Warning: Undefined array key 0 in /var/www/tgoop/function.php on line 65

Warning: Trying to access array offset on value of type null in /var/www/tgoop/function.php on line 65
33279 - Telegram Web
Telegram Web
Россиядә эшләмәүче пенсионерларның уртача пенсиясе 24 мең сум тәшкил иткән

Бу хакта РИА Новостига Социаль фонд мәгълүматлары буенча билгеле булды.

Тикшеренү күрсәткәнчә, эшләмәүче пенсионерларның уртача пенсиясе 2025 елның 1 апреленә 24 019 сум тәшкил иткән. Чагыштыру өчен, ел башында, 1 гыйнварда, бу күрсәткеч 23 758 сум булган.

Искәртик, Фонд мәгълүматларына караганда, илдә пенсионерларның гомуми саны 40,9 млн кешедән артып китә.

Билгеле булганча, Россиядә эшләүче пенсионерларның уртача пенсиясе 21 мең сумнан арткан.

Пенсияләрне түләү «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проекты максатларына туры килә. Бу хакта «Татар-информ» сайты яза.

Фото – «Татар-информ» архивыннан
Кемнеңдер үзенә кычкырынуын һәм селтәнүен иң юаш эт тә ошатмас, шунда ук тешләрен ыржайтыр.
Ят этләр белән очрашканда - йорт этеме ул, урамныкымы - шуны истә татарга кирәк: ят эткә якын килмә, орынма, кул сузма, сыйпама, куркытма, кычкырма, кума! Шуны истә тот - этнең күзенә туры карарга ярамый. Хайваннар дөньясында күзгә туры карау һөҗүм итүгә җыену билгесе буларак кабул ителә. Аларда “беренче булып һөҗүм итү” инстинкты кузгала. Күзеңне читкә бордыңмы - эт синнән әшәкелек көтми.
Ризык - эт өчен изге нәрсә. Ул бары тик аныкы, шуңа күрә бу мәлдә үз янында ятлар булуына түзми. Ашау белән мәшгуль этне урап узу хәерле.
Яныңа ят эт килеп туктадымы - туктап кал. Кьчкырма, куып җибәрергә маташма. Иснәр дә китеп барыр - иснәү аның өчен мәҗбүри гамәл, шуңа килгән дә инде ул. Йөгерергә ярамый! Югыйсә, куып тотып ыргылыр.
Тулырак "Мөслим-информ" сайтында.

Фото - "Татар-информ" архивыннан.
#мәгариф
Мөслим лицееның 3 «Б» сыйныфы укучылары төрле бәйгеләрдә актив катнаша. Күптән түгел алар "Имин юл – балаларга" Бөтенроссия конкурсында катнашты. Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча "Театраль күренеш" номинациясендә укучылар беренче дәрәҗә дипломга лаек булдылар.
Укытучылары - Алия Шәйдуллина.

Фото Мөслим лицее сайтыннан алынды.
3
#актуаль
Су керергә теләүчеләргә кая барырга соң? Мөслим пляжында “су керү тыела” дигән элмә такталар куелган.

“Яшьлек” спорт комплексы җитәкчесе Ленар Садретдинов хәбәр итүенчә, Мөслим пляжында халыкка су керү мөмкинлеген тикшергәндә, кайбер кимчелекләр ачыкланган.

– Быел пляжда су кереп булмас шикелле. “ТР гигиена һәм эпидемиология үзәге” сәламәтлек саклау бюджет учреждениесеннән килгән вәкилләр суның санитар норма таләпләренә туры килмәвен билгеләп үтте. Пляж территориясендә юыну кабиналары булмау, бәдрәфнең су керү урыныннан ерак урашуы да биредә су кермәс өчен сәбәп итеп күрсәтелде, – ди Ленар Садретдинов.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 4 июль саныннан укыгыз.

Фото – «Мөслим-информ» архивыннан
#актуаль
Мөслимлеләр арасында төрле юнәлештәге элемтә хезмәтен кулланучылар саны көннән-көн арта. Мәсәлән, бүгенге көндә гадәти телефоннан 2247 йорт һәм 343 юридик зат файдалана. Интерактив цифрлы телевидениене 4584 кеше куллана. Мөслим электр элемтәсе узелы «Летай» кәрәзле элемтә хезмәтен дә күрсәтә. Бүгенге көндә районда бу хезмәттән 7841 кеше һәм 77 юридик зат файдалана. Интернет челтәрен кулланучылар – 4076 кеше һәм 383 юридик зат. Мөслимдә бүгенге көндә «Gpon» (джипон) җепселле оптик элемтә хезмәтеннән 1388 кеше файдалана, ул 76 процентны тәшкил итә.

Фәридә Гайнетдинова фотосы
2
#җәйге_яллар
Музейда Мөслимебезгә Казаннан кайткан кунаклар булды. Ел саен килүләренә дә карамастан, музейдагы үзгәрешләрне, яңа экспонатларны бәяләделәр.

«Ел саен музейга киләбез, ләкин быел тагын да матуррак һәм баерак. Быел гына ачылган зал да аеруча ошады», – ди кунаклар.

Фото – Туган якны өйрәнү музее архивыннан
До 12 июля каждый житель Татарстана может выбрать лучшие проекты благоустройства в народном голосовании «Курше»

Победители получат финансирование до 500 тысяч рублей.

#Курше2025#НашДвор#Татарстан
#үткәннән_бер_мизгел
Әмәкәй авылы балалар бакчасы. Тәрбияче Рәйсә Фәхразиева балалар белән. 1978 ел. Фотоны Әмәкәй авылыннан Зәнфирә Шакирьянова тәкъдим итте.
#мәгариф
Мөслим лицее 11 сыйныйф укучысы Алинә Шакирова, Мөслим урта мәктәбе 10 сыйныф укучысы Динә Баһауова, Мөслим гимназиясе 10 сыйныф укучысы Әмир Дәүләтшин – 2025 елда «Физико-математический прорыв» проектын гамәлгә ашыру кысаларында ТР территориясендә урнашкан гомуми белем бирү оешмаларының 5-11 сыйныф укучыларына акчалата бүләкләү конкурсында җиңүче булдылар.

Фото ясалма фәһем ярдәмендә ясалды
2
#һава_торышы
9 июль көнне алмашынучан-болытлы һава көтелә. Юнәлеше үзгәрүчән талгын җил. Төнлә һава температурасы +12..+15 градус, көндез +25...+28 градус.

Наилә Сәлахова фотосы.
2025/07/12 22:08:34
Back to Top
HTML Embed Code: