tgoop.com/tatarkniga/6788
Last Update:
Бәдретдинов И.З.: "Салмак кына, сайлап кына".
Бер китапка төрле жанр әйберләрен җыеп тутырган, дип, укучыларның авторга дәгъва белдерүе мөмкин. Һәм бу бик урынлы булыр. Шуның өчен, алдан ук гафу үтенеп, әйтеп куясым килә Тормыш күпкырлы бит ул, җәмәгать, шигърияттән генә яки прозадан гына тормый, чәчмәсен дә чәчә тезмәсен дә тезә. Минем әз-мәз иҗат та шулай винегретка тартымрак. Тегесен дә язгалап карадым, бусына да тотынгаладым, берсендә дә басылып эшләгәнем булмады. Заманында батырлар эзләреннән йөреп язган әйберләрем дөнья күргаләде, аларның да бер-ике үрнәген бу китапка кертергә җөрьәт итәм. Шуларга тормыш турында уйлануларымны да кушкач, җыйнак кына бер китап килеп чыкты.
«Син җаныйга язам сәламхат, кабул күрсәң, укып бак, кабул күрмәсәң, утка як» дип башлый торган булганнар бит шәкертләр әүвәл заманнарда мәхәббәт хатларын. Бу китапны да кабул күрүчеләр табылыр әле, дигән өметтә калам.
@tatarkniga
BY Татарская библиотека
Share with your friend now:
tgoop.com/tatarkniga/6788