tgoop.com/tatarkniga/2191
Create:
Last Update:
Last Update:
Гилязутдинов С. М.: "Татар халык риваятьләр һәм легендалар"
Фольклорның әкият жанрына керми торган чәчмә әсәрләрендә халыкның борынгы фикерләү формаларын, дөньяны, тирә-як табигатьне һәм тарихи үткәнне ничек күзаллавын чагылдыручы кыйммәтле мәгълүматлар тупланган. Хезмәт ияләренең батырлык, гаделлек, матурлык турындагы хыяллары гасырлар дәвамында иҗат ителә килгән риваять һәм легендаларында да образлы гәүдәләнеш тапкан.
Халкыбызның төрле чорларындагы социаль-сәяси һәм эстетик идеалларын ачыклаучы кыйммәтле чыганак буларак, риваятьләр, легендалар һәм мифологик хикәятләр бүгенге көндә дә үзләренең фәнни һәм тәрбияви әһәмиятләрен югалтмыйлар.
@tatarkniga
BY Татарская библиотека
Share with your friend now:
tgoop.com/tatarkniga/2191