Warning: file_put_contents(aCache/aDaily/post/muslumirc/-33301-33302-33303-33304-33305-33306-33307-33308-33309-): Failed to open stream: No space left on device in /var/www/tgoop/post.php on line 50
Мөслим-информ / Муслюмово@muslumirc P.33305
MUSLUMIRC Telegram 33305
Мәктәп ул бер зур гаилә һәм анда һәрбер кеше синең өчен якын. Укытучылар, сыйныфташлар һәм синең белән бер чорда мәктәптә белем алган укучылар белән очрашасы, мәктәп елларын искә аласы килә. Карасаң, мәктәп тәмамлаганыбызга 25 ел вакыт үтеп киткән.

Шул уңайдан очрашу оештыру теләге белән кабындым. Тат.Шуран урта мәктәбендә 5-11 сыйныфларда укыган укучыларны, шул чорда безне укыткан укытучыларны барларга керештем. Башка елларда укучылар да безгә кушылырга теләк белдерделәр. Шулай итеп, мәктәбебезнең беренче чыгарылышы булган 1983 -2025 елларның чыгарылыш сыйныфлары белән очрашу оештырырга тотындык.

5 июль көнне мәктәбебез безне каршы алды. Менә ул безнең мәктәп, әнә без укыган кабинетлар, чәчләренә чал йөгергән укытучыларыбыз. Алар безне, без һаман 18 дә, сез генә бераз үзгәргәнсез, дип, елмаеп каршы алдылар.

Мәктәпнең беренче җитәкчесе булган, бүгенге көндә Нефтекамск шәһәрендә яшәүче, төрле казанышларга ирешкән Тамара Николаевна Панцарникова кайту күпләрне гаҗәпләндерде. 27 ел мәктәбебезне җитәкләгән Зөфәр Гыймазетдин улы Әхмәтов, татар теле укытучысы Фаягөл Нуретдин кызы Гайнетдинова, математика укытучысы Люция Гази кызы Хәбибуллина, химия укытусысы Илкам Әсгать улы Сәяхов, физика укытучыбыз Зөлфирә Мөхәр кызы Сәяхова, инглиз теле укытучысы Хәдичә Әнвәр кызы Мөминова, география укытучысы Рәсим Кирам улы Шаев, физкультура укытучысы Радик Гыйздулла улы Сәфиуллин, беренче медицина ярдәме укытучы Любовь Борисовна Герасимова безнең белән очрашуга килә алганга без бик сөендек.

Мәктәбебездә төрле елларда укытып киткән Расих Сафин, Фәридә Кирамова, Эльвира Хәбибуллина, Рүзилә Шакирова (Моратова), Резеда Галимуллина (кыз фамилиясе), Лилия Закирова, Рүфәт Мәүлиев, Рәфил Шаев, Вәсилә апа, Филизә апа, Энҗе апа, техник хезмәткәрләр Мәрзия Виноградова (әле музыка укытучым да ул минем), Ирина Савинованың безнең арада булуы бик шатландырды.

Без, Ташъелга һәм Каенсаз авылы балалары, мәктәп янындагы интернатта торып укыдык. Икенче әниләребез булып торган Финзилә Идиатуллина, Мәгъфия Хәбированың бу чарада катнашуы, безне интернатыбызга, андагы җылы хатирәләргә кайтарып килде.

Әлбәттә, бүгенге көндә хезмәт куючы укытучылар, хезмәткәрләр дә безнең белән булды. Килә алмаган, җирлегебездә яшәгән укытучыларыбызны, мәктәп хезмәткәрләрен өйләренә барып күреп, хәлләрен белешеп, бүләкләп килдек.

Мәктәбебез элеккечә шау-гөр килеп торды. Һәркемнең истәлекләрен сөйләп, шатлыклары белән бүлешәсе килде. Һәр сыйныфка сүз бирелде. Мәктәбебез горурлыгы булган, махсус хәрби операциядә һәлак булган Илдар Ибраһимов, бүгенге көндә хезмәт итүче Фәндүс Гайнетдинов, Илнар Ибраһимов һәм Айнур Софинны искә алган вакытта кемнең генә йөрәкләре тетрәнмәгәндер. Шулай ук бүгенге көндә гүр ияләре булган укытучыларыбызны да искә алмый үтә алмадык. Аларның урыннары җәннәт түрләрендә булсын дип дога кылдык.

Очрашуга 150 ләп кеше җыелды. Бераз моңсу да, күңелле дә булды бу чара. "Еллар шавы баса алмый соңгы звонок тавышын" дип җырлаганда, ирексездән үзебезнең Соңгы кыңгырау бәйрәменә кайтып килдек. Укытучыларыбызга карап, сез иң гүзәл кеше икәнсез дип җырлаганда, барлык зал кушылды. Без утырган залга чыккан интернат ишекләренә карап: "Әнә бит ул безнең ишек, онытылсын инде ничек, бер алманы бишкә бүлгән якты мизгелләр" дип җырлаганда, күзенә яшь килмәгән кеше калмагандыр! Чарабыз чәй табыны артында, бүләкләр, шигырь-җырларга төренеп барды.

Язмамның азагында мәктәп елларында бергә булган укытучыларыма, мәктәп хезмәткәрләренә, классташларыма, чордашларым-дусларыма бик зур рәхмәтемне җиткерәм. Сез минем гомер юлларымда булуыгыз белән мин бәхетле!

Луиза (Моратова) Габдрахманова.
#безгә_язалар

📸 Луиза Габдрахманова фотолары.
3

tgoop.com/muslumirc/33305
Create:
Last Update:

BY Мөслим-информ / Муслюмово

Share with your friend now:
tgoop.com/muslumirc/33305

View MORE
Open in Telegram

Telegram News

Date: |

A few years ago, you had to use a special bot to run a poll on Telegram. Now you can easily do that yourself in two clicks. Hit the Menu icon and select “Create Poll.” Write your question and add up to 10 options. Running polls is a powerful strategy for getting feedback from your audience. If you’re considering the possibility of modifying your channel in any way, be sure to ask your subscribers’ opinions first. The group’s featured image is of a Pepe frog yelling, often referred to as the “REEEEEEE” meme. Pepe the Frog was created back in 2005 by Matt Furie and has since become an internet symbol for meme culture and “degen” culture. To edit your name or bio, click the Menu icon and select “Manage Channel.” The channel also called on people to turn out for illegal assemblies and listed the things that participants should bring along with them, showing prior planning was in the works for riots. The messages also incited people to hurl toxic gas bombs at police and MTR stations, he added. Today, we will address Telegram channels and how to use them for maximum benefit.
from us

Telegram Мөслим-информ / Муслюмово
FROM American