tgoop.com/muslumirc/33282
Last Update:
Кемнеңдер үзенә кычкырынуын һәм селтәнүен иң юаш эт тә ошатмас, шунда ук тешләрен ыржайтыр.
Ят этләр белән очрашканда - йорт этеме ул, урамныкымы - шуны истә татарга кирәк: ят эткә якын килмә, орынма, кул сузма, сыйпама, куркытма, кычкырма, кума! Шуны истә тот - этнең күзенә туры карарга ярамый. Хайваннар дөньясында күзгә туры карау һөҗүм итүгә җыену билгесе буларак кабул ителә. Аларда “беренче булып һөҗүм итү” инстинкты кузгала. Күзеңне читкә бордыңмы - эт синнән әшәкелек көтми.
Ризык - эт өчен изге нәрсә. Ул бары тик аныкы, шуңа күрә бу мәлдә үз янында ятлар булуына түзми. Ашау белән мәшгуль этне урап узу хәерле.
Яныңа ят эт килеп туктадымы - туктап кал. Кьчкырма, куып җибәрергә маташма. Иснәр дә китеп барыр - иснәү аның өчен мәҗбүри гамәл, шуңа килгән дә инде ул. Йөгерергә ярамый! Югыйсә, куып тотып ыргылыр.
Тулырак "Мөслим-информ" сайтында.
Фото - "Татар-информ" архивыннан.
BY Мөслим-информ / Муслюмово

Share with your friend now:
tgoop.com/muslumirc/33282