MUSLUMIRC Telegram 33455
12 июль көнне Яңа Усы авылында керәшен халкының милли бәйрәме – Питрау узды.

Питрау хәзер яңаусылыларны гына түгел, ә төрле милләт вәкилләрен бер мәйданга җыючы күңелле дә, шатлыклы да бәйрәм. Бу көнне дә Питрау узучы мәйданга төрле күрше-тирә авыллардан кунаклар күп килгән иде.

Композитор, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зиннур Сәфиуллин Яңа Усы авылына багышлап җыр да иҗат иткән. Бәйрәм тантанасы аның башкаруындагы “Мин яратам сине, Татарстан!” һәм Яңа Усы турындагы җырлары белән башланып китте.

Яңа Усы авыл җирлеге башлыгы Галина Романова, мәйданга килгән кунакларны Питрау белән тәбрикләп, котлау сүзләрен җиткерде, юбилейларын билгеләп үтүче авылдашларына, уллары һәм тормыш иптәшләре махсус хәрби операциядә булучыларның гаиләләренә истәлек бүләкләре тапшырды.

Район башлыгы Альберт Хуҗин да бәйрәм тәбрикләүләрен җиткереп, Питрау бәйрәменең халык бәйрәменә әйләнүен билгеләп үтте.

Бәйрәм чарасы төрле кызыклы уеннар, бәйгеләр белән, матур җырлар белән үрелеп барды.

📸 Фәридә Гайнетдинова репортажы.
#бәйрәмнәр
2

tgoop.com/muslumirc/33455
Create:
Last Update:

BY Мөслим-информ / Муслюмово

Share with your friend now:
tgoop.com/muslumirc/33455

View MORE
Open in Telegram

Telegram News

Date: |

Telegram Android app: Open the chats list, click the menu icon and select “New Channel.” Write your hashtags in the language of your target audience. Add the logo from your device. Adjust the visible area of your image. Congratulations! Now your Telegram channel has a face Click “Save”.! More>> With Bitcoin down 30% in the past week, some crypto traders have taken to Telegram to “voice” their feelings.
from us

Telegram Мөслим-информ / Муслюмово
FROM American