Инна белән Алик Биктаировларның күзләрендә бүген дә яшьлек елларының очкыны яна. Еллар дәверендә бер-берсенә булган ярату һәм хөрмәтне маяк итеп, ике арадагы хисләргә тузан да кундырмыйча саклый алар.
– Бик бәхетле яшәдек! Бүген дә бәхетле еллар йомгагын сүтәбез. Бәхет өчен күп кирәкми, янәшәңдә яраткан кешең булу җитә. Бер-беребезне шулкадәр сагынып көтеп алып күрешә идек! Әле дә лаеклы ял бар, хәзер көн дә күрешәбез менә. Инна ике бианайлы йортка килен булып төште. Бу йортта бөтен киленнәрне дә ике бианай каршы ала. Улларыбыз өйләнгәндә, әнкәй әле исән иде. Безнең киленнәр дә ике бианайлы өйгә килде. Хәләлем Инна бик сабыр булды. 11 ел – карт бианай, 31 ел бианай-биатай белән яшәде. Минем гомеремнең күп өлеше читтә үтте. Өч бала бар, аларны матур итеп киендерәсе, тәмле итеп ашатасы, яхшы итеп укытасы килә. Шуңа, үзгәртеп кору җилләре исә башлагач, Себергә эшкә урнаштым. Бораулаучы ярдәмчесе булып эшләп лаеклы ялга чыктым, – ди Алик абый.
http://muslumirc.ru/news/gail/parly-gomer-baxetle

#иминлек
Җәйге каникулларның бер ае инде артта калды.
Әмма кояшлы көннәрнең файдасын күреп калырга, сәламәтлекне ныгытырга, яңа уку елына көч тупларга әле ике ай бар. Каникул чорында балаларның иминлеген саклау мәсьәләсе аеруча актуаль, чөнки әти-әниләр эштә вакытта, гадәттә, балалар көнозын үз иркендә, күзәтүчесез. Әби-бабайлар булмаса, бигрәк тә уңайсыз. Җәйге чорда балаларны хәвеф-хәтәрләрдән сак-лау өчен мәгариф идарәсе тарафыннан ниләр эшләнә? Әлеге мәсьәлә буенча район мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллинаның фикерләрен белештек.
– Каникуллар – балаларыбызның түземсезлек белән көтеп алган ялы. Белем алу чорында балалар һәрвакыт укытучы күз алдында булсалар, җәй көне алар – әти-әни кармагында. Травматизмны кисәтү буенча ел дәвамында системалы эш алып барыла: төрле чаралар, инструктажлар үткәрелә. Каникул чорына әти-әниләр өчен дә инструктаж уздырыла, – ди Лилия Хәбибуллина.
Фото – «Мөслим-информ» архивыннан
Тулырак: https://muslumirc.ru/news/iminlek/iminlek-berence-urynda

#җәйге_яллар
️Нарат Асты авылындагы "Урман иле" ял һәм сәламәтләндерү лагереның икенче сменасын ачу тантанасы узды.
Район башлыгы Альберт Хуҗин балаларны сәламләп, аларга күңелле һәм файдалы яллар теләде. Балалар үзләренең девизлары белән таныштырды, җыр-биюләр, кызыклы чыгышларын тәкъдим итте. Бу хакта район хакимиятенең матбугат хезмәте яза
Фото – район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән

#календарьда_дата #бу_кызыклы
🍓 9 июль Җир җиләге көне икән бит!
9 июльдә җир җиләге җыю башлана. Славян халыкларында бу көнне, изге Давыт Солунскийны искә алу көненә туры килү сәбәпле, Давыт Земляничник яки Ягодница көне дип йөртәләр. Бу көнне хатын-кызлар һәм яшь-җилкенчәк урманга җир җиләге җыярга баралар. Нәкъ менә 9 июльдә җыелган җиләкләр матурлык һәм яшьлек бүләк итә, төрле авырулардан ярдәм итә, ә җиләк яфракларыннан ясалган чәй елның салкын вакытында сәламәтлекне саклый дип саналган.
🍓 Ә сез бүген җиләккә бардыгызмы?
📸 Энҗе Вәлиева фотосы.

❤3
Әгәр дә сез атеросклероз куркынычы югары булу сәбәпле холестеринны киметергә уйласагыз, берьюлы ике төп юнәлештә эшләү мөһим:
✅ кан тамырларының сәламәтлеген кайгыртырга;
✅ диетик туклануга күчәргә.
Ничек тукланырга кирәклеге турында киңәшләр - безнең карточкаларда.
#файдалы_киңәшләр #дөрес_туклану #ПП

This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Мөслим-информнан мотивацион видео: бөтенесе тик торганда да алга барудан туктама.
Гөлназ Җәлилова видеосы.
#мотивационное_видео
Гөлназ Җәлилова видеосы.
#мотивационное_видео
Forwarded from ИДЕЛ – яшьләр журналы
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
«Мондый чараның әле булганы юк» — Нурминский Балтачта мотофестиваль оештыра
✔️ Бу идея кайчан һәм ничек килгән?
✔️ Кайсы артистлар катнашачак?
✔️ Милли уеннар булачакмы?
✔️ Чараның социаль әһәмияте нидә?
✔️ Фестивальнең киләчәге нинди?
18-19 июльдә Балтач районында узачак «Сабантуй+Motofest» чарасы турында Альберт белән сөйләштек➡️ https://idel.top
18-19 июльдә Балтач районында узачак «Сабантуй+Motofest» чарасы турында Альберт белән сөйләштек
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
#сораштыру
Даими төс алган яңгырлар да, “еланнар күп”, “аюлар бар” дип сөйләүләр дә куркытмады. Кемнең күпме җиләк җыюын ватсап статусларыннан да күрергә була. Райондашларыбыздан күпме җиләк җыюлары хакында сораштырырга булдык.
Зөлфия:
– Элек җиләк җыярга яратмый идем, хәзер туктый алмыйм. Кичә әни һәм дустым белән җиләккә бардык. Һәрберебез 8 литр җиләк җыйды. 8 литрны өч сәгатьтә тутырдык. Җиләк бик күп һәм эре, өлгергән вакыты. Черекләре дә очрый, әмма күп түгел. Җиләктән варенье ясыйм, болай да ашыйбыз. Җиләк җыйганда, берне авызга кабасың, икене чиләккә саласың бит инде ул. Шул рәвешле табигатьтә ял итеп, көч җыеп кайтасың.
Эльза:
– Җиләккә дип барган идек, гөмбә җыеп кайттык. Җиләк ашаучы юк бездә. Мунчадан соң чәй эчәргә әйбәт дип, җыябыз инде. Җиләккә барган булып, һава сулап, көч җыеп кайтабыз.
Сораштыруны Римма Афзалова үткәрде.

❤2
#һава_торышы
Алмашынучан болыт. Төнлә явым-төшем юк. Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен. Җил көнбатыштан 5-10 м/с, урыны белән тизлеге 13 м/с кадәр, яшен вакытында кыска вакытлы көчәю 15-20 м/с. Төнлә һаваның минималь температурасы +15..+18 градус. Көндез максималь температура +29..+32 градус.
Гөлнара Закирова фотосы