🍉🤔 Иң тәмле һәм иң татлы карбызны ничек сайларга беләсезме?
Карбызның сезоны әле кермәсә дә, аны инде кибетләрдән рәхәтләнеп сатып алырга була.
Ялгышмас өчен ниндиен карарга кирәк - безнең карточкаларда.

Быел районыбызның 6 урта мәктәбен 77 укучы тәмамлады. Алар кичә "Кояшлы Ык" ял паркының Кече амфитеатрында чыгарылыш кичәсе үткәрде.
Укуда аеруча зур унышларга ирешкән өчен урта гомуми белем бирү турында аерым үрнәктәге аттестат һәм алтын медаль белән 14 райондашыбыз бүләкләнде. Тагын 13 укучыга көмеш медаль тапшырылды.
Егет-кызларны район башлыгы Альберт Хуҗин тәбрикләп, матур теләкләрен җиткерде. Традиция буенча, чыгарылыш сыйныф укучылары тамашачыларга юмор катыш кызыклы чыгышларын бүләк иттеләр.
Егет-кызлар Марат Яруллин башкаруындагы җырга гомуми вальс әйләнделәр. Аның бәйрәмгә кунак булып килүе һәм җырлар бүләк итүе барлык тамашачы өчен сюрприз булды.
📸 Гөлназ Җәлилова фотолары:
vk.com/album-78072920_30769...
#Мөслим_мәгарифе

❤2
#календарьда_дата
Мөслимлеләр сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексына Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алырга җыелды. Чарада катнашучыларны район башлыгы Альберт Хуҗин, Мөслим һәм Сарман районнары хәрби комиссары Дажгын Гасанов сәламләде.
– 1941нче елның 22 июнендә фашист илбасарлары һөҗүм итү нәтиҗәсендә коточкыч сугыш башлана. Дошманның әзерлеге ничек кенә көчле булмасын, аңа нинди генә илләр кушылмасын, илебез, сугышта җиңеп, нацизмны юк итә! Кулына мылтык тота алган бөтен ир-атлар сугышка киткәч, авыл хуҗалыгы, сәнәгать – барысы да хатын-кызлар кулына кала. Аларның һәрберсе дүртәр-бишәр бала үстергән. Үсә төшкәч, балалар да әниләре белән бергә чәчү чәчкән, станок артына басып, заводта эшләгән. Ашарга ризыгы, кияргә киеме булмаса да, тынычлап туйганчы йоклый алмасалар да, әби-бабаларыбыз башларын имәгән, сынмаган. “Барысы да фронт өчен! Барысы да җиңү өчен!” – дип хезмәт куйганнар. Безнең аларны онытырга хакыбыз юк! – диде район башлыгы.
Рәмилә Сәләмова фотосы

Бал корты турында #кызыклы_фактлар.
Сораштыруда катнашыгыз.
Сез җавап биргәч, дөрес җавап чыгачак.
#интерактив_МИ #сораштыру
📸 Фото - ясалма фәһем.
Сораштыруда катнашыгыз.
Сез җавап биргәч, дөрес җавап чыгачак.
#интерактив_МИ #сораштыру
📸 Фото - ясалма фәһем.
❤1
#иминлек
2006 елгы Мөслим егете һәм 2002 елгы Метрәй кызы мошенниклар кармагына эләккән. Телефонга Россия почтасы исеменнән килгән смс-кодны сорап алып, кырыкалдарлар Дәүләт хезмәтләре порталына үтә һәм парольләрне ала. Нәтиҗәдә райондашларыбыз исеменә 100 мең һәм 253 мең сумлык кредит рәсмиләштерелә. “Бүгенге көндә тикшерү эше бара. Күпме генә кисәтсәк тә, халык мошенниклар ятьмәсенә эләгә. Югыйсә, телефонга килгән смс-кодларны берәүгә дә хәбәр итмәгән очракта, бик күп бәлаләрдән сакланып булыр иде. Быел барлыгы 34 мошенниклык очрагы теркәлде”, – дип хәбәр итә район эчке эшләр бүлегенең җинаять эзләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Сәлахов.
Фото – Мөслим-информ архивыннан

❤4
#бу_көнне
24 июнь. 1978 ел.
Һәркемнең намус эше
Мөслим авыл профессиональ-техник училищесы коллективы “Трудовик” тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгы хезмәт ияләренә актив төстә шефлык ярдәме күрсәтә.
Терлек азыгы әзерләү буенча удар айлык игълан ителгәннән соң без әлеге хуҗалыкта шактый күләмдә яфраказык әзерләдек.
Училищега җиткерелгән задание үтәлү алдында. Ә бүген без әлеге хуҗалыкка бөтен училище коллективы белән барачакбыз. Безнең коллектив гел яшьләрдән генә тора һәм Бөтенсоюз комсомол-яшьләр өмәсендә атнашу һәрберебезнең намус эше булырга тиеш.
И.Юнысов, СПТУ-28 директоры.
📸 Фото – «Мөслим-информ» архивыннан

#авылым_уңганнары
Бакча җиләген һәркем ярата, әмма аны үстерү бөтен кешенең дә кулыннан килми. Аның өчен теләк, вакыт, яхшы сортлы үсентеләр, физик көч, сабырлык, якында гына яхшы туфраклы бакча кирәк. Авыл кешесе гаддәттә йорт янындагы бакчасында күпләп бәрәңге үстерә. Аны терлек, кош-кош симертү өчен тота. Хәзер исә эре мал тотучы да, күпләп кош-корт асраучы да елдан-ел кими. Әллә никадәр бәрәңге үстерүнең хаҗәте юк. Сата башласаң – очсыз. Ә менә Мөслимдә яшәүче Зөһрә һәм Альфис Разиевлар бәрәңге урынына җиләк үстерергә карар кылган.
Берничә ел элек утырткан 20 төп җиләктән бүген сигез сутый җирдә җиләк бакчасы хасил булган. Барысы да бер сорт – эре җиләк бирүче “Гигантелла”. 4 ел элек утыртканнары да, узган ел көзен күчергәннәре дә бер бакчада үсә. Ел саен өстәмә рәтләр ясап үсентеләрне яңарталар, мәйданны киңәйтәләр.
Тулырак: https://muslumirc.ru/news/preview/barange-urynyna-ilak-usteralar-1751022443
Гөлназ Җәлилова фотосы

#безгә_язалар
Минем мәктәбем кыңгыраулы гына түгел, барабанлы, быргылы, кызыл галстуклы да иде. 1954 нче елда мин беренче класска укырга Банк урамындагы агач мәктәпкә килгән идем. Хәзер аның урынында – лицей бинасы. Уйлый китсәң, шушы мәктәптән дә якын мәктәп булмаган икән безнең өчен. Ике беренче татар классының берсен – Гафурова Шәмсия апа, икенчесен Шәфыйков Вагиз абый укыттылар.
Еллар үтте, ә мин беренче укытучымны сагынам. “Шәмсия” сүзенең гарәпчәдә бер мәгънәсе “кояш йөзле” дигәнне аңлата. Исеме җисеменә туры килеп тора иде аның. Мөлаем йөзен, ягымлы, йомшак тавышын әле дә күрәм, ишетәм кебек.
Мөслим.
Фото – авторның гаилә альбомыннан.
Тулырак: "Мөслим-информ" сайтыннан укыгыз.

Бүген Мөслимдә Әфган сугышы ветераны Дамир Шәфигуллин яшәгән йортка элмә такта куелды.
Тантаналы чарада район башлыгы Альберт Хуҗин, локаль сугыш ветераннарының район җәмәгать оешмасы рәисе Данил Госманов, Мөслим, Сарман, Бөгелмә районнарыннан килгән әфганчылар, геройның гаиләсе, туганнары, укытучылары, дуслары катнашты.
Дамир Шәфигуллинның тормыш иптәше, балалары чарага килүчеләргә җылы рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Чара Әфган сугышы ветераннарының "Хуш, Гиндукуш" дип исемләнгән җырны күмәк башкаруы белән тәмамланды.
Бәйрәмне иҗтимагый совет рәисе Рушат Солтанов алып барды.
📸 Рәмилә Сәләмова фотосы.
#бүген_Мөслимдә

Роза куакларын сода «яшәртә»
5 литр суга 1 аш кашыгы чәй содасы, ярты чәй кашыгы нашатырь спирты, 1 чәй кашыгы магний сульфаты һәм 1 чәй кашыгы уылган кер сабыны салып болгатабыз.
Килеп чыккан катнашманы иртән һәм кичен роза куакларына бөркибез. Болай эшләгәндә, яңа үрентеләр пәйда булачак һәм розалар, яшәреп, җәй әйләнәсе шау чәчәктә утырачак.

👍1