tgoop.com/muslumirc/33136
Last Update:
Зәкят – ислам диненең биш баганасының берсе. Ул – мәҗбүри чыгым, фарыз гамәл санала.
Кемнең малы нисабка тула, шулар зәкят түли. Кеше 85 грамм алтын сатып алырлык акчага ия булса, ул зәкят түләрлек малга ия, дип санала. Әгәр шул микъдардагы акчаң ел әйләнәсендә кимемичә саклана икән, димәк, син бай саналасың һәм шуның 40тан бер өлешен мескен-фәкыйрьләргә өләшергә тиеш буласың.
Сорау туа: ни өчен Аллаһы Тәгалә байлыкны бөтен кешегә дә тигез бүлмәгән? Берәүгә – бик күп, берәүгә бик аз биргән. Сәбәп нидә? Еш кына без, теге әйбер кирәк, бу нәрсә җитми дип, тормышыбыздан зарланабыз. Дөньялыктан күпне өмет итәбез, әйтерсең, рәхәт чигеп яшәү өчен генә туганбыз. Югыйсә, бу дөнья – сынау мәйданы, ләззәт, тоташ бәхет-сәгадәт эчендә яшәү, дигән сүз түгел. Барыбыз да сынала: җитәкчеләр дә, аның кул астында эшләүче хезмәткәрләр дә, әти-әни дә, бала да, авыру да, сәламәт кеше дә, шул исәптән бай белән фәкыйрь дә.
Байлык та, фәкыйрьлек тә – сынау
Аллаһы Тәгалә адәм баласына күтәрә алмастай сынаулар бирми. Һәркемнең күпме авырлыкка түзә алуын Раббыбыз бик яхшы белә, сынаулар кешенең психологик халәтенә карап җибәрелә. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) гыйбрәтле хәдисе бар: “Минем кайбер колларым фәкыйрьлекне генә күтәрә ала, байлык сынавы бирсәм, алар сына, – дигән Раббыбыз”. Бу хәдистән шул аңлашыла ки, ничек кенә гаҗәп тоелмасын, байлык – адәм баласы өчен бик авыр сынау. Фәкыйрьлекне кеше җиңелрәк кичерә. Акча күбрәк булган саен нәфес, шәһвәт тә куәтләнә, кеше байлыгын кая куярга белми. Чит ил миллионерлары, васыятьнамәләрендә бөтен варисларына да тиешле өлешне билгеләп куйганнан соң, биниһая артып калган байлыкларын, аптырагач, эт-мәчеләренә яздыралар. Ә фәкыйрьнең мәнфәгатьләре бөтенләй башка: ашау-эчү, киенү кебек беренчел ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен дә акчасы җитми. Дөньялыкта матдиятне генә кайгыртып, фәкыйрь-мескеннәрнең хәлен аңламасак, ахирәттә Аллаһ каршында җавап бирүе, ай-һай, авыр булыр. Шул хакта уйлансак, бу сынауларның һәрберсендә дә Аллаһның гаделлеге барлыгына инанырбыз.
Фәкыйрьнең биш баласы бар, байныкы бер генә бөртек һәм анысы да байлыкта, муллыкта, рәхәттә үсә. Ярлы баласының әти-әнисе дә авыр тормыш күреп, очын-очка ялгап яшәгән, инде хәзер балалары да интегә. Алар мондый тормыштан усалланып, көнчел булып үсәләр, балаларның ни гаебе бар? – ди күпләр. Аллаһы Тәгалә байлар һәм фәкыйрьләр арасын күпмедер тигезләү һәм якынайту максатыннан инсаннарга зәкят түләүне фарыз итеп куйган да инде. Малың нисабка тулган икән, 2,5 процентын фәкыйрьләргә бүлеп бир, монысы синең өлеш түгел! Аллаһы Тәгалә малыңны сынау өчен күбәйтте, нәфесеңне җиңеп, байлыгыңның 40тан бер өлешен фәкыйрь-мескеннәргә бүлеп бирә аласыңмы? Зәкят түләү өчен кимендә 85 грамм алтын алырлык акчаң булу һәм шушы сумманың ел әйләнәсендә кимемәве шарт, дидек. Ягъни кеше тормыш ихтыяҗларын тулысынча канәгатьләндереп яши: фатир өчен түли, ашый-эчә, киенә һәм шул ук вакытта аңа табыш та кереп тора. Бер елдан соң 85 грамм алтын алырлык акчасы кимемичә сакланган икән, димәк, бу кеше бай санала һәм ул зәкят түли. Ни өчен Аллаһы Тәгалә бер ел вакыт куя? Чөнки бу вакыт эчендә керемнең тотрыклымы-юкмы икәнлеге ачыклана. Зәкят түләү өчен менә шунысы мөһим дә инде.
Рамил Юныс, Казанның Иске Таш мәчете имамы.
📸 Фото – «Татар-информ» архивыннан.
#дин_вә_вөҗдан
BY Мөслим-информ / Муслюмово

Share with your friend now:
tgoop.com/muslumirc/33136