tgoop.com/muslumirc/33022
Last Update:
#тәмлетамак
Райондашыбыз Айгөл Шәйгарданова азу рецептын тәкъдим итә.
Кирәкле ингредиентлар: 900 грамм чамасы сыер ите, уртача зурлыктагы 3 баш суган, 2 кишер, 2-3 тозлы кыяр, 2 помидор, 3 аш калагы томат пастасы, 5-6 бәрәңге, 2-3 тырнак сарымсак, тәменчә тоз һәм тәмләткечләр.
Әзерләү тәртибе. Итне – эре кисәкләп, суганны – ярымбоҗралап, кишер, кыяр, помидор, бәрәңгене саламлап турыйбыз. Итне тирән казанда суы беткәнче яхшылап кыздырабыз, аннан суган, кишер өстибез. Бераз кыздыргач, тозлы кыяр, помидор, суга болгатып томат пастасы салып, ит пешкәнче томалап пешерәбез. Ит пешкән арада табада бәрәңге кыздырабыз. Ит пешкәч, бәрәңге, сарымсак салып болгатабыз да тагын 10 минут томалап пешерәбез. Азу табынга кайнар килеш бирелә. Өстенә вак итеп туралган укроп һәм суган сибәргә дә онытмагыз! Тәмле булсын!
BY Мөслим-информ / Муслюмово

Share with your friend now:
tgoop.com/muslumirc/33022