Warning: Undefined array key 0 in /var/www/tgoop/function.php on line 65

Warning: Trying to access array offset on value of type null in /var/www/tgoop/function.php on line 65
32935 - Telegram Web
Telegram Web
Кичә Мөслим политехник техникумында чыгарылыш кичәсе узды. Укучыларны тәбрикләргә әти-әниләре һәм якыннары да килгән иде.

Район башлыгы Альберт Хуҗин авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау, эретеп ябыштыручы һәм повар-кондитер бүлекләрен тәмамлаган егет-кызларга сайлаган һөнәрләренең файдалы булуын теләде.

Техникум директоры Илнар Миргалимов, район Башкарма комитет җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова һәм мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина да укучыларга изге теләкләрен җиткерделәр.

Техникумны тәмамлаган 10 егет иртәгә хәрби хезмәткә китә. Укучылар һәм әти-әниләр техникум коллективына рәхмәтләрен җиткерде. Бәйрәм матур җырлар белән үрелеп барды.

📸 Фотолар - район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән.
2🎉1
Татарстанда Яшьләр көне ничек үтәчәк?

Татарстанда июньнең соңгы ае Бөтенроссия Яшьләр көнен бәйрәм итүгә багышланган. Республикада төрле бәйрәм чаралары инде башланып китте: 20 июньдә Алабугада узды, 25 июньнән 28 июньгә кадәр бәйрәм башка шәһәр һәм районнарда да үткәрелә. Парк һәм сквер мәйданчыкларында иҗади, белем бирү һәм спорт программалары уза.

Быел Яшьләр көне «Бел. Ярат. Горурлан. Арттыр» («Знай. Люби. Гордись. Приумножай») лозунгы астында үтә, дип сөйләде Татарстанның яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков «Татарстанда җәй» республика акциясенә багышланган пресс-подходта. Ул бүген Татарстанда 4 млн кеше яшәвен, шуның 1,2 млн га якыны – 14 яшьтән 35 яшькә кадәр яшьләр булуын искәртте.

Катнашучыларны журналистлар, спортчылар, сәясәтчеләр, бизнесменнар белән очрашулар көтә. Балтач районында яшь гаиләләр парады узачак, Түбән Камада – ГТО фестивале, Сарман районында Россия Герое, махсус хәрби операциядә катнашучы белән очрашу көтелә.

Моннан тыш, Казанда, Түбән Камада, Әлмәттә, Яр Чаллыда карьера үсеше мәйданчыклары оештырылачак. Предприятиеләр аларда ирекле вакансияләр тәкъдим итәчәк, шулай ук, эшкә урнашу мөмкинлекләре турында сөйләячәк.

Татарстан башкаласында төп вакыйгалар ике мәйданчыкта үтә: «Урам» экстрим-паркында иртәдән кичкә кадәр карьера һәм белем бирү зоналары эшләячәк, Горький исемендәге паркта кичен хедлайнер – җырчы Дора чыгыш ясый.

🎉 28 июнь көнне Мөслимдә дә Яшьләр көне уңаеннан берничә чара узачак.

10.00 сәг. - Әфган сугышы ветераны Дамир Шәфигуллин яшәгән йортка истәлек тактасы куелачак.
15.30 сәг. - "Мөслим йөрәге" скверында Казан шәһәренең "Мототатарин" берләшмәсе вәкилләре - байкерлар белән очрашу булачак.
19.30 сәг. - "Кояшлы Ык" паркының Кече амфитеатрында Рафис Кәлимуллин концерт программасы белән чыгыш ясаячак.

📸 Фото – "Татар-информ" архивыннан.
1👍1
Игътибар
Бүген, 27 июнь көнне, 9:30-15:00 сәг. Бүләк, Әмәкәй, Иске Әлмәт авылларында, ремонт эшләре башкарылу сәбәпле, электр бирү туктатылып тора.

Фото – ясалма фәһем ярдәмендә эшләнде.
Хәрби хезмәткә язгы чакырылыш бара. 15 егет Ватан алдындагы бурычларын үтәргә китте.

Язгы чакырылышта барлыгы 22 райондашыбыз хәрби хезмәткә алынырга тиеш. Моннан тыш бу атнада ике егет махсус хәрби операциядә катнашу өчен контракт төзеде.

📸 Фото - Мөслим-информ архивыннан.
Районда чит җирләрдән килеп, вакытлыча яшәүчеләр байтак. Җирлегебезнең урманнарга бай булуы да куркынычны арттыра. Җәйге чорда урманнар кеше күзеннән яшеренеп юньсез гамәлләр кылу өчен уңайлы.

- Урманчыларның, аучыларның да уяу булуларын сорыйбыз. Җинаятьчеләр урманнарда, җир асты базларында, урманчылар йортларында һәм шалашларда төрле кораллар сакларга, явыз ниятләрен шунда тормышка ашырырга мөмкиннәр, – ди район башлыгы ярдәмчесе Наил Бәдретдинов. – Җәйге чорда урманга ял итәргә, җиләк җыярга баручылар күп. Ышык урыннарда, урман эчләрендә микроавтобус яки башка төр техника, таныш булмаган шикле кешеләр очраса, чит регионнардан ял итәргә килдек дип якын-тирәне фотога төшереп йөрүчеләр булса, алар хакында полициянең участок инспекторларына яки 02, 2-42-02 номерлары аша полиция бүлегенә хәбәр бирергә кирәк. Һичьюгы авыл җирлеге башлыгына хәбәр итегез. Әлеге кешеләрнең максаты ял итү түгел, ә куркыныч тудыру, фаҗига ясау булырга мөмкин.

📸 Фото - "Татар-информ" архивыннан.
2
Соңгы өч көндә район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә 68 чакыру һәм мөрәҗәгать булган. Райондашларыбызның күпчелеге югары кан басымы һәм көнкүрештә алган тән җәрәхәтләре белән мөрәҗәгать иткән.

“Җәйге чорда бакчада, төзелеш эшләрендә кул-аякларын каймылдырып, киселеп килүчеләр күп. Самокатта, велосипедта йөргәндә, егылып имгәнгән балалар да күбәйде. Әти-әниләр балаларына игътибарлы булсын иде. Ун кеше дәвалану өчен район һәм шәһәр хастаханәләренә салынды. Ике райондашыбыз инсульт белән Әлмәт хастаханәсенә озатылды”, – дип хәбәр итә бүлек фельдшеры Гөлназ Шәймәрданова.

📸 Фото - "Татар-информ" архивыннан.
#сәламәтлек
Мөслим кешесе берничә тапкыр урлашкан өчен хөкем ителде. Суд ачыклаганча, гаепләнүче берничә тапкыр урлашкан.

Аерым алганда, ул дүрт кешедән ике велосипед, ике телевизор урлаган. Шул рәвешле 2700 сумнан 6100 сумга кадәр зыян салган.

Гаепләнүче югарыда саналган җинаятьләрне кылуда гаебен танымады.

Суд аны РФ Җинаятьләр кодексының 158 маддәсенең беренче өлеше, икенче өлешнең “в” пункты һәм өченче өлешнең “а” пунктында күрсәтелгән җинаятьләр кылуда гаепле дип таныды. Җәзаны каты режимлы колониядә үтү шарты белән, 4 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә карар чыгарылды.

📸 Фото - "Татар-информ" архивыннан.
#кеше_һәм_закон
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 27 июньгә 23121 тонна сенаж, 3690 тонна печән әзерләнгән.

“Август-Мөслим” агрофирмасы 447 тонна салам да әзерләргә дә өлгерде. Әлегә районда бер шартлы терлеккә 18,19 центнер азык берәмлеге туры килә.

📸 Фото - район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән.
#авыл_хуҗалыгы
#табигать
Сораштыруда катнашыгыз.
📸 Фото ясалма фәһем ярдәмендә эшләнде.
#интерактив_МИ #сораштыру
2
2025/07/14 21:02:27
Back to Top
HTML Embed Code: