MUSLUMIRC Telegram 33148
Арыслан йөрәкле Габидулла белән Зиннур көрәшә. Бу инде сиңа малай-шалай көрәше генә түгел. Болар – күптәнге көндәшләр. Бу – соңгы алыш!

Зөлфәт белән Булат, мәйданны түгәрәкләп алган төркем алдына кереп, чирәмгә утырганнар да көрәшне күзәтәләр. Өлкәне Зөлфәт, әтисе омтылыш ясаганда ярдәм итәргә теләгәндәй, урыныннан кузгалып-кузгалып куя, яисә йолкып алырдай булып, үләннәргә ябыша. Бәләкәй Булат та көрәшне күзәтә: авызын йомарга да оныткан!

Әйе, бу – соңгы алыш! Монда кемнең кем икәне күренәчәк. Кемгә – тәкә, кемгә... Ай-яй! Малайларның әтисе сизми калдымы, аздан гына сыртына төшмәде! Аның өчен җан атучылар гөр килде.

– Юк! Булмады! Булмады!

– Яңадан!

Яңадан тотыналар. Сөлгеләр янәдән билләргә ята. Көрәшчеләр күптән инде кара тиргә батканнар. Сөлгеләр сыгып алырлык булган. Ә кояш, үч иткәндәй бүген тагын да ныграк кыздыра. Ул чорда әле хәзерге шикелле минутларны, секундларны санап тору юк. Җиңгәнче, йә җиңелгәнче көрәшәсең! Тәртип шундый!

Бүген берсенең дә бил бирәсе, җиңеләсе килми иде. Үткән Сабантуйларда мәйдан тоткан Зиннурның авылдашлары алдында хур буласы килмәсә, егет кеше Габидуллага оттырырга ярамый да ярамый инде. Чөнки сулышын кысып күзәткән җанатарлар арасында сөйгәне Гөләндәм дә бар! Җиңелсәң, күзенә ничек күренерсең?!

– Шушы гәүдәң белән!.. Их син, коры күсәк! – дисә, оятын кая куярсың !?

Хет җир тишегенә кереп кит!

Берара Зиннур гайрәт белән көндәшен күтәреп ала! Инде китереп сала дигәндә генә алыптай гәүдәле Габидулла (каян килгән аңа шундый елгырлык?) елан тизлегендә шуып, Зиннурның кочагыннан ычкына һәм көндәшен аркасына сала!

Бу минутларда малайларга аяз күк йөзен болыт каплагандай тоелды. Алар бит әтиләренең батыр калуын, иңбашына тәкә салып, мәйдан әйләнүен көткәннәр иде. Шулай булырына өметләнгәннәр иде. Их, әти, әти!.. Мәктәптә физкультура укыта бит әле. Укучыларын спорт серләренә өйрәтә. Күнегүләрне дә оста итеп күрсәтә.

Әтиләре акланып тормады, тирләрен сөртә-сөртә:

– Үзем гаепле, сизгерлекнеюгалттым. Тизлек, җитезлек барысын да хәл итте. Габидулла аяк чалмады, хәрәмләшмәде. Мин аңа үпкәләмим, – дип кенә куйды.

Ә күңелендә күптән бөреләнгән, әйтергә кыймый йөргән хисләре уянды. Әйе, ни дисәң дә, үкчәңә басып килүче яшьләргә юл бирергә вакыттыр. Хәзер миңа шушы ике улымны көрәшче итеп тәрбияли алсам, шул җиткән. Ул чагында безнең көрәшчеләр нәселе дәвам итәчәк.

Күкрәк сугып мактанып йөрмәгәч тә, әтиләре Фәтхелгыйлем дә көрәшче иде. Ә ерак бабалары Мөхәммәтсалих... Сәет батырларның даны легендага тиң!

...Мөхәммәтсалих мәдрәсәдә укыган чагында ук мәйдан тоткан. Хәзрәт булгач кына туктаган (гореф-гадәтдәребездән ничек тә биздерергә, халык хәтереннән җуярга тырышкан хакимияткә сатылган шәех һәм ахуннарның, хәтта кайбер мөфтиләрнең дә Сабан туен – “шайтан туе” дип, ә җыеннарны “шайтан бала тапкан көн” дип тыярга өндәгән фәтвалар чыгару йогынтысы).

Ә шулай да аңа өммәттәшләренең гозерен үтәп, тагын мәйданга чыгарга туры килгән…

Дәвамы бар.

Римма Афзалова фотосы
👍1

tgoop.com/muslumirc/33148
Create:
Last Update:

BY Мөслим-информ / Муслюмово

Share with your friend now:
tgoop.com/muslumirc/33148

View MORE
Open in Telegram

Telegram News

Date: |

A few years ago, you had to use a special bot to run a poll on Telegram. Now you can easily do that yourself in two clicks. Hit the Menu icon and select “Create Poll.” Write your question and add up to 10 options. Running polls is a powerful strategy for getting feedback from your audience. If you’re considering the possibility of modifying your channel in any way, be sure to ask your subscribers’ opinions first. Hashtags On June 7, Perekopsky met with Brazilian President Jair Bolsonaro, an avid user of the platform. According to the firm's VP, the main subject of the meeting was "freedom of expression." Each account can create up to 10 public channels You can invite up to 200 people from your contacts to join your channel as the next step. Select the users you want to add and click “Invite.” You can skip this step altogether.
from us

Telegram Мөслим-информ / Муслюмово
FROM American