tgoop.com/muslumirc/33149
Last Update:
🏠 Күпчелек фатирларда аш бүлмәләре бик тар була. Кайвакыт 4-5 квадрат метрда да барлык кирәкле әйберләрне урнаштырыга урын табып булмый. Әгәр аш бүлмәсе балкон янына урнашкан булса, урыннан рациональ файдаланып, мәйданны киңәйтеп була!
✨ Балконны аш бүлмәсенә кушу – иң яхшы чишелеш.
🔨 Балконны җылытып, аны аш бүлмәсе белән берләштерегез. Моның өчен зур төзекләндерү эшләре кирәкми:
✔ Диварны ачарга. Аш бүлмәсе белән балкон арасындагы киртәне бетерергә ярый. Ләкин тәрәзә астындагы өлешне (100×50 см күләмендә) калдырыгыз – аны соңрак эш өстәле буларак файдаланырга мөмкин.
🗄 Функциональ зоналар ясарга. Тәрәзә янына микродулкынлы мич һәм юынгыч урнаштырыгыз. Каршы якка шкафлар урнаштырыгыз, кайберләрен элеп тә куярга була.
🎯 Нәтиҗәдә: балконда пешерү өчен урын булыр, ә аш бүлмәсе – ризык кабул итәр өчен генә кулланылыр. Шулай итеп, һәрнәрсә урынында һәм кулай булыр!
📸 Фото ясалма фәһем ярдәмендә ясалды.
BY Мөслим-информ / Муслюмово

Share with your friend now:
tgoop.com/muslumirc/33149