#иминлек
Кеше малына кызыгучылар да юк түгел. “Михайловка авылыннан 1979 елгы хатын-кыз кибеттә акча янчыгын онытып калдыра. Янчыкны 1958 елгы ир-ат табып ала һәм аның эчендәге 5 мең сум акчаны урлый. Әлеге ир-атка җинаять эше кузгатылды”, – дип хәбәр итә район эчке эшләр бүлегенең җинаять эзләү бүлекчәсе җитәкчесе Фәрит Сәлахов.
Фото – Татар-информ архивыннан

#файдалы_киңәшләр
Төче чия кан басымын төшерергә ярдәм итә, кан тамырларын ныгыта, кан составын яхшырта
Төче чия (черешня) шикәр, органик кислоталарга, витаминнарга һәм минералларга бай
Моннан тыш ул организмны токсиннардан чистарта, холестеринны көйли. Төче чия баллы булганга күрә, ул организмга туклык хисе бирәчәк. Өстәвенә, анда калория бик аз: фигура бозылыр дип курыкмыйча, бу чияне күпме теләсәң, шулкадәр ашарга мөмкин. 100 грамм төче чиядә 50 ккал, 1,1 грамм аксым, 0,4 грамм май һәм 11,5 грамм углевод бар. Төче чияне аллергиядән, шикәр диабетыннан интегүчеләргә ашарга ярамый. Бигрәк тә кечкенә балаларда аллергия башланырга мөмкин.
Төче чиянең җимеше бер файдлы булса, аның сабагы икеләтә шифалы. Төнәтмәләре ярдәмендә бик күп кенә авырулардан котылырга мөмкин, дип ышанган борынгылар.
* Бөердә таш булганда. Ун данә төче чия сабагына 1 стакан су салып, 10–15 минут кайнатырга. Бу төнәтмәне көн дәвамында өчкә бүлеп, ашар алдыннан эчәргә киңәш ителә.
📸 Фото – Мөслим-информ архивыннан

❤1
#авылым_тарихы
Яңа Карамалы авылына нәкъ бер гасыр элек Иске Карамалы кешеләре нигез салган. 1925 елның җәендә авылның олы урамында янгын чыгып, илле хуҗалык берьюлы көлгә әйләнә. Халык өстенә төшкән зур кайгы тиз арада урманга якынрак булган яңа урында – хәзерге Яңа Карамалы авылы урнашкан җирләрдә йорт җиткереп керү ихтыҗын тудыра.
Газиз Нәфыйков һәм Әхмәтситдыйк Шәяхмәтов, Минзәләгә барып, 336 җанга исәпләнгән 537 гектар чәчүлек җире, 163 гектар болын-әрәмәлекләр алуга ирешә. Урман куенына сыенып, авыл көньяктан төньякка сузылучы бер чакрым озынлыктагы урам итеп төзелә. Әле бер очта, әле икенче очта йортлар салына.
Гөлназ Җәлилова фотоласы
Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2025 ел 11 июль саныннан укыгыз

12 июль көнне Яңа Усы авылында керәшен халкының милли бәйрәме – Питрау узды.
Питрау хәзер яңаусылыларны гына түгел, ә төрле милләт вәкилләрен бер мәйданга җыючы күңелле дә, шатлыклы да бәйрәм. Бу көнне дә Питрау узучы мәйданга төрле күрше-тирә авыллардан кунаклар күп килгән иде.
Композитор, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зиннур Сәфиуллин Яңа Усы авылына багышлап җыр да иҗат иткән. Бәйрәм тантанасы аның башкаруындагы “Мин яратам сине, Татарстан!” һәм Яңа Усы турындагы җырлары белән башланып китте.
Яңа Усы авыл җирлеге башлыгы Галина Романова, мәйданга килгән кунакларны Питрау белән тәбрикләп, котлау сүзләрен җиткерде, юбилейларын билгеләп үтүче авылдашларына, уллары һәм тормыш иптәшләре махсус хәрби операциядә булучыларның гаиләләренә истәлек бүләкләре тапшырды.
Район башлыгы Альберт Хуҗин да бәйрәм тәбрикләүләрен җиткереп, Питрау бәйрәменең халык бәйрәменә әйләнүен билгеләп үтте.
Бәйрәм чарасы төрле кызыклы уеннар, бәйгеләр белән, матур җырлар белән үрелеп барды.
📸 Фәридә Гайнетдинова репортажы.
#бәйрәмнәр

❤2
Бергәләп тотынсак, клуб булыр!
Яңа Сәет авылы бик матур: як-ягын урман уратып алган, яланнары, кырлары әйтеп бетергесез зур.
Элек буалары да бик күп иде. Ындыр артларында биш буа бар иде. Юлга алфальт салганда, авылны чыккандагы соңгы буаны җибәргәч, аларны кире буып куймадылар. Буалар урынын агачлар басты. Чүпне, тиресне авыл халкы һаман шунда түкте. Халык та гаеп-ле, җитәкчелек тә игътибарга алмады.
Яңа Сәет авылында 63 хуҗалык бар, 121 кеше яши, диләр. Эш яшендәгеләр дә бар, пенсионерлар да күп. Колхоз таралгач, фермалар беткәч, кеше нишләсен?! Яшьрәкләр читкә китеп эшләргә мәҗбүр. Мәктәп юк, сүтелгән. Клубны авария хәлендә дип сүтеп аттылар. Кирпечләрен тыкрыклардагы юлларга салдылар, ындыр артында да кирпеч өемнәре күп. Кибет эшли, анысының хуҗасы бар. Кирәк товарларны алып кайтып торалар, рәхмәт аларга! Кирәк-ярак артыннан бөтен кеше дә район үзәгенә бара алмый бит.
Клубны сүткәнгә өч ел. Аның урынын чаган басты, алабута агач биеклеге булып үсте. Халык авыл җыенын үткәрү өчен дә урамда җыела, чөнки башка урын юк. Концертлар турында әйтәсе дә юк! Югыйсә, авылда 90 яшьлек әбиләр генә түгел, яшьләр дә бар. Аларның да Яңа елны, башка бәйрәмнәрне бергә җыелып үткәрәселәре килә.
Шулай да үзебезнең авыл кызы Венера Нургалиева, халыкны сөендереп, кибет янында, таш-ком арасында коллективы белән концерт куеп китте. Авылдашыбыз Фәнис Абдуллин ике ел рәттән, “Сүнмәс дәрт” коллективын алып килеп, концерт куя. Халык бик сөенә, рәхмәт әйтеп кала.
Ниһаять, авыл халкы үзе эшкә тотынырга булды. Авыл халкы җыелып, дүрт көн дәвамында гаиләләре белән клуб урынын җыештырды. Өмәдә катнашучыларның күбесе – 60-70 яшьлек пенсионерлар (яшьләр эштә бит). Өметләре – акча җыеп, шул урынга район ярдәме белән бәләкәй булса да клуб салу. Җәйге чорда авылга оныклар да кайта бит, алар кая барырга белми. Һичьюгы, клуб урынына утыргычлар ясап, балаларга уен мәйданчыгы куеп булмасмы дип башланган эш бу. Бәлки, авылдан читтә яшәү-
челәр дә ярдәм итәр. Кайчандыр аларның әти-әниләре, әби-бабалары яшәгән авыл бит! Йортлар төзек, матур. Мал асраучылар да бар.
Яңа Сәеттә туып, башта – авыл мәктәбендә, аннан Мари Бүләр сигезьеллык мәктәбендә укып, белем алган балалар хәзер төрле төбәкләрдә күркәм эшләре белән дан казана. Алар арасында шагыйрь Зөлфәт, язучы Фәтхулла Абдуллин, районыбызда яшәп иҗат итүче Фәнис Абдуллин да бар. Авылыбызда төпләнеп, шунда хезмәт куючы авылдашларыбыз бик күп.
Уңган-булган халык яши Яңа Сәеттә, ләкин халык бердәм түгел. “Нигә кирәк инде? Авыл барыбер бетә”, – дип яшәүчеләр бар. Битараф булмасак иде. Бердәм булганда, тамчыдан күл җыела. Барыбыз бергә тотынсак, эш тә уңа. Авылны яшәтүче авылдашларыма рәхмәт! Авылыбыз яшәсә, безгә дә рәхәт!
Расиха Хантимерова. Мөслим авылы.
📸 Фото – «Мөслим-информ» архивыннан.
#безгә_язалар

❤3
Помидорны үстерү турында барысын беләбез төсле тоелса да, сезон башлангач, сорау арты сорау туып кына тора.
Помидор – иң күп һәм яратып үстерелә торган яшелчәләрнең берсе. Аны үстерү турында барысын беләбез төсле тоелса да, сезон башлангач, сорау арты сорау туып кына тора. Әле яфрагы саргая, йә бөтерелә… Болар барысы да аңа микроэлементлар җитмәүдән булырга мөмкин икән. Нәрсә җитмәвен помидорның 300гә якын сортын һәм гибридын үстереп караган бакчачы блогер Евгений Нелюбов аңлатып үтте.
Фосфор аз. Бу очракта помидорның сабаклары һәм яфраклары шәмәхә төскә керә.
Чара. Бу очракта аны суперфосфат белән тукландырырга. Ул булмаса, балык оны кулланырга була.
Калий җитми. Яшь яфраклары эчкә таба көпшә сыман бөтерелә, көдрәләнә, ә иске яфраклары саргая, читләре кибә. Башта яфраклар саргая, аннары яфрак читләрендә сары-коңгырт таплар барлыкка килә. Ул торган саен арта һәм яфрак тирәли каймага әверелә.
Чара. Калий сульфаты яки көл белән тукландырырга.
Азотка кытлык. Томатның яфрак читләре саргая һәм иске яфраклары коела. Кәлшә озынаеп киткән төсле була, хәлсез күренә, яфраклары ваклана. Ачык яшел, бераз сары төсмере дә булган төскә керә. Сабагы йомшара.
Чара. Бу очракта мочевина яки кычыткан төнәтмәсе кулланырга була. Тик чама белән, артыкка китсә, зыян китерүе бар.
Тимер җитми. Яшь яфракларның очларына таба төсләре ачыграк була. Яфрак җепселләре шул ук юнәлештә ачыграк төскә керә, бары читләре генә куе яшел булып кала. Шулай ук үсешендә тоткарлык сизелә, чәчкләре ваклана.
Чара. Тимер купоросы белән эшкәртергә.
Кальций аз. Яфраклары куырыла, ямьсезләнә. Помидорларда черек барлыкка килә.
Чара. Кальций селитрасын яки кальций хлоридын яфракларына сибәргә.
Хәлсез яфраклар өчен «тәмлүшкә»
10 л суга 10 г чи чүпрә, 4 аш кашыгы шикәр комы салып болгатырга. Аны 1–2 көн тотып әчетергә. Аннары бер өлеш эремәгә ун өлеш су салып, помидор төпләренә сибәргә. Бу ысулны кулланганнан соң яфраклары яшелләнеп, помидор үзе ныгып китә. Әлеге катнашмага бераз гына йод салып сибү дә файдага булыр. Бу – бердән, тукландыру булса, икенчедән, корткыч бөҗәкләр һәм гөмбәчекләрдән саклау чарасы да.
Чыганак: Ватаным Татарстан
📸 Оксана Исламова фотосы.

#шигырьле_мизгел
Арттан килеп, минем күзләремне
Капладың да йомшак кулың белән:
— Таныйсыңмы? — диеп пышылдадың,
Муенымны назлап кулың белән.
Сулышларың килеп кагылуга
Өлгерсә дә җанга сөенеч тулып,
Кузгалырга куркып утырдым мин,
Рәхәт әсирлеккә риза булып.
Шушы көннән мин әсирең синең,
Дауламыйм да хәтта иркемне мин.
Шушы көннән томаланды кузем,
Шушы көннән күрмим беркемне мин...
Синең өчен бу бер уен булган,
Аңладым мин моны, әйе, тиздән.
Кулларыңны, ләкин кулларыңны
Алып ташлый алмыйм һаман күздән.
Фәнис Яруллин, 1984
Арттан килеп, минем күзләремне
Капладың да йомшак кулың белән:
— Таныйсыңмы? — диеп пышылдадың,
Муенымны назлап кулың белән.
Сулышларың килеп кагылуга
Өлгерсә дә җанга сөенеч тулып,
Кузгалырга куркып утырдым мин,
Рәхәт әсирлеккә риза булып.
Шушы көннән мин әсирең синең,
Дауламыйм да хәтта иркемне мин.
Шушы көннән томаланды кузем,
Шушы көннән күрмим беркемне мин...
Синең өчен бу бер уен булган,
Аңладым мин моны, әйе, тиздән.
Кулларыңны, ләкин кулларыңны
Алып ташлый алмыйм һаман күздән.
Фәнис Яруллин, 1984
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Марат Мәгалимов: "Яралы килеш 7 көн окопта яттым".
Махсус хәрби операциядә булган райондашыбыз Марат Мәгалимовның тормыш тарихы – ватанпәрвәрлек, батырлык һәм гомернең һәр минуты өчен көрәшүнең ачык үрнәге.
Тулырак - безнең видеода.
#безнең_геройлар #видеоистории #татмедиа