Warning: Undefined array key 0 in /var/www/tgoop/function.php on line 65

Warning: Trying to access array offset on value of type null in /var/www/tgoop/function.php on line 65
33007 - Telegram Web
Telegram Web
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Яшьләр көне уңаеннан Мөслимгә мотоцикл сөючеләр - Казан шәһәренең "Мототатарин" байкерлар клубы әгъзалары кунакка килде. Алар "Мөслим йөрәге" скверында яшьләр белән аралашты, сораулар биргән мөслимлеләргә бүләкләр дә әзерләп килгәннәр иде.

Алар белән очрашуга яшьләр генә түгел, өлкән буын вәкилләре дә ашкынып килгән. Яшьлек дәрте, романтика, җитезлек, хәрәкәт, көч һәм энергия төшенчәләре белән бәйле әлеге вакыйга өлкәннәребезне яшь чакларына кайтарды.

📸 Римма Афзалова видеосы
👍1
'Мототатарин" клубы әгъзалары Мөслим белән танышты, мәктәптән тыш эшләр үзәгендә, Җәмигъ мәчетендә булдылар, мемориаль комплекста агачлар утырттылар, "Мизгел" яшьләр үзәгендә "МИрас" вокаль-инструменталь ансамблендә иҗат итүче егет-кызлар белән очраштылар, аларның чыгышларын тыңладылар.

Байкерлар "Кояшлы Ык"та булачак кичке чарада да катнаша.

📸 Римма Афзалова фотолары.
3👍1
Вступай в Армию Победы! Подпиши контракт на военную службу и получи единовременную выплату от 2 500 000 рублей. Оформление займет немного времени, медкомиссия в среднем около 1,5 часов, всё в одном месте.

Боевой опыт и наличие воинских специальностей не имеют значения. Тебя научат, помогут и поддержат. Экипировка, боевое слаживание, подбор воинской специальности, дорога - всё это предоставляется и оплачивается.

У нас одна цель – Победа! Чтобы узнать подробности - звони 8 (800) 222-59-00 или 8 (960) 062-98-96, переходи по ссылке heroes-tatarstan.ru или заполни анкету https://www.tgoop.com/sluzhbakontraktrt_bot
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Татар эстрадасының популяр җырчысы Марат Яруллин Мөслим районы мәктәпләрен уңышлы тәмамлаган чыгарылыш сыйныф укучыларын котларга килде.
27.06.2025

📸 Лариса Арсланова видеосы.
4
Хәерле иртә, райондашлар!
Ял көннәребез имин үтсен.

📸 Мәдинә Зырина фотосы.
‼️ Игътибар ‼️
Бүген Мөслимдә вакытлыча су бетеп торачак. Үзегезгә су запасы булдыруыгызны сорыйбыз.

📸 Фото ясалма фәһем ярдәмендә эшләнде.
#тәмлетамак
Райондашыбыз Айгөл Шәйгарданова азу рецептын тәкъдим итә.

Кирәкле ингредиентлар: 900 грамм чамасы сыер ите, уртача зурлыктагы 3 баш суган, 2 кишер, 2-3 тозлы кыяр, 2 помидор, 3 аш калагы томат пастасы, 5-6 бәрәңге, 2-3 тырнак сарымсак, тәменчә тоз һәм тәмләткечләр.

Әзерләү тәртибе. Итне – эре кисәкләп, суганны – ярымбоҗралап, кишер, кыяр, помидор, бәрәңгене саламлап турыйбыз. Итне тирән казанда суы беткәнче яхшылап кыздырабыз, аннан суган, кишер өстибез. Бераз кыздыргач, тозлы кыяр, помидор, суга болгатып томат пастасы салып, ит пешкәнче томалап пешерәбез. Ит пешкән арада табада бәрәңге кыздырабыз. Ит пешкәч, бәрәңге, сарымсак салып болгатабыз да тагын 10 минут томалап пешерәбез. Азу табынга кайнар килеш бирелә. Өстенә вак итеп туралган укроп һәм суган сибәргә дә онытмагыз! Тәмле булсын!
🍉🤔 Иң тәмле һәм иң  татлы карбызны ничек сайларга өйрәндек. Сатуда кавын да бар. Анысын сайлый беләсезме?

Ялгышмас өчен, нинди үзлекләренә игътибар итәргә кирәк - безнең карточкаларда.
1👍1
2025/07/13 18:01:53
Back to Top
HTML Embed Code: