tgoop.com/muslumirc/33110
Last Update:
#минем_фикер
Табибларның авыруларга битарафлыгы, игътибарсызлыгы йөрәкне әрнетә. Хастаханәгә табиблар янына авыру: “Ул миңа, һичшиксез, ярдәм итәчәк. Мин тереләчәкмен!” – дигән ышаныч, өмет белән килә. Әмма, ни кызганыч, табибларның кайберләре авыруга ярдәм итәргә ашыкмый. Борчулы уйларыма түзә алмыйча кулыма каләм алырга булдым.
Туганым айдан артык авырып йөрде, тамак төбе шешеп, үлекләп чыкты. Ютәле дә бар, температурасы да булгалый. Авылга килгән мобиль поликлиника табибы тәкъдим иткән даруларны куллану нәтиҗә бирмәгәч, туганымны район хастаханәсенә алып бардым. Кан бирү өчен ике урынга чиратка бастык. Кайсына чират беренче җитә, шунда керергә исәп. Авыл җирлекләрендә узган җыеннарда катнашучылар да кан биргәндә нинди проблемалар белән очрашулары турында сөйләгәннәр иде. Кайбер авыруларның икешәр көн чират торып та кан бирә алмыйча кайтып китүләре хакында ишетелде. Бу юнәлештәге проблемалар хакында еш ишетелә, әмма үзгәреш юк. Чиратта, көчкә сулап, хәлсезләнеп утыручы авырулар да бихисап. Һава юк, кеше күп, бөркү. Болай да авыру кешенең биредә тагын да хәлсезләнүе аңлашыла.
Ниһаять, анализлар өчен кан тапшырып, табибка кердек. Туганымның тамак төбе шешү сәбәпле, сүзләре аңлаешлы булмагач, нигә килүебезне, ничек дәвалануыбызны үзем аңлаттым. Табиб лампасын яндырып тамак төбен карады, тышкы яктан да берничә тапкыр баскалап алды да:
– Авыруны хастаханәгә салу мөмкинлеге юк. Уколлар язам, авылыгызда яисә ашыгыч ярдәм бүлегенә килеп кадатырсыз, – дип салкын гына җавап бирде. Безгә табиб яныннан чыгып китүдән башка чара калмады.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 27 июнь саныннан укыгыз.
Фото – «Мөслим-информ» архивыннан
BY Мөслим-информ / Муслюмово
Share with your friend now:
tgoop.com/muslumirc/33110