Warning: Undefined array key 0 in /var/www/tgoop/function.php on line 65

Warning: Trying to access array offset on value of type null in /var/www/tgoop/function.php on line 65
32916 - Telegram Web
Telegram Web
Территорияләрне үстерү буенча тагын да нәтиҗәлерәк эш алып бару максаты белән район җитәкчелеге авыл җирлекләренә халык белән аралаша.

Кичә район хакимияте вәкилләре Әмәкәй, Октябрь, Иске Карамалы, Баек, Яңа Усы, Метрәй авыл җирлекләрендә башкарылган мөһим эшләр белән танышты. Алар шулай ук бурычлар һәм планнар билгеләде, битараф булмаган җирле халык белән аралашты.

📸 Фотолар - район хакимиятенең матбугат хезимәтеннән.
#җирле_үзидарә
1
Мөслим балалар сәнгать мәктәбенең хореография бүлеге укытучылары "Урман иле" ял һәм сәламәтләндерү лагеренда "Бию калейдоскобы" исемле осталык дәресе үткәрделәр.

Бер сәгать эчендә балалар бию уеннары уйнадылар, җитезлектә һәм хореография позицияләр буенча сикерү осталыгында ярыштылар, викториналарда катнаштылар һәм дәртле флешмоб биеделәр.

📸 Фотолар - Мөслим балалар сәнгать мәктәбеннән.
#җәйге_яллар
Мөслим балалар сәнгать мәктәбе рәсем сәнгате бүлеге укучыларының Җиңү көненә багышланган бөтенроссия балалар иҗаты конкурсындагы уңышлары.

📸 Фотолар - Мөслим балалар сәнгать мәктәбе архивыннан.
👍2
«Күңел зары! Түбәдән су үтә, стеналардагы обойлар куба. Ә идарәче компания мөрәҗәгатьләргә берничек тә җавап бирми », - дип яза Казанда яшәүче хатын-кыз.

Беренче чиратта авария-диспетчерлык хезмәтенә шалтыратырга кирәк. Диспетчер шалтыратучыга күп дигәндә 5 минут эчендә җавап бирергә тиеш. Милекчегә үзенең фамилиясен, исемен һәм атасының исемен, адресын атарга һәм килеп чыккан проблема турында таслап сөйләргә кирәк. Диспетчер җавап итеп үзенең фамилиясен, исемен һәм атасының исемен, мөрәҗәгатьнең теркәү номерын һәм аны теркәү вакытын хәбәр итәргә тиеш. 10 минут эчендә гаризаны карарга һәм башкаручыларны билгеләргә. Мәсәлән, түбәләрнең аерым урыннарындагы су үтү очраклары 1 тәүлектә бетерелергә тиеш.

Әгәр проблема шалтыратканнан соң хәл ителмәсә, директорга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Дәлилләр җыярга: хокук бозуларны фотога яки видеога төшерергә; компания хезмәткәрләре үз вазифаларын башкармаган даталарны язып куярга кирәк.

Җыелган дәлилләр белән идарәче компания җитәкчесенә мөрәҗәгать итәргә: компаниянең юридик адресына дәгъва хаты язарга кирәк. Хатта проблеманы тасвирларга, аларны үтәүнең таләпләрен һәм срокларын санап чыгарга, йорттагы милек хокукын күрсәтергә, шартнамәнең бозылган пунктларына сылтама ясарга, таләпләр үтәлмәсә, судка яки күзәтчелек органына мөрәҗәгать итәргә ниятләвеңне белдерергә кирәк.

Компания җитәкчелеге дәгъваны 10 көн эчендә карарга, язмача җавап бирергә һәм чаралар күрергә тиеш.

Әмма идарәче компания бернинди дә чара күрмәсә, ул вакытта идарәче компаниягә карата ТР Дәүләт торак инспекциясенә шикаять җибәрергә кирәк. Анда үз мөрәҗәгатьләреңнең күчермәләрен һәм фотосурәтләрен беркетергә. Торак инспекторы тикшерү белән чыгачак.

Ә мөрәҗәгать торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр мәсьәләсенә кагылса?

Тәртип шундый ук: башта идарәче оешмага түләүләрне чагыштыру өчен гариза белән мөрәҗәгать итәргә. Әгәр җавап булмаса яки ул канәгатьләнерлек булмаса, Торак инспекциясенә рәсми мөрәҗәгать юлларга кирәк.

Мөрәҗәгатькә идарәче оешмага үз гаризаңны, аларның җавабын һәм түләү документын беркетергә.

Исегезгә төшерәбез, 1 нче марттан «Россия Федерациясе гражданнары мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында» 59 номерлы федераль законга төзәтмәләр гамәлгә кертелде. Һәм хәзер электрон почта аша җибәрелгән хатлар каралмый.

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте.

📸 Фото – Татар-информ архивыннан.
"Яшьлек" стадионында ремонт эшләре барганын хәбәр иткән идек. Бу көннәрдә биредә заманча йөгерү юлы ясала. Резин катламнан торучы йөгерү юлы травмалар алмас өчен уңайлы, куллану өчен куркынычсыз булуы белән аерылып тора, диләр белгечләр.

📸 Фотолар - "Яшьлек" спорткомплексыннан.
#инфракструктура #Мөслим_спорты
1
#файдалы_киңәшләр
Белгечләр фикеренчә, савыт-саба юу катнашмаларындагы матдәләр сәламәтлек өчен зыянлы. Су белән яхшылап чайкатмаганда бигрәк тә.

Савыт-сабада калган химикатларның ризык аша кеше организмына эләгү ихтималы зур
Сәламәтлеккә зыян килмәсен өчен, савыт-саба юу катнашмаларын алганда, аның составын өйрәнергә кирәк.

Компонентлар арасында ясалма ис бирүче матдәләр, күбек хасил итә торган этилендиаминтетрауксус кислотасы булырга тиеш түгел. Белгечләр савыт-саба юу катнашмасына су кушарга, губканы яхшылап юарга, савыт-сабаны су астында 20 секундтан да ким чайкамаска киңәш итә.

Россия сыйфат системасы экспертлары савыт-саба юу катнашмаларының кайсылары куркынычсыз булуын ачыклаган. Аларның органик булмаганында төп компонент булып өслекле-актив матдәләр (ПАВ) тора. Аның концентрациясе 5 проценттан артмаганын алырга тырышыгыз, иң яхшысы – 2 процентлысы.

Тулырак: https://muslumirc.ru/news/faydaly-kishlr/kaisynyn-zyiany-azrak

Камилла Тухбагалиева фотосы
2025/07/14 16:09:57
Back to Top
HTML Embed Code: