tgoop.com/zaripov_lR/1702
Create:
Last Update:
Last Update:
Бүген күпфатирлы йортларда яшәүчеләр белән очрашып, аларның сорау һәм мөрәҗәгатьләрен тыңладык.
Икенче квартал район үзәгендә үрнәк ишегалларының берсе. Дәүләт программасы нигезендә тулысы белән диярлек яңартылды ул. Республика хакимиятенә, Рәисебез Рөстәм Нургали улына рәхмәт. Болар барысы да аларның ярдәме белән эшләнде.
Биредә яшәүчеләргә аерым рәхмәт әйтәсе килә. Матурлыкны, чисталыкны саклап торалар. Йорт тирәләре гел чәчәктә.
BY ЛЕНАР ЗАРИПОВ

Share with your friend now:
tgoop.com/zaripov_lR/1702