-юкмы икәнлеге ачыклана. Зәкят түләү өчен менә шунысы мөһим дә инде.
Рамил Юныс, Казанның Иске Таш мәчете имамы.
📸 Фото – «Татар-информ» архивыннан.
#дин_вә_вөҗдан

❤4
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Хәрби хәрәкәт ветераннары көне уңаеннан үткәрелгән митингтан видеорепортаж.
📸 Римма Афзалова видеолары.
📸 Римма Афзалова видеолары.
👍2❤1
Юлыгызда аю очраса нишләргә?
ТР Биологик ресурслар үзәге тәкъдимнәре - карточкаларда.