Warning: Undefined array key 0 in /var/www/tgoop/function.php on line 65

Warning: Trying to access array offset on value of type null in /var/www/tgoop/function.php on line 65
33096 - Telegram Web
Telegram Web
Иганәчеләр, волонтерлар сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен Түбән Табын интернат-мәктәбендә белем һәм тәрбия алучы балаларга һәрдаим ярдәм итә. Алар тарафыннан егет-кызлар өчен күңелле бәйрәмнәр, төрле осталык дәресләре, күңел ачу программалары әзерләнә.

Шушы көннәрдә интернат-мәктәп битараф булмаган дусларыннан зур ярдәм кабул итеп алды. Күчтәнәчләр арасында уенчыклар гына түгел, көнкүреш техникасы да бар.

"Балаларның күңелен күргәннәре һәм һәрдаим күрсәткән ярдәмнәре өчен иганәчеләргә тирән рәхмәтебезне җиткерәбез!" - диләр интернат-мәктәптән.

📸 Фотолар - район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән.
#игелек
2
"Яшьлек" стадионында ремонт эшләре төнлә дә туктап тормый. Бүгенге көндә осталар йөгерү юлына резина валчыгы, футбол мәйданчыгына газон салу белән мәшгуль.

📸 Фотолар - спорткомплекстан.
#Мөслим_спорты #инфраструктура
2
#һава_торышы
Аязучан болытлы һава. Яңгыр. Кайбер районнарда яшен, көндез боз явуы ихтимал. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан 6-11 метр тизлектә, урыны белән 15-20 метр тизлектә. Төнлә һаваның минималь температурасы +9..+12 градус. Көндез максималь температура +18..+21 градус.

Римма Афзалова фотосы
1
#минем_фикер
Табибларның авыруларга битарафлыгы, игътибарсызлыгы йөрәкне әрнетә. Хастаханәгә табиблар янына авыру: “Ул миңа, һичшиксез, ярдәм итәчәк. Мин тереләчәкмен!” – дигән ышаныч, өмет белән килә. Әмма, ни кызганыч, табибларның кайберләре авыруга ярдәм итәргә ашыкмый. Борчулы уйларыма түзә алмыйча кулыма каләм алырга булдым.

Туганым айдан артык авырып йөрде, тамак төбе шешеп, үлекләп чыкты. Ютәле дә бар, температурасы да булгалый. Авылга килгән мобиль поликлиника табибы тәкъдим иткән даруларны куллану нәтиҗә бирмәгәч, туганымны район хастаханәсенә алып бардым. Кан бирү өчен ике урынга чиратка бастык. Кайсына чират беренче җитә, шунда керергә исәп. Авыл җирлекләрендә узган җыеннарда катнашучылар да кан биргәндә нинди проблемалар белән очрашулары турында сөйләгәннәр иде. Кайбер авыруларның икешәр көн чират торып та кан бирә алмыйча кайтып китүләре хакында ишетелде. Бу юнәлештәге проблемалар хакында еш ишетелә, әмма үзгәреш юк. Чиратта, көчкә сулап, хәлсезләнеп утыручы авырулар да бихисап. Һава юк, кеше күп, бөркү. Болай да авыру кешенең биредә тагын да хәлсезләнүе аңлашыла.

Ниһаять, анализлар өчен кан тапшырып, табибка кердек. Туганымның тамак төбе шешү сәбәпле, сүзләре аңлаешлы булмагач, нигә килүебезне, ничек дәвалануыбызны үзем аңлаттым. Табиб лампасын яндырып тамак төбен карады, тышкы яктан да берничә тапкыр баскалап алды да:

– Авыруны хастаханәгә салу мөмкинлеге юк. Уколлар язам, авылыгызда яисә ашыгыч ярдәм бүлегенә килеп кадатырсыз, – дип салкын гына җавап бирде. Безгә табиб яныннан чыгып китүдән башка чара калмады.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 27 июнь саныннан укыгыз.

Фото – «Мөслим-информ» архивыннан
5
Реструктуризация или банкротство?

Задолжали банку? В карточках – просто о сложном:
- Плюсы и минусы каждого варианта
- Что можно сохранить, а что потерять
- Куда обращаться и какие документы готовить

Выбирайте решение осознанно по советам Минюста РТ!

#ФинансоваяБезопасность #Кредиты #ЗаконОБанкротстве #ЗаконОБанкротствеТМ
👍1
2025/07/12 18:36:28
Back to Top
HTML Embed Code: