tgoop.com/muslumirc/33228
Last Update:
Йомырка турында
🥚Йомырка кетәклектән алып кергән көнендә үк ашаганда күбрәк файдалы.
🥚Йомырканы салкынча урында яисә тоз эчендә сакларга кирәк.
🥚Йомырканың сарысы аеруча файдалы. Ул тулысынча диярлек эшкәртелеп, файдалы матдәләргә бүленеп бетә; йөрәкне, мине һәм тәнне ныгыта; күкрәкне, үпкәләрнең эшчәнлеген яхшырта; ашказаны, эчәк, сидек куыгы авыруларын дәвалый; күп кан югалткан кешеләрнең хәлен яхшырта.
🥚Тавышны чистарту өчен, сидек куыгы эчтән янганда чи йомырка сарысы эчәләр. Ләкин чи йомырка сарысы ашказанына, бөерләргә зарарлы — таш утырырга мөмкин, тәнгә бетчәләр чыгара.
🥚Йомырканы ярым чи, ярым пешкән килеш ашарга кирәк. Моның өчен аны кайнар суга салгач, 100 гә хәтле санарга кирәк. Шул чакта йомырка пешәр-пешмәс була. Ә иң яхшысы — йомырканы сытып, суда яисә сөттә пешерү.
🥚Тән пешкәндә чи йомырка сөртергә кирәк. Ул аны тиз төзәтә.
BY Мөслим-информ / Муслюмово

Share with your friend now:
tgoop.com/muslumirc/33228