Forwarded from ТАТМЕДИА | Новости Казани и Татарстана
В карточках рассказываем о событиях, которые пройдут в Республике на этой неделе.
@tatmediaofficial
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
#һава_торышы
Иртәгә алмашынучан болытлы һава көтелә. Явым-төшем сизелерлек түгел. Төнлә алмашынучан юнәлештәге җил 2-7 м/с, көндез көньяктан 5-10 м/с. Төнлә һаваның минималь температурасы +5..+8 градус. Көндез максималь температура +18..+21 градус.
Наилә Нәбиева фотосы

Иске Әлмәт авылында Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлар истәлегенә стела ачу тантанасы узды.
Чарада район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов, Әмәкәй җирле үзидарә башлыгы Илмира Шакирҗанова, авылдашлар, кайткан кунаклар катнашты. Сугыш чоры балалары, сугыш ятимнәре, тыл ветераннары хөрмәтләнде.
Стелага Иске Әлмәт авылыннан Бөек Ватан сугышына китеп, яу кырларында ятып калган 66 кешенең исеме мәрмәр ташка уеп язылган. Анда шулай ук исән кайткан 55 ветеранның исеме дә урын алган. Һәйкәл сугыштан соң дөньяга килгән өч буын вәкилләренең хәләл акчаларына төзелгән.
📸 Фотолар - Иске Әлмәт авылы мәдәният йортыннан.
#Бөек_Җиңүгә_80 #хәтер

❤2
#безнең_геройлар
Мөслимлеләр Ватан сагында торучы батыр егетләре белән горурланып яши. Шуларның берсе – Олы Чакмак авылы егете Илфат Вәлиев. Илфат, 2021 елда контракт төзеп, махсус хәрби операциягә китте.
Илфатка кешелеклелек сыйфатлары мулдан бирелгән. Кеше хәленә керә белә, һәркемгә ярдәм итәргә әзер ул. Егет мәктәптә укыганда ук спорт белән шөгыльләнә.
– 2020 елда улыбыз хәрби хезмәткә алынды. Хәрби хезмәте төгәлләнер алдыннан: “Әти, әни, каршы килмәсәгез, мин контракт төзеп, биредә хезмәт итәргә калыр идем. Аңларсыз, дип ышанам”, – дип, телефоннан хәбәр итте. Улыбызның теләгенә каршы килмәдек, иң мөһиме – исән-сау булсын! Өлешчә мобилизация башлангач, улыбызны хезмәттәшләре белән беренчеләрдән булып Херсон юнәлешендә махсус хәрби операциягә җибәрделәр. Февраль ае иде бу. Илфат белән хәбәрләшеп тордык. Ул үзен укуда дип әйтә иде. Без борчылмасын дип, дөреслекне яшергән балакай, – ди Илфатның әнисе Римма.
Фото – И. Вәлиевнең шәхси архивыннан.
Тулырак «Авыл утлары» газетасыннан укыгыз.

❤6👍1
Сез нинди диетик продукт яратасыз?
Anonymous Poll
14%
Җиләк-җимешле солы боткасы
7%
Бал белән йогырт
62%
Грильдә пешкән тавык ите
24%
Пешкән балык
14%
Авокадо
14%
Җиләк-җимеш, яшелчәләр һәм яшел тәмләткеч үләннәр кушып ясалган смузи
0%
Комментарийга язам
👍1