#календарьда_дата
Сурәтләрне җанлы итү өчен күңел җылысы, һөнәреңне ихластан ярату кирәк
Социаль челтәрләрдә Флүн Вилдановның (dva.f) фотоларын күреп сокланмаган кеше юктыр. Туган җиребезнең матурлыгы тасвирлана аларда.

Флүн Вилданов – Мөслим егете. Иҗатка тартылуы әтисе Фәссах абыйдан күчкәндер, мөгаен. Фәссах абый, икътисадчы булып эшләсә дә, шигырьләр язган. Гади авыл егетенең уй-фикерләрен тасвирлаган шигырьләр бүген дә актуаль.
Флүн Вилдановның фотосурәтләр ясау белән кызыксынуы улы Эмиль тугач башлана. “Мыльница” фотоаппарат алдым, – ди Флүн абый. – Улымның һәр хәрәкәтен тарихка кертәсе килә бит! Пленкага төшерәм дә ясатырга бирәм. Соңрак фотоларны үзем эшкәртергә өйрәндем”.
Флүн Вилданов фотолары.

❤3
#иминлек
Мошенниклар йокламый. Бу атнада алар тагын ике кешенең Дәүләт хезмәтләре порталына үтеп кергән. “Салым хезмәтеннән шалтыратабыз, телефоныгызга килгән кодны хәбәр итегез” дигән сылтау белән кырыкалдарлар бер хатын-кызга дүрт микрозайм рәсмиләштергәннәр!
Фото – Татар-информ архивыннан

Вступай в Армию Победы! Подпиши контракт на военную службу и получи единовременную выплату от 2 500 000 рублей. Оформление займет немного времени, медкомиссия в среднем около 1,5 часов, всё в одном месте.
Боевой опыт и наличие воинских специальностей не имеют значения. Тебя научат, помогут и поддержат. Экипировка, боевое слаживание, подбор воинской специальности, дорога - всё это предоставляется и оплачивается.
У нас одна цель – Победа! Чтобы узнать подробности - звони 8 (800) 222-59-00 или 8 (960) 062-98-96, переходи по ссылке heroes-tatarstan.ru или заполни анкету https://www.tgoop.com/sluzhbakontraktrt_bot

Помидор – иң күп һәм яратып үстерелә торган яшелчәләрнең берсе. Аны үстерү турында барысын беләбез төсле тоелса да, сезон башлангач, сорау арты сорау туып кына тора. Әле яфрагы саргая, йә бөтерелә… Болар барысы да аңа микроэлементлар җитмәүдән булырга мөмкин икән. Нәрсә җитмәвен помидорның 300гә якын сортын һәм гибридын үстереп караган бакчачы блогер Евгений Нелюбов аңлатып үтте.
Фосфор аз. Бу очракта помидорның сабаклары һәм яфраклары шәмәхә төскә керә.
Чара. Бу очракта аны суперфосфат белән тукландырырга. Ул булмаса, балык оны кулланырга була.
Калий җитми. Яшь яфраклары эчкә таба көпшә сыман бөтерелә, көдрәләнә, ә иске яфраклары саргая, читләре кибә. Башта яфраклар саргая, аннары яфрак читләрендә сары-коңгырт таплар барлыкка килә. Ул торган саен арта һәм яфрак тирәли каймага әверелә.
Чара. Калий сульфаты яки көл белән тукландырырга.
Азотка кытлык. Томатның яфрак читләре саргая һәм иске яфраклары коела. Кәлшә озынаеп киткән төсле була, хәлсез күренә, яфраклары ваклана. Ачык яшел, бераз сары төсмере дә булган төскә керә. Сабагы йомшара.
Чара. Бу очракта мочевина яки кычыткан төнәтмәсе кулланырга була. Тик чама белән, артыкка китсә, зыян китерүе бар.
Тимер җитми. Яшь яфракларның очларына таба төсләре ачыграк була. Яфрак җепселләре шул ук юнәлештә ачыграк төскә керә, бары читләре генә куе яшел булып кала. Шулай ук үсешендә тоткарлык сизелә, чәчкләре ваклана.
Чара. Тимер купоросы белән эшкәртергә.
Кальций аз. Яфраклары куырыла, ямьсезләнә. Помидорларда черек барлыкка килә.
Чара. Кальций селитрасын яки кальций хлоридын яфракларына сибәргә.
Хәлсез яфраклар өчен «тәмлүшкә»
10 л суга 10 г чи чүпрә, 4 аш кашыгы шикәр комы салып болгатырга. Аны 1–2 көн тотып әчетергә. Аннары бер өлеш эремәгә ун өлеш су салып, помидор төпләренә сибәргә. Бу ысулны кулланганнан соң яфраклары яшелләнеп, помидор үзе ныгып китә. Әлеге катнашмага бераз гына йод салып сибү дә файдага булыр. Бу – бердән, тукландыру булса, икенчедән, корткыч бөҗәкләр һәм гөмбәчекләрдән саклау чарасы да.
Чыганак: Ватаным Татарстан

#кулланучыга
Яхшы яктан танылган кибетләрнең берсендә, ювелир эшләнмәләр бүлегендә, кыйммәтле балдак сатып алдым
Якынча биш айдан йөзекнең бер ташы селкенә башлады. Балдакны кибеткә илттем.
Миңа: “Балдак формасын югалткан, шуңа күрә таш селкенгән”, – диделәр. Чыннан да, кию процессында балдак бармак формасын кабул иткән. Сатучылар балдак түгәрәк булып калырга тиеш, дип раслый. Экспертиза үткәрсәләр, ул минем исәпкә үткәрелергә тиеш диләр. Соңрак, балдак 2000 сумга кыйммәтләнде һәм аны алыштыра алмыйбыз, диделәр. Килеп туган каршылыклардан соң, балдак фотосурәтен ясадык һәм гариза яздык. Сатучылар вакытны сузмыймы? Бу ситуациядә кем хаклы?
Тулырак "Мөслим-информ" сайтыннан укыгыз.

#үткәннән_бер_мизгел
Әлеге фотоларны Метрәй авылыннан Мирзанур ага Галимов тәкъдим итте.Өстәге рәсемдә –районның уку алдынгылары Нарат Асты пионер лагеренда, аста – лагерьда эшләгән бертөркем тәрбияче-мөгаллимнәр (икенче рәттә уңнан беренче – Мирзанур ага Галимов). Фото 1953 елда төшерелгән.

❤1
#бу_көнне
11 июль,1978 ел
Рухланып
КПСС Үзәк комитетының июль пленумы авыл хуҗалыгын тагын да күтәрү программасын билгеләде. Пленум карары һәм анда КПСС Үзәк комитеты генераль секретаре иптәш Л.И. Брежнев доклады безнең “Маяк” колхозы хезмәтчәннәрен дә яңа җиңүләргә чакыра. Без бу мөһим документларны өйрәнәбез һәм аларга удар хезмәт белән җавап бирәбез. Бу көннәрдә сарыкчылык комплексында эш кайный, сарык йонын алу оешкан төстә кызу темп белән бара. 7300 баш сарыкның йоны алынды. Бу – 150 центнерга якын кыйммәтле продукция, дигән сүз. Коммунист Ф. Титов җитәкләгән комплекста әлеге эш ике көндә төгәлләнәчәк.
Р.Габдрахманов, партком секретаре.

#бәйрәмнәр
Бәйрәм сценарие авыл тарихын искә төшерү, хезмәт кешесен олылау, аларны яшь буынга үрнәк итү, милли уеннарда күңел ачу рәвешендә төзелгән иде. Чараны Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рушат Солтанов һәм җырчы-тамада Гүзәл Рәхимуллина алып барды.
Яңа Карамалы төзелүгә 100 ел тулуга багышланган Авыл көне узды
Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова авыл халкына изге теләкләрен җиткерде. Ул авылның иң өлкән кешеләре – 93 яшен тутырган Җәннәт Зарипова һәм 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Рәхилә Рәхимованың иңнәренә ак шәл япты, иганәчелек хәрәкәтендә актив катнашкан Рәсим Шириевка, Алмаз Хөснетдиновка – район башлыгының Рәхмәт хатын, мәдәният йортында эшләп килүче “Яшь йөрәкләр” бию ансамбленә Мактау грамотасын тапшырды.
Тулырак "Мөслим-информ" сайтыннан укыгыз.
Гөлназ Җәлилова фотолары