Warning: Undefined array key 0 in /var/www/tgoop/function.php on line 65

Warning: Trying to access array offset on value of type null in /var/www/tgoop/function.php on line 65
32988 - Telegram Web
Telegram Web
"Станкин" исемле Мәскәү дәүләт технологик университеты оештырган Бөтенрәсәй конструкторлаштыру һәм башлангыч техник модельләштерү буенча "Юный техник-моделист" һәм "Юные изобретатели и рацонализаторы" бәйгесе үткәрде.

Конкурста Мөслимнең мәктәптән тыш эшләр үзәгендә шөгыльләнүче Камил Ситдыйков, Илзир Гәрәев, Әлфия Кадыйрова өченче урын яуладылар.

📸 Фотолар - мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән.
#бәйгеләр #Мөслим_мәгарифе
1
Вступай в Армию Победы! Подпиши контракт на военную службу и получи единовременную выплату от 2 500 000 рублей. Оформление займет немного времени, медкомиссия в среднем около 1,5 часов, всё в одном месте.

Боевой опыт и наличие воинских специальностей не имеют значения. Тебя научат, помогут и поддержат. Экипировка, боевое слаживание, подбор воинской специальности, дорога - всё это предоставляется и оплачивается.

У нас одна цель – Победа! Чтобы узнать подробности - звони 8 (800) 222-59-00 или 8 (960) 062-98-96, переходи по ссылке heroes-tatarstan.ru или заполни анкету https://www.tgoop.com/sluzhbakontraktrt_bot
29 июня в Нурлате пройдёт «Уяв» – праздник чувашской культуры

Он начнётся с первой официальной этносвадьбой и сакральным хороводом. Это не фольклор, а живая традиция! Подробнее - в карточках.

#Уяв2025 #ЧувашскаяКультура #Нурлат
Бүген Б хәрефенә башланган исемнәрне барлыйбыз.
Нәселегездә, туган-тумачаларыгыз арасында Б хәрефенә башланган нинди исем йөртүчеләр бар? Комментарийга языгыз.

Исемнәр тәкъдим иткәндә, бәлки сезнең истәлекләрегез дә яңарыр. Комментарийга языгыз, иң кызыклыларын "Авыл утлары" газетасында бастырырбыз.

Сүзлек #МөслимнеңИсемнәрБакчасы хештегы ярдәмендә туплана.
А хәрефенә исемнәр монда - vk.com/wall-78072920_129680
Ә хәрефенә исемнәр әлеге постта - https://vk.com/wall-78072920_129856
Б - https://vk.com/wall-78072920_130036
#интерактив_МИ
Күк күкрәгәндә һәм яшен яшьнәгәндә, түбәндәге дога укыла:

اَللَّهُمَّ لَا تَقْتُلْنَا بِغَضَبِكَ وَلَا تُهْلِكْنَا بِعَذَابِكَ وَعَافِنَا بِرَحْمَتِكَ

Әллааһүммә ләә тәктүлнәә бигадаабикә үә ләә түһликнәә бигәзаабикә үә гәфинәә бирахмәтик.

Мәгънәсе: Йә Рабби, безне ачуың һәм газабың белән һәлак итмә, рәхмәтең белән безгә исәнлек-саулык бир.

Яңгыр яуганда түбәндәге дога укыла:

اَللَّهُمَّ سَقْيًا هَنِيئًا وَصِيبًا نَافِعًا اَللَّهُمَّ اجْعَلْهُ صِيبَ رَحْمَةٍ وَلَا تَجْعَلْهُ صِيبَ عَذَابٍ

Әллааһүммә сәкйән һәнии-ән үә сыйбән нәәфигәә. Әллааһүммә-җгәлһү сыыйбә рахмәтин үә ләә тәҗгәлһү сыыйбә гәзааб.

Мәгънәсе: Йә Рабби, бу яңгырны безнең өчен рәхәт һәм файдалы ит. Йә Рабби, бу яңгырны рәхмәт яңгыры кыл, газап яңгыры кылма.
#иминлек
29 июньгә кадәр республикада “Җәяүле” операциясе бара. Профилактик чара барышында җирлегебездә юлны тиешсез урыннан чыккан алты җәяүлегә административ беркетмә төзелгән һәм һәркайсына 500 сум күләмендә штраф салынган.

“Җәяүлегә юл бирмәгән дүрт шофер тоткарланды. Аларга 1500-2000 сум штраф билгеләнде. Җәяүлеләр юлны бары тик җәяүле кичүе аша гына чыгарга тиеш. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәү сәбәпле республика юлларында бик күп фаҗигаләр теркәлә. Сак булыгыз! “Җитешәм” дип, машина килгәндә юлны йөгереп чыгарга ашыкмагыз!” – дип кисәтә районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.

Наилә Нәбиева фотосы
3
#Һава_торышы
Иртәгә аязучан болытлы һава. Төнлә урыны белән бераз яңгыр, томан. Иртән һәм көндез яңгыр, урыны белән көчле яңгыр. Кайбер районнарда яшен, көндез локаль боз. Җил көньяк-көнчыгыштан, төньяк-көнчыгышка таба 5-10 м, урыны белән 14 кә кадәр көчле җил, яшен вакытында кыска вакытлы көчәю 15-20 м/с. Төнлә һаваның минималь температурасы +10..+14 градус. Көндез максималь температура +20..+23 градус.

Римма Афзалова фотосы
26 июнь көнне Ташъелга авылында шәхси йортта янгын чыкты. Тикшерү барышында янгынның кыска ялганыш нәтиҗәсендә килеп чыгуы ачыкланган.

Янгын нәтиҗәсендә үлем очрагы юк, беркемнең дә сәламәтлегенә зыян килмәгән.

📸 Вильям Тайбактин фотолары
#иминлек

26 июня 2025 года в деревне Таш-Елга произошел пожар в частном жилом доме. В ходе проверки жилого дома было установлено, что в доме произошло короткое замыкание с последующим горением. В результате пожара погибших и пострадавших нет.

📸 Фото - В. Тайбактин.
😭3
Хәерле шимбә иртәсе белән, кадерле дусларыбыз!

Уйларыбыз, кылган гамәлләребез һәрчак чиста булсын, ял көннәребез күңелле һәм файдалы узсын.

📸 Эльмира Галиева фотосы.
#тәмлетамак
😍🍓Бакча җиләгеннән шарлотка пешерү

Аны алмадан гына ясыйлардыр бит, дияргә ашыкмагыз. Бакча җиләгеннән күпкә тәмлерәк килеп чыга ул. 150шәр грамм бакча җиләге, он, шикәр комы, 3 йомырка, ярты чәй кашыгы камыр күперткеч (разрыхлитель), шикәр пудрасы (әзер шарлотка өстенә сибәргә) кирәк.

Йомырканы тирән эчле савытка сытып, шикәр комы өстибез дә яхшылап күпертәбез (куе масса килеп чыкканчы). Катнашмага он, камыр күперткеч өстәп, йомшаграк кына камыр басабыз. Җиләкләрне, юып, кисәкләргә бүлгәлибез һәм камырга салабыз. Барысын бергә болгатабыз. Шуннан камырны табага (формага булса, тагын да әйбәтрәк) салып, 180 градуска җылытылган газ миченә тыгабыз. 25 минут пешерәбез. Газ миченнән алгач, шарлотка өстенә шикәр пудрасы сибәбез.
2025/07/13 23:15:34
Back to Top
HTML Embed Code: