tgoop.com/muslumirc/32921
Last Update:
#авылдан_без
Максим – шундый үҗәт холыклы, “булдырам” дип эшли торган егетләрнең берсе. Иске Смыловка авылы егете, үзмәшгуль буларак теркәлеп, үгезләр асрый.
– Максим кечкенәдән әтисенә булышып үсте. Ул вакытта әтиләре “Нектар” совхозында механизатор булып эшли иде. Максим әтисе артыннан калмый ияреп йөрде. Җир-анага мәхәббәт, авыл хуҗалыгы өлкәсенә хөрмәт шул вакытта бөреләнгәндер, мөгаен. Әтисе совхоздан соң 13 ел урман хуҗалыгында хезмәт куйды. Максим анда да гел әтисенә ияреп йөрде. Авылда бала-чага да юк бит. Әтисе белән гел бергә булуларына да шул сәбәп булгандыр, – ди әнисе Зимфира апа.
Максим Усков былтыр Сабантуйда “Кыр батыры” мактаулы исеменә дә лаек булды. 23 яшьлек егетнең шәһәргә китмәвенә, иптәшләренең үгетләвенә карамыйча, туган җирендә үз эшен, үз тормышын булдыруга теше-тырнагы белән ябышуына сокланырлык! Авыл – минем сулар һавам, ди райондашыбыз. Саладан калага озак вакытка китүе мәктәпне тәмамлагач булган. Ул вакытта Максим Яр Чаллы политехника техникумында электрик һөнәрен үзләштерә.
Тулырак «Авыл утлары» газетасыннан укыгыз.
📸 Фото – Усковларның гаилә архивыннан.
BY Мөслим-информ / Муслюмово

Share with your friend now:
tgoop.com/muslumirc/32921