Warning: Undefined array key 0 in /var/www/tgoop/function.php on line 65

Warning: Trying to access array offset on value of type null in /var/www/tgoop/function.php on line 65
33076 - Telegram Web
Telegram Web
Чулпан Ситдыйкова: Бәйгеләрдә җиңү өчен, балада үз көченә ышаныч тудырырга кирәк!
Сәләтле укучыларны үстерү, республиканың элитасы булырлык яшьләргә юл ачучы мөгаллимнәрнең хезмәтенә матди кызыксындыру чаралары ярдәмендә бәяләү – хөкүмәтебезнең бу юнәлешләргә аерым игътибар бирүен раслаучы факт.

Соңгы берничә елда Татарстан хөкүмәте “Туган (татар) тел һәм әдәбияттан халыкара, республика олимпиадаларында җиңүче, призерлар әзерләгән туган (татар) тел һәм әдәбият укытучыларына ярдәм” гранты бирә. Быелгы бәйгедә әлеге бүләккә республикада 13 кенә укытучы лаек булды. Алар арасында Мөслим лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучылары Эльвера Ситдыйкова һәм Чулпан Ситдыйкова да бар.

34 еллык хезмәт стажы булган Чулпан Индус кызы әлеге грантны өченче ел рәттән ала. Соңгы биш ел эчендә генә дә татар теле һәм әдәбияты буенча үткәрелгән районкүләм олимпиадаларда – 100гә якын (!), республикакүләм, халыкара олипиадаларда дистәдән артык җиңүче һәм 40ка якын призер әзерләгән укытучыларның берсе ул. Гади ташлар арасыннан асылташлар әзләп табып, аны ялтырата белүче зәркәнче-осталарга тиңләп булыр иде мондый мөгаллимнәрне.

“Чулпан Индусовнага сәләтле балалар үзләре чат ябыша”, – дип шаярталар аның турында хезмәттәшләре. Бу – соклану катыш әйтелгән сүзләр. Укытучының хезмәте күптөрле критерийлар белән бәяләнә бит. Аларның иң зурысы – укучыларның тирән белеме, тәрбия дәрәҗәсе, әти-әниләрнең олы ихтирамы, озак еллардан соң да хөрмәт хисенең сүнмәве-сүрелмәве. Боларны берничек тә ясалма рәвештә булдыра алмыйсың. Укучыларының үзләре дә белмәгән яшерен сәләтләрен кечкенәдән күреп, балаларны белем дөньясында югары баскычларга менәрлек итеп әзерләү матавыкларын хәтта бер сукмактан атлап йөрүче хезмәттәшләре дә күреп бетермәскә мөмкин.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 27 июнь саныннан укыгыз.

📸 Фотолар - Чулпан Ситдыйкованың шәхси архивыннан.
#Мөслим_мәгарифе
5👏1
Колорадо коңгызы – бәрәңге үстерүчеләр өчен чын афәт. Пасленчалар семьялыгыннан булган үсемлекләргә зур зыян китерүче әлеге корткыч белән көрәшмәсәң, утырткан бәрәңгеңнән бөтенләй колак кагарга мөмкин. Бу капкорсакка каршы нинди чаралар кулланып була?

“Россельхозцентр”ның Татарстандагы филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова әйтүенчә, колорадо коңгызын бәрәңгегә зыян китермичә юк итүнең агротехник, механик, биологик һәм химик ысуллары бар. Елына карап, бу ысулларның һәммәсен дә куллану кирәк.

Түтәлләр арасына һәм бакча тирәли сарымсак, укроп, фасоль, кориандр, пәйгамбәр тырнагы яисә бәрхет гөле утыртырга мөмкин. Колорадо коңгызы аларның исләрен яратмый. Бу үсемлекләр коңгызның дошманнары булган камка һәм златоглазкаларны җәлеп итәчәк. Файдалы бөҗәкләр җәйнең беренче яртысында колорадо коңгызының санын киметергә ярдәм итә ала. Шулай ук бәрәңге араларына ылыс, ылыслы агач ботаклары яисә шундый агачларның пычкы чүбен дә салып чыгарга була. Коңгыз аның исен яратмый. Ылыс исе бөҗәкләрне ике атна куркытып тора ала.

Механик ысуллардан көз көне, уңышны җыеп алганнан соң, җирне тирән итеп эшкәртү дә үз эшен эшли. Үскән сабакларны җыеп алып юк итәргә кирәк. Сезон вакытында бәрәңгене биек итеп өю дә файдалы: бу очракта бәрәңге төбендәге личинкалар һәм коңгыз йомыркалары һәлак булу мөмкинлеге күбрәк. Личинкаларны һәм коңгызларны кул белән җыю да алар китерәсе зыянны киметә.

6-8 көн ара белән “Биостоп”, “Битоксибациллин”, “Бацикол”, “Фитоверм” кебек препаратлар кулланырга мөмкин. Колорадо коңгызы күпләп йомырка сала башлаганда, бакчага подизус (падизиус) энтомофагын – ерткыч канадаланы җибәрергә була. Бер квадрат метрга ул 1-5 яисә бер сутый җиргә 50 бөҗәк исәбеннән җибәрелә. Бу кандала колорадо коңгызының личинкаларын яратып ашый. Тик шунысы бар: әгәр бәрәңгене химик ысуллар белән эшкәртәсез икән, подизуслар да һәлак булачак. Аларны кабат җибәрергә кирәк.

Халык химик ысулны яратып куллана. Һәр елны дистәләгән исемдә яңа инсектицидлар сынау үтә, сатуга чыга. Бик агулы булсалар да, колорадо коңгызы бу препаратларга бик тиз ияләшә. Химик препаратлар кулланганда, саклык чаралары турында да онытмаска кирәк. Инструкцияне төгәл саклау мөһим. Бүгенге көнгә бүлбеләрне утырканчы эшкәртә, бәрәңге буразнасының төбенә һәм сабакларга сибә торган агулар уйлап табылган. Колорадо коңгызына каршы куллану рөхсәт ителгән матдәләр арасында “Имидаклоприд”, “Пенцикурон”, “Ацетамиприд”, “Бета-циперметрин”, “Диметоат”, “Тиаметоксам” бар. Әлеге препаратларны җилсез коры көндә, махсус саклагыч киемнән, инструкцияне төгәл үтәп кулланырга, тәннең ачык урыннарына тидермәскә, ялгыш тигән очракта, шунда ук юып төшерергә кирәк. Инструкция катгый үтәлмәгәндә, җитештерүчеләр бернинди гарантия бирми. Препаратларның күләмен арттыру файдага түгел. Бүлбегә сибелә торганнарының да үз кагыйдәләре бар. Сиптергәч, ул кибеп, анда саклагыч тышча барлыкка килергә тиеш.

Халык тагын нинди ысуллар куллана соң? Бәрәңге утыртыр алдыннан ук бакчадагы коңгызлар белән көрәшә башларга була. Бәрәңгене ярып, аны бер тәүлек хлорофос эремәсендә тотарга, болытлы көндә яисә төнгә каршы шул бәрәңге кисәкләрен җир өстенә чәчеп чыгарга кирәк. Бакчада бернинди чүп үләне булмаганда, коңгызлар шул бәрәңгеләрнең согын эчеп үлә. Бу ысулны бакчадан бәрәңге уңышын җыеп алгач та кабатларга була.

Бәрәңге утыртканда, һәр төпкә суган кабыгы салып калдыру да үз нәтиҗәсен бирә, диләр тәҗрибәләр яратучы бакчачылар. Коры горчица һәм аш серкәсен файдаланучылар да бар. 200-250 горчицаны бер чиләк суда эретәбез, шуңа 100 миллилитр 9 процентлы аш серкәсе салып болгатабыз. Әлеге сыекча белән бәрәңге сабакларын эшкәртеп чыгабыз.

📸 Оксана Исламова фотосы
#бакчачыга
1
29 июнь көнне Мөслим мөхтәсибәте балалар һәм аларның әти - әниләре өчен табигатьтә күмәк ял оештырды.

Чарада катнашучылар башта вәгазь тыңлады. Йөздән артык сабый, алар белән бергә өлкәннәр дә "Кояшлы Ык"ның Кече амфитеатрында рәхәтләнеп спорт уеннарында көч сынаштылар, осталык, җитезлекләрен күрсәттеләр. Викторина сораулары ярдәмендә иң гыйлемлеләр дә ачыкланды.

Соңыннан һәркем тәмле пылау, күчтәнәчләр белән сыйланды. Һәр балага бүләк пакетлары әзерләнгән иде.

📸 Фотолар - Мөслим мөхтәсибәтеннән.
#дин_вә_вөҗдан
3
📚👔 Школьная форма по ГОСТу: что изменится

Впервые вводится ГОСТ, который устанавливает единые нормы для одежды учеников с 1 по 11 классы. Он касается только школьной формы и не распространяется на спортивную одежду и обувь.

Документ уже опубликован на сайте Росстандарта.

@tatmediaofficial
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
3
Бөтендөнья яшьләр көнендә Яр Чаллыдан килгән Индира Фатыйхова җитәкчелегендәге "көмеш" волонтёрлар Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йорты тәрбияләнүчеләре өчен истә калырлык бәйрәм оештырды.

Чарада катнашучылар гимнастик күнегүләр ясадылар, җылыну уеннары уйнадылар. Җыр-бию, интерактив уеннар, викториналар - барысы да өлкәннәребез күңеленә хуш килде. Һәр катнашучы истәлекле призлар алды!

📸 Фотолар – Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йорты архивыннан.
#өлкән_буын
1
Forwarded from VK Fest
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
VK Fest в Казани закончился, а воспоминания о нём будут греть нас ещё очень долго. Казан, без сезне яратабыз!

Следующий на очереди — Санкт-Петербург ❤️
😁1
Бал корты турында #кызыклы_фактлар.
Сораштыруда катнашыгыз.
#интерактив_МИ #сораштыру
📸 Фото - ясалма фәһем.
1
Бал кортының ничә күзе бар?
Anonymous Quiz
3%
1
43%
2
8%
3
29%
4
8%
5
10%
6
👍1
#үткәннән_бер_мизгел
Газетабызның 11 июнь санында чыккан, Иске Карамалы сабан туен тарихка керткән әлеге фото газета укучыларда зур кызыксыну уятты.

Катмыш авылында яшәүче Зөлфия Хәкимова фотода уртадагы ир-атның әтисе Зәкиҗан Исламов булуын хәбәр итте. “Микрофон тоткан ир-ат партком секретаре Салихҗан Вәлиев булырга тиеш. Салихҗан абый партком секретаре иде”, – ди ул. Яңа Карамалы авылында яшәүче Сәрия Шәмсуллина да әлеге фикерне куәтләде. “Фотодагы көрәшче (майкалы ир-егет) – минем абыем Наил Газизов”, – ди Сәрия апа.
👍1
2025/07/12 18:35:29
Back to Top
HTML Embed Code: