В Татарстане спорят о переименовании школьного предмета «Родной язык»
Педагоги и родители уверены: язык — это не просто предмет, а часть идентичности. Почему изменения могут затронуть тысячи семей — в карточках.
#РоднойЯзык #Татарстан #Образование

❤1
#инфраструктура
“Яшьлек” спорт комплексы 2021 елда ачылды. Ул вакытта биредә футбол мәйданчыгы, кечкенә сәхнә, трибуна һәм утыргычлар бар иде. Ел саен диярлек үткәрелүче ремонт эшләре нәтиҗәсендә спорткомплекс зур үзгәрешләр кичерде.
Уңайлыклар күбәйде
“Уңайлы шәһәр мохите” республика программасы ярдәмендә төзелгән стадионда төрле яшьтәге спорт сөючеләр өчен мәйданчыклар булдырылды, яңа җиһазлар урнаштырылды. Хәзер стадионда төрле массакүләм чаралар үткәрергә дә, футбол ярышларын уздырырга да мөмкинлекләр бар. Йөгерү, велосипедта һәм роликларда йөрү өчен дә юллар ясалды.
2022 елда “Парклар һәм скверлар” программасы нигезендә стадионның икенче чираты төзелде. Биредә памп-трек мәйданчыгы эшләнде. Әлеге мәйданчык бүген балаларның яраткан урынына әйләнеп бара.
Быел стадионга тагын ремонт керде.
Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2025 ел 11 июль саныннан укыгыз

#дин_вә_вөҗдан
Мөселманга киңәш-нәсихәт
1. Син ата-анаңа мәрхәмәтле булырга тиеш, аларга начарлык кылу зур гөнаһ.
2. Туганлык мөнәсәбәтләрен хөрмәт ит, аларны бозма.
3. Ятимнәргә шәфкатьле бул, аларга юмарт бул.
4. Күршеләрең белән яхшы мөгамәләдә бул, аларга күңелсезлек
китермә.
5. Дин буенча туганнарыңның һәм дусларыңның хәлен белешеп тор.
6. Аллаһы өчен ярат, Аллаһы өчен өнәмә - болар иманны ныгыта.
7. Диннән көлә һәм аңа ышанмый торганнар белән янәшә утырма һәм аларны тыңлама.
8. Үзеңә һәм башкаларга файда булсын өчен җимеш бирә торган агачлар утырт.
9. Әгәр син берәр әйбер бүләк итсәң, аның турында гел кабатлап торма.
10. Мохтаҗ мөселманнарга ярдәм итәргә ашык, аларга бәхет китер.

#һава_торышы
Татарстанда алмашынучан-болытлы һава торышы була. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшенле яңгыр, урыны белән боз явачак. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан төшә. Төньяктан секундына 4-9 метр, урыны белән 12 метр, яшен вакытында 16-21 метр тизлектә көчле җил фаразлана. Төнлә һава температурасы +16..+21˚, көндез +29..+34˚ градус.
Наилә Сәлахова фотосы.

#сәламәтлек
7-13 июль Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан аллергия авыруларын кисәтү атналыгы дип игълан ителде. Районыбызда да аллергиядән интегүчеләрнең күп булуын билгеләп үтә табиблар. “Быел астма, ринит, дару һәм ризыкка, бөҗәкләр агуына аллергия, экзема белән табибларга 187 райондашыбыз мөрәҗәгать иткән. Аллергия барлыкка килүдә сәламәтлек торышы мөһим роль уйнамый, ул теләсә кайсы вакытта теләсә нинди әйбергә булырга мөмкин. Аллергияне үз белдегең белән дәваларга ярамый, моның нәтиҗәсе бик куркыныч!” – дип кисәтә табиб Илгиз Латыйпов.
Фото – Татар-информ архивыннан

#шигырьле_мизгел
Кояш көткән чакта яңгыр ява,
,,Яңгыр" дисәң -кояш кыздыра
Кеше шулай, үзенең бар гомерен
Булмаганны юрап уздыра.
Шатлык көткән чакта, кайгы килә,
Көләм дисәм - елыйм нигәдер-
Адәм баласына бу дөньяда
Бары да чиратлашып киләдер.
Сөю көтеп гомер узып бара...
Чәчемдә чал күреп уфтанам.
Хәле миннән мөшкелләрне күреп,
,,Шөкерана "диеп тукталам!
Өмет итмим бары бәхет генә,
Кайгысы да булсын ,зары да...
Язмышыма нәрсә язылса да,
Тансык миңа бары, бары дә!..
Шәмсия Җиһангирова.
Кояш көткән чакта яңгыр ява,
,,Яңгыр" дисәң -кояш кыздыра
Кеше шулай, үзенең бар гомерен
Булмаганны юрап уздыра.
Шатлык көткән чакта, кайгы килә,
Көләм дисәм - елыйм нигәдер-
Адәм баласына бу дөньяда
Бары да чиратлашып киләдер.
Сөю көтеп гомер узып бара...
Чәчемдә чал күреп уфтанам.
Хәле миннән мөшкелләрне күреп,
,,Шөкерана "диеп тукталам!
Өмет итмим бары бәхет генә,
Кайгысы да булсын ,зары да...
Язмышыма нәрсә язылса да,
Тансык миңа бары, бары дә!..
Шәмсия Җиһангирова.