tgoop.com/tatarkniga/6102
Create:
Last Update:
Last Update:
Кадыйров И.Ш. "Татар халкының туй җырлары: Себер ареалы".
Бу китапта татар музыкасы һәм фольклоры белгече Илгиз Кадыйров тарафыннан 1968–1977 елларда Себер татарлары арасында җыелган туй җырлары тупланды. Галим халыктан язып алган туй җырларын нотага төшергән, расшифровка ясаган, һәр җырның башкаручысын һәм язып алынган урынны күрсәткән. Китапка кергән туй җырларының күбесе – онытыла барган әсәрләр. Галимнең максаты – бу җырларны яңадан халыкка кайтару, милли моңга яңа сулыш өрү. Китап фольклор һәм музыка белгечләренә, музыка уку йортлары укытучыларына һәм укучыларына, халык җырлары белән кызыксынучыларга адреслана.
@tatarkniga
BY Татарская библиотека
Share with your friend now:
tgoop.com/tatarkniga/6102