Warning: Undefined array key 0 in /var/www/tgoop/function.php on line 65

Warning: Trying to access array offset on value of type null in /var/www/tgoop/function.php on line 65
33232 - Telegram Web
Telegram Web
#календарьда_дата
Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне – мөһим, әмма һәркемгә дә билгеле булмаган дата. Ул Россия өчен көрәшкән, аның мәнфәгатьләрен яклаган кешеләргә багышланган. Хәрби хәрәкәтләр ветераннары өчен бу көн – хәтер, аларның хезмәтләрен тану һәм хөрмәт итү билгесе булып тора. Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне Россиядә 2009 елдан “Боевое братство” иҗтимагый хәрәкәте инициативасы белән билгеләп үтелә башлый, ләкин аның рәсми статусы юк әле.
– Сугыш ул шатланып, мактанып сөйли торган әйбер түгел. Ул – һәр ил өчен дә кайгы. Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне – хәрби конфликтларда катнашкан егетләрне искә алып, бердәмлекне күрсәтә торган көн. Алга таба да бердәм булыйк! – диде район башлыгы Альберт Хуҗин, чараны ачып.
Хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан егетләр хатирәләрен барлады, бер-берсен тәбрикләде. Вафат булган иптәшләрен дә онытмадылар: аларның якыннарына чәчәкләр һәм күчтәнәчләр тапшырдылар.

📸 Римма Афзалова фотолары
2
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
2
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
2
#бу_көнне
1978 ел 1 июль. Ак халатлар көче белән

Район үзәк хастаханәсе коллективы берничә ел инде “Авангард” колхозы хезмәт ияләренә шефлык ярдәме күрсәтә. Терлек азыгы әзерләү буенча удар айлык чорында медиклар бу хуҗалыкта 6 тапкыр булдылар һәм шактый зур күләмдә эш башкардылар. Алар көче белән 50 тонна яфраказык әзерләнде. Бүгенге көндә колхозга сенаж салуда булышлык күрсәтелә. Көн саен бу мөһим кампаниядә 30-40 кеше катнаша. Алар теземнәрне күбәлиләр һәм яшел массаны арбаларга төйиләр.

Н.Исмәгыйлова.

📸 Фото – «Мөслим-информ» архивыннан.
#бакчачыга
Карбызны дөрес формалаштыру🍉

Карбызның уңышы төп сабакта ярала, шунлыктан ян сабакларны өзеп атып барабыз. Эре карбыз үстерәсебез килсә, 3 җимшәннән соң, өске якта 5-6 яфрак калдырып, төп сабакның үсү ноктасын өзеп алабыз.
Вак карбызлар үстерәсе килгән бакчачы 5-6 җимшәнне саклап кала.
Вступай в Армию Победы! Подпиши контракт на военную службу и получи единовременную выплату от 2 500 000 рублей. Оформление займет немного времени, медкомиссия в среднем около 1,5 часов, всё в одном месте.

Боевой опыт и наличие воинских специальностей не имеют значения. Тебя научат, помогут и поддержат. Экипировка, боевое слаживание, подбор воинской специальности, дорога - всё это предоставляется и оплачивается.

У нас одна цель – Победа! Чтобы узнать подробности - звони 8 (800) 222-59-00 или 8 (960) 062-98-96, переходи по ссылке heroes-tatarstan.ru или заполни анкету https://www.tgoop.com/sluzhbakontraktrt_bot
Йомырка турында

🥚Йомырка кетәклектән алып кергән көнендә үк ашаганда күбрәк файдалы.

🥚Йомырканы салкынча урында яисә тоз эчендә сакларга кирәк.

🥚Йомырканың сарысы аеруча файдалы. Ул тулысынча диярлек эшкәртелеп, файдалы матдәләргә бүленеп бетә; йөрәкне, мине һәм тәнне ныгыта; күкрәкне, үпкәләрнең эшчәнлеген яхшырта; ашказаны, эчәк, сидек куыгы авыруларын дәвалый; күп кан югалткан кешеләрнең хәлен яхшырта.

🥚Тавышны чистарту өчен, сидек куыгы эчтән янганда чи йомырка сарысы эчәләр. Ләкин чи йомырка сарысы ашказанына, бөерләргә зарарлы — таш утырырга мөмкин, тәнгә бетчәләр чыгара.

🥚Йомырканы ярым чи, ярым пешкән килеш ашарга кирәк. Моның өчен аны кайнар суга салгач, 100 гә хәтле санарга кирәк. Шул чакта йомырка пешәр-пешмәс була. Ә иң яхшысы — йомырканы сытып, суда яисә сөттә пешерү.

🥚Тән пешкәндә чи йомырка сөртергә кирәк. Ул аны тиз төзәтә.
1
#хатлар_укыганда
Оркестр 1965 елда Шуган урта мәктәбендә оешты. Коллективка Бөек Ватан сугышында катнашкан Николай Шиһапов нигез салды. Ул авылга Казаннан килгән иде. “Маяк” колхозы “көмеш” инструментлар комплекты сатып алды. Инструментлар никельләнгән булу сәбәпле көмеш төсендә иде. Берничә елдан соң колхоз (хәзер генә ул колхозларны сүгәргә яраталар) оркестр өчен бакырдан ясалган инструментлар сатып алды. Ветеран укытучы Павел Устеряков истәлекләреннән: “Николай Шиһапович 5-10 сыйныф укучыларын җыеп тыңлый, ритм тоюларын тикшерә һәм аларга инструментлар бирә. Шул ук елның җәендә колхоз пионер лагеренда тынлы оркестрда уйнаучылар сменасы оештырыла. Балалар анда ял да итә, репетицияләр дә үткәрә”.

Фото – Рус Шуган мәктәбе архивыннан.

Тулырак: "Мөслим-информ" сайтыннан укыгыз
Хәерле иртә!
3
#сәламәтлек
Соңгы өч көндә район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә 87 чакыру һәм мөрәҗәгать кергән

Җәйге чорда киселү, егылу, бәрелү очраклары арта. Соңгы өч көндә район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә 87 чакыру һәм мөрәҗәгать кергән, шуларның 18е (биш бала) – көнкүрештәге тән җәрәхәтләре белән. “Аллергия, тын бетеп мөрәҗәгать итүчеләр дә ешайды. Өч райондашыбыз инфаркт белән Әлмәт хастаханәсенә озатылды, җиде кеше дәвалану өчен район хастаханәсенә салынды”, – дип хәбәр итә бүлекнең өлкән фельдшеры Гөлфирә Сабирова.

📸 Фото – «Татар-информ» архивыннан
2025/07/08 22:04:46
Back to Top
HTML Embed Code: