Warning: Undefined array key 0 in /var/www/tgoop/function.php on line 65

Warning: Trying to access array offset on value of type null in /var/www/tgoop/function.php on line 65
32915 - Telegram Web
Telegram Web
Иртәгә, 26 июнь көнне, 8.00 - 17.00 сәгатьләрдә Мөслим авылының Яшьләр, Төзүчеләр, Комсомол, Шашин (хастаханә), Вәҗетдинов, Пушкин (хакимият), Банк урамнарында салкын су булмый, ремонт эшләре башкарыла.

📸 Фото - ясалма фәһем.
#һава_торышы
Иртәгә алмашынучан болыт. Явым-төшем сизелерлек түгел. Төнлә алмашынучан юнәлештәге җил 2-7 м/с, көндез көньяктан 5-10 м/с. Төнлә һаваның минималь температурасы +5..+8 градус. Көндез максималь температура +18..+21 градус.

Римма Афзалова фотосы
"Мизгел" яшьләр үзәге белгечләре "Кадрлар резервы" проекты катнашучысы Гүзәл Ишинбаева, картлар һәм инвалидлар интернат-йорты хезмәткәрләре белән берлектә социаль хезмәтләрдән файдаланучылар өчен Мөслим парклары буенча экскурсия үткәрде.

📸 Фотолар - район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән.
#игелек #өлкән_буын
1
Мөслим уңган-булган кешеләре белән дан тота. Рәсимә Хәлимова – шундый оста куллы райондашларыбызның берсе. Гади генә кәгазь битеннән дә матурлык тудырырга сәләтле ул. Рәсимә ханымның А-4 форматындагы кәгазьләрдән ясаган кәрзиннәреннән гөлләр тама шикелле.

– Матурлыкка күзе төшмәгән, гүзәллеккә гашыйк булмаган хатын-кыз юктыр ул. Матурлык күзләрне иркәли дип, белми әйтмәгәннәр. Кәрзиннәр үрүгә очраклы рәвештә тотындым. Элек авыл хатыннары, кибеткә барганда да, урманга йөргәндә дә, кәрзиннәрен үзләреннән калдырмаган. Басуда эшләүче тормыш иптәшенә төшке аш илткәндә дә, хатын-кызлар сый-нигъмәтен кәрзингә тутырып алып төшкән. Ә мин кәрзиннәрне матурлык өчен ясыйм, алар җиңел. Башта кәгазьне көпшә формасында бөтерәм, аннары махсус технология буенча үрәм. Әзер кәрзинне күңелем теләгән төсләргә буйыйм, – ди Рәсимә апа.

Рәсимә апа тумышы белән – Сарман районыннан. Гаиләсе белән Мөслимгә күчеп килгән елны ул Мөслим урта мәктәбенә укырга керә.

– Мәктәптә хезмәт дәресләрен бик ярата идем. Аш-су, тегү, чигү серләренә өйрәткән укытучымның хезмәте бәһасез булган. Әбием дә, әнием дә аш-су һәм кул эшләре осталары иде. Чисталык-пөхтәлектә авылда әнигә тиңнәр булды микән?! Әнкәйнең: “Шуны онытма: эшләгәнең кеше өчен булса да, өйрәнүең – үзең өчен”, – дип кат-кат әйткәне бүген дә истә, – ди Рәсимә апа, елмаеп.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 20 июнь саныннан укыгыз.

Лилия Шәймиева

📸 Фото – Рәсимә Хәлимованың шәхси архивыннан.
#күңел_бизәкләре
2
#авылдан_без
Максим – шундый үҗәт холыклы, “булдырам” дип эшли торган егетләрнең берсе. Иске Смыловка авылы егете, үзмәшгуль буларак теркәлеп, үгезләр асрый.

– Максим кечкенәдән әтисенә булышып үсте. Ул вакытта әтиләре “Нектар” совхозында механизатор булып эшли иде. Максим әтисе артыннан калмый ияреп йөрде. Җир-анага мәхәббәт, авыл хуҗалыгы өлкәсенә хөрмәт шул вакытта бөреләнгәндер, мөгаен. Әтисе совхоздан соң 13 ел урман хуҗалыгында хезмәт куйды. Максим анда да гел әтисенә ияреп йөрде. Авылда бала-чага да юк бит. Әтисе белән гел бергә булуларына да шул сәбәп булгандыр, – ди әнисе Зимфира апа.

Максим Усков былтыр Сабантуйда “Кыр батыры” мактаулы исеменә дә лаек булды. 23 яшьлек егетнең шәһәргә китмәвенә, иптәшләренең үгетләвенә карамыйча, туган җирендә үз эшен, үз тормышын булдыруга теше-тырнагы белән ябышуына сокланырлык! Авыл – минем сулар һавам, ди райондашыбыз. Саладан калага озак вакытка китүе мәктәпне тәмамлагач булган. Ул вакытта Максим Яр Чаллы политехника техникумында электрик һөнәрен үзләштерә.

Тулырак «Авыл утлары» газетасыннан укыгыз.

📸 Фото – Усковларның гаилә архивыннан.
3
#шигырьле_мизгел
Иртәгәсен ни буласын уйлап,
Юкка борчылмачы, күңелем.
Язмыш дәфтәренә әллә кайчан
Язылгандыр һәрбер мизгелем.

Сагышланма, уйлап үткәнеңне.
Теләсәң дә, кайтмый үткәнең.
Шуны гына аңла, синең гомер –
Шушы - бүгенге көн икәнен.

Киләчәкне, килер көннәремне
Бер Ходайга гына тапшырам.
Ниләр сорасам да, теләсәм дә,
Ходай биргән килә каршыма.

Иртәгәсен ни буласын уйлап,
Юкка борчылмачы, күңелем.
Язмыш дәфтәренә әллә кайчан
Язылгандыр һәрбер мизгелем.
Физәлия Дәүләтгәрәева
👍2
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Бүген явып узган көчле яңгырлар Татарстан Республикасы Мөслим районы Метрәй авылы урамын кисеп аккан Салкын чишмәне ярларыннан чыгарды. Мизгел эчендә Пушкин һәм Кооператив урамнарын су басты. Язгы ташулар вакытында да чишмәнең болай мул сулы булып акканы булмаган.

📸 Рүзәл Минһаҗев видеосы.
#бүген_Мөслимдә
😱42👍1
Forwarded from Журнал Идель
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Артисты сцены ИDЕЛ ждут тебя на VK Fest 29 июня у Центра семьи «Казан»

Собрали их в одном ролике специально для вас, чтобы напомнить, кто выйдет на нашу сцену в этот день, а именно:

⚫️Нурминский
⚫️GAUGA
⚫️Марат Яруллин
⚫️Хижина Музыканта
⚫️Ilgiz & Malsi Music
⚫️Al Su
⚫️Elina

Подробнее об артистах рассказали здесь, а программу и тайминг можно посмотреть здесь.

Увидимся на фестивале! 💙
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
1
#бакчачыга
Сарымсаклар саргайса, 10 литр суга 2-3 аш кашыгы 10 процентлы нашатырь спирты кушып сибәргә кирәк. Туфракта азот җитешмәвен шулай итеп белгертә ул.
Алдан су сибәбез, аннары эремәне сибеп чыгабыз.
28 июня в селе Ципья состоится грандиозный праздник удмуртской культуры «Гырон быдтон»!

Вас ждёт насыщенная программа: от традиционных обрядов до современной дискотеки. Не пропустите это яркое событие лета!

#ЭтноФест#БалтасинскийРайон#НародыТатарстана#ГыронБыдтон
2
#аш_су
Бер-берсенә бик тә туры килеп тора алар! Ярты кило җиләккә 1 әфлисун, 250 грамм шикәр комы (баллырак яратучылар күбрәк тә сала ала) кирәк.

Викторияне юып, җимшәненнән чистартып, зуррак савытка салабыз да өстенә шикәр комы сибәбез.

Җиләкләр катламлап урнаштырылса, тагын да әйбәтрәк – бер катлам җиләк, өстенә – шикәр комы, тагын җиләк – шикәр комы һ.б. Болай эшләгәндә, шикәр комы барлык җиләкләргә дә эләгеп, согы күбрәк бүленеп чыгачак.

Өстен каплап, берәр сәгать тотабыз. Су өстәргә кирәкми – җиләк болай да күп сок бүлеп чыгарачак.

Җиләкне сиробы белән бергә калынрак төпле кәстрүлгә бушатабыз да утка куеп, кайнатып чыгарабыз. Шуннан газны кысып, күбеген җыеп алабыз һәм салмак кына утта 30 минут кайнатабыз. Уттан алып, суытабыз.

Әфлисунны чистартабыз. Кабыгыннан, ярыларыннан арындырып, кечкенә кисәкләргә турыйбыз. Цитрус кисәкләрен кайнатмага салып болгатабыз һәм барысын бергә тагын 30 минут бик сүрән утта кайнатабыз.

Болай эшләгәндә, желе сымак куе һәм бик тәмле кайнатма килеп чыга.

📸 З. Җәлилова фотосы
1
#һава_торышы
27 июньдә алмашынучан болытлы һава торышы була. Төнлә кыска вакытлы яңгыр, көндез урыны белән көчле яңгыр көтелә. Кайбер районнарда яшен булырга һәм боз яварга мөмкин. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан исә, секундына 6-11 метр тизлектә фаразлана, яшен вакытында урыны белән 15-20 метрга кадәр көчәячәк. Төнлә һава температурасы +11..+16 градус, көндез +18..+23 градус фаразлана.

Яңа ай.

Бүген нәрсәдер утыртырга һәм күчерергә киңәш ителми. Барлык хуҗалык эшләре мөмкин. Туфрак белән бәйле эшләрне башкарырга, агачларны һәм куакларна корткычларга һәм авыруларга каршы эшкәртергә була.

Гөлназ Хамидуллина фотосы
4
Җомга мөбарәк булсын!
Хәерле иртә, дуслар!
📸 Айсылу Мадьярова фотосы.
#Мөслимбу
2
2025/07/14 21:04:07
Back to Top
HTML Embed Code: