tgoop.com/tatarkniga/6021
Last Update:
Илдус Фазлетдинов: "Башкортстан татарлары фольклоры".
«Башкортстан татарлары фольклоры» сериясендәге әлеге китапта Башкортстанның төньяк һәм төньяк-көнчыгыш – Аскын, Караидел, Краснокама, Кыйгы, Мәчетле, Нуриман, Тәтешле, Учалы, Яңавыл районнарында яшәүче татарлар авызыннан язып алынган үрнәкләр туплап бирелде.
Башкортстанның үзәгендә һәм төньяк- көнбатышында урнашкан Бакалы, Балтач, Борай, Дүртөйле, Илеш, Чакмагыш районнарында яшәүче татарлар фольклоры кертелде.
Башкортстанның көнбатышында һәм көньяк-көнбатышында урнашкан Авыргазы, Әлшәй, Бишбүләк, Миякә, Бүздәк, Туймазы, Шаран, Ярмәкәй районнарында яшәүче татарлар фольклоры кертелде. Бу районнарда татарлар элек-электән күпләп яши, аларның фольклор мирасы бик бай һәм күптөрле.
@tatarkniga