#үткәннән_бер_мизгел
Әмәкәй авылы балалар бакчасы. Тәрбияче Рәйсә Фәхразиева балалар белән. 1978 ел. Фотоны Әмәкәй авылыннан Зәнфирә Шакирьянова тәкъдим итте.

#мәгариф
Мөслим лицее 11 сыйныйф укучысы Алинә Шакирова, Мөслим урта мәктәбе 10 сыйныф укучысы Динә Баһауова, Мөслим гимназиясе 10 сыйныф укучысы Әмир Дәүләтшин – 2025 елда «Физико-математический прорыв» проектын гамәлгә ашыру кысаларында ТР территориясендә урнашкан гомуми белем бирү оешмаларының 5-11 сыйныф укучыларына акчалата бүләкләү конкурсында җиңүче булдылар.
Фото ясалма фәһем ярдәмендә ясалды

❤2
#һава_торышы
9 июль көнне алмашынучан-болытлы һава көтелә. Юнәлеше үзгәрүчән талгын җил. Төнлә һава температурасы +12..+15 градус, көндез +25...+28 градус.
Наилә Сәлахова фотосы.

Мәктәп ул бер зур гаилә һәм анда һәрбер кеше синең өчен якын. Укытучылар, сыйныфташлар һәм синең белән бер чорда мәктәптә белем алган укучылар белән очрашасы, мәктәп елларын искә аласы килә. Карасаң, мәктәп тәмамлаганыбызга 25 ел вакыт үтеп киткән.
Шул уңайдан очрашу оештыру теләге белән кабындым. Тат.Шуран урта мәктәбендә 5-11 сыйныфларда укыган укучыларны, шул чорда безне укыткан укытучыларны барларга керештем. Башка елларда укучылар да безгә кушылырга теләк белдерделәр. Шулай итеп, мәктәбебезнең беренче чыгарылышы булган 1983 -2025 елларның чыгарылыш сыйныфлары белән очрашу оештырырга тотындык.
5 июль көнне мәктәбебез безне каршы алды. Менә ул безнең мәктәп, әнә без укыган кабинетлар, чәчләренә чал йөгергән укытучыларыбыз. Алар безне, без һаман 18 дә, сез генә бераз үзгәргәнсез, дип, елмаеп каршы алдылар.
Мәктәпнең беренче җитәкчесе булган, бүгенге көндә Нефтекамск шәһәрендә яшәүче, төрле казанышларга ирешкән Тамара Николаевна Панцарникова кайту күпләрне гаҗәпләндерде. 27 ел мәктәбебезне җитәкләгән Зөфәр Гыймазетдин улы Әхмәтов, татар теле укытучысы Фаягөл Нуретдин кызы Гайнетдинова, математика укытучысы Люция Гази кызы Хәбибуллина, химия укытусысы Илкам Әсгать улы Сәяхов, физика укытучыбыз Зөлфирә Мөхәр кызы Сәяхова, инглиз теле укытучысы Хәдичә Әнвәр кызы Мөминова, география укытучысы Рәсим Кирам улы Шаев, физкультура укытучысы Радик Гыйздулла улы Сәфиуллин, беренче медицина ярдәме укытучы Любовь Борисовна Герасимова безнең белән очрашуга килә алганга без бик сөендек.
Мәктәбебездә төрле елларда укытып киткән Расих Сафин, Фәридә Кирамова, Эльвира Хәбибуллина, Рүзилә Шакирова (Моратова), Резеда Галимуллина (кыз фамилиясе), Лилия Закирова, Рүфәт Мәүлиев, Рәфил Шаев, Вәсилә апа, Филизә апа, Энҗе апа, техник хезмәткәрләр Мәрзия Виноградова (әле музыка укытучым да ул минем), Ирина Савинованың безнең арада булуы бик шатландырды.
Без, Ташъелга һәм Каенсаз авылы балалары, мәктәп янындагы интернатта торып укыдык. Икенче әниләребез булып торган Финзилә Идиатуллина, Мәгъфия Хәбированың бу чарада катнашуы, безне интернатыбызга, андагы җылы хатирәләргә кайтарып килде.
Әлбәттә, бүгенге көндә хезмәт куючы укытучылар, хезмәткәрләр дә безнең белән булды. Килә алмаган, җирлегебездә яшәгән укытучыларыбызны, мәктәп хезмәткәрләрен өйләренә барып күреп, хәлләрен белешеп, бүләкләп килдек.
Мәктәбебез элеккечә шау-гөр килеп торды. Һәркемнең истәлекләрен сөйләп, шатлыклары белән бүлешәсе килде. Һәр сыйныфка сүз бирелде. Мәктәбебез горурлыгы булган, махсус хәрби операциядә һәлак булган Илдар Ибраһимов, бүгенге көндә хезмәт итүче Фәндүс Гайнетдинов, Илнар Ибраһимов һәм Айнур Софинны искә алган вакытта кемнең генә йөрәкләре тетрәнмәгәндер. Шулай ук бүгенге көндә гүр ияләре булган укытучыларыбызны да искә алмый үтә алмадык. Аларның урыннары җәннәт түрләрендә булсын дип дога кылдык.
Очрашуга 150 ләп кеше җыелды. Бераз моңсу да, күңелле дә булды бу чара. "Еллар шавы баса алмый соңгы звонок тавышын" дип җырлаганда, ирексездән үзебезнең Соңгы кыңгырау бәйрәменә кайтып килдек. Укытучыларыбызга карап, сез иң гүзәл кеше икәнсез дип җырлаганда, барлык зал кушылды. Без утырган залга чыккан интернат ишекләренә карап: "Әнә бит ул безнең ишек, онытылсын инде ничек, бер алманы бишкә бүлгән якты мизгелләр" дип җырлаганда, күзенә яшь килмәгән кеше калмагандыр! Чарабыз чәй табыны артында, бүләкләр, шигырь-җырларга төренеп барды.
Язмамның азагында мәктәп елларында бергә булган укытучыларыма, мәктәп хезмәткәрләренә, классташларыма, чордашларым-дусларыма бик зур рәхмәтемне җиткерәм. Сез минем гомер юлларымда булуыгыз белән мин бәхетле!
Луиза (Моратова) Габдрахманова.
#безгә_язалар
📸 Луиза Габдрахманова фотолары.

8 июль бөтен Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан “Бәхет” скверында районыбызда яшәүче үрнәк, тату гаиләләрне хөрмәтләү тантанасы узды.
Тантанага Үрәзмәт авылыннан 5 бала тәрбияләп үстергән Гүзәлия һәм Ленар Шәймөхәмәтовлар, Краснояр авылыннан энҗе туйларын билгеләп үтүче Рәзилә һәм Рафаэль Гыйзетдиновлар һәм Мөслимдә яшәп, 30 еллык туй бәйрәмнәрен билгеләп үтүче Лилия һәм Илдар Миннияровлар гаиләсе чакырылган иде.
Чараны ачып, район башлыгы Альберт Хуҗин барлык катнашучыларга матур теләкләрен җиткерде. Гүзәлия һәм Ленар Шәймөхәмәтовларга “Мәхәббәт һәм тугрылык” медален һәм истәлекле бүләк тапшырды. Энҗе туйларын билгеләп үтүче Гыйзетдиновлар һәм Миннияровлар гаиләләре дә район башлыгы кулыннан Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк кабул иттеләр.
Чарада хөрмәтләнүче гаиләләрнең балалары, туганнары һәм якыннары да катнашты, әти-әниләренә, хезмәттәшләренә матур теләкләрен җиткерделәр. Бәйрәм тантанасы матур җырлар белән үрелеп барды.
📸 Фәридә Гайнетдинова репортажы.
https://vk.com/album-78072920_307820014