tgoop.com/tatarkniga/6112
Create:
Last Update:
Last Update:
Авторлар коллективы: "Татар грамматикасы".
«Татар грамматикасы» татар теленең фонетик һәм грамматик системасын тасвирлап, аңлатып бирүне үз эченә ала. Бу хезмәт татар әдәби теленең төрле стильләреннән алынган бай фактик материалны хәзерге грамматик казанышларга таянып анализлау җирлегендә язылды. Ул башлыча тасвири һәм норматив грамматика, ләкин анда тарихи, чагыштырмалы (тугандаш телләрне чагыштыру), контрастив (тугандаш булмаган телләрне чагыштыру), диалекталь һәм стилистик грамматика элементлары да урын алды.
@tatarkniga