tgoop.com/tatarkniga/5939
Last Update:
Авторлар коллективы: "Баш хәрефтәнме, юл хәрефеннәнме?: Орфографик сүзлек".
Сүзлек хәзерге орфографиянең катлаулы проблемаларыннан берсе — сүз башында баш хәреф яки юл хәрефе кулланылышына багышланган. Ул баш хәрефтән языла торган берничә компонентлы шәхси исемнәрне, географик объектларның, тарихи чорларның атамаларын, дини төшенчәләрне һ.б.ны үз эченә ала; шулай ук сүзлеккә баш хәрефтән хаталы язылу ихтималы булган, ләкин фәкать юл хәрефеннән генә языла торган сүзләр һәм сүзтезмәләр дә кертелгән. Моннан тыш, орфографик яктан беренче баш хәреф яки юл хәрефе белән генә аерыла торган сүзләр дә исәпкә алынган.
Сүзләр һәм сүзтезмәләр алфавит тәртибендә бирелгән, аларның басымнары күрсәтелгән һәм, кирәк булганда, кыскача аңлатмалар белән тәэмин ителгән.
Сүзлек укучылар, студентлар һәм укытучылар, әдәбиятчылар һәм нәшрият хезмәткәрләренә тәкъдим ителә.
@tatarkniga
BY Татарская библиотека
Share with your friend now:
tgoop.com/tatarkniga/5939