tgoop.com/muslumirc/33058
Last Update:
Колорадо коңгызы – бәрәңге үстерүчеләр өчен чын афәт. Пасленчалар семьялыгыннан булган үсемлекләргә зур зыян китерүче әлеге корткыч белән көрәшмәсәң, утырткан бәрәңгеңнән бөтенләй колак кагарга мөмкин. Бу капкорсакка каршы нинди чаралар кулланып була?
“Россельхозцентр”ның Татарстандагы филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова әйтүенчә, колорадо коңгызын бәрәңгегә зыян китермичә юк итүнең агротехник, механик, биологик һәм химик ысуллары бар. Елына карап, бу ысулларның һәммәсен дә куллану кирәк.
Түтәлләр арасына һәм бакча тирәли сарымсак, укроп, фасоль, кориандр, пәйгамбәр тырнагы яисә бәрхет гөле утыртырга мөмкин. Колорадо коңгызы аларның исләрен яратмый. Бу үсемлекләр коңгызның дошманнары булган камка һәм златоглазкаларны җәлеп итәчәк. Файдалы бөҗәкләр җәйнең беренче яртысында колорадо коңгызының санын киметергә ярдәм итә ала. Шулай ук бәрәңге араларына ылыс, ылыслы агач ботаклары яисә шундый агачларның пычкы чүбен дә салып чыгарга була. Коңгыз аның исен яратмый. Ылыс исе бөҗәкләрне ике атна куркытып тора ала.
Механик ысуллардан көз көне, уңышны җыеп алганнан соң, җирне тирән итеп эшкәртү дә үз эшен эшли. Үскән сабакларны җыеп алып юк итәргә кирәк. Сезон вакытында бәрәңгене биек итеп өю дә файдалы: бу очракта бәрәңге төбендәге личинкалар һәм коңгыз йомыркалары һәлак булу мөмкинлеге күбрәк. Личинкаларны һәм коңгызларны кул белән җыю да алар китерәсе зыянны киметә.
6-8 көн ара белән “Биостоп”, “Битоксибациллин”, “Бацикол”, “Фитоверм” кебек препаратлар кулланырга мөмкин. Колорадо коңгызы күпләп йомырка сала башлаганда, бакчага подизус (падизиус) энтомофагын – ерткыч канадаланы җибәрергә була. Бер квадрат метрга ул 1-5 яисә бер сутый җиргә 50 бөҗәк исәбеннән җибәрелә. Бу кандала колорадо коңгызының личинкаларын яратып ашый. Тик шунысы бар: әгәр бәрәңгене химик ысуллар белән эшкәртәсез икән, подизуслар да һәлак булачак. Аларны кабат җибәрергә кирәк.
Халык химик ысулны яратып куллана. Һәр елны дистәләгән исемдә яңа инсектицидлар сынау үтә, сатуга чыга. Бик агулы булсалар да, колорадо коңгызы бу препаратларга бик тиз ияләшә. Химик препаратлар кулланганда, саклык чаралары турында да онытмаска кирәк. Инструкцияне төгәл саклау мөһим. Бүгенге көнгә бүлбеләрне утырканчы эшкәртә, бәрәңге буразнасының төбенә һәм сабакларга сибә торган агулар уйлап табылган. Колорадо коңгызына каршы куллану рөхсәт ителгән матдәләр арасында “Имидаклоприд”, “Пенцикурон”, “Ацетамиприд”, “Бета-циперметрин”, “Диметоат”, “Тиаметоксам” бар. Әлеге препаратларны җилсез коры көндә, махсус саклагыч киемнән, инструкцияне төгәл үтәп кулланырга, тәннең ачык урыннарына тидермәскә, ялгыш тигән очракта, шунда ук юып төшерергә кирәк. Инструкция катгый үтәлмәгәндә, җитештерүчеләр бернинди гарантия бирми. Препаратларның күләмен арттыру файдага түгел. Бүлбегә сибелә торганнарының да үз кагыйдәләре бар. Сиптергәч, ул кибеп, анда саклагыч тышча барлыкка килергә тиеш.
Халык тагын нинди ысуллар куллана соң? Бәрәңге утыртыр алдыннан ук бакчадагы коңгызлар белән көрәшә башларга була. Бәрәңгене ярып, аны бер тәүлек хлорофос эремәсендә тотарга, болытлы көндә яисә төнгә каршы шул бәрәңге кисәкләрен җир өстенә чәчеп чыгарга кирәк. Бакчада бернинди чүп үләне булмаганда, коңгызлар шул бәрәңгеләрнең согын эчеп үлә. Бу ысулны бакчадан бәрәңге уңышын җыеп алгач та кабатларга була.
Бәрәңге утыртканда, һәр төпкә суган кабыгы салып калдыру да үз нәтиҗәсен бирә, диләр тәҗрибәләр яратучы бакчачылар. Коры горчица һәм аш серкәсен файдаланучылар да бар. 200-250 горчицаны бер чиләк суда эретәбез, шуңа 100 миллилитр 9 процентлы аш серкәсе салып болгатабыз. Әлеге сыекча белән бәрәңге сабакларын эшкәртеп чыгабыз.
📸 Оксана Исламова фотосы
#бакчачыга
BY Мөслим-информ / Муслюмово

Share with your friend now:
tgoop.com/muslumirc/33058