Warning: Undefined array key 0 in /var/www/tgoop/function.php on line 65

Warning: Trying to access array offset on value of type null in /var/www/tgoop/function.php on line 65
33070 - Telegram Web
Telegram Web
Forwarded from VK Fest
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
VK Fest в Казани закончился, а воспоминания о нём будут греть нас ещё очень долго. Казан, без сезне яратабыз!

Следующий на очереди — Санкт-Петербург ❤️
😁1
Бал корты турында #кызыклы_фактлар.
Сораштыруда катнашыгыз.
#интерактив_МИ #сораштыру
📸 Фото - ясалма фәһем.
1
Бал кортының ничә күзе бар?
Anonymous Quiz
3%
1
43%
2
8%
3
29%
4
8%
5
10%
6
👍1
#үткәннән_бер_мизгел
Газетабызның 11 июнь санында чыккан, Иске Карамалы сабан туен тарихка керткән әлеге фото газета укучыларда зур кызыксыну уятты.

Катмыш авылында яшәүче Зөлфия Хәкимова фотода уртадагы ир-атның әтисе Зәкиҗан Исламов булуын хәбәр итте. “Микрофон тоткан ир-ат партком секретаре Салихҗан Вәлиев булырга тиеш. Салихҗан абый партком секретаре иде”, – ди ул. Яңа Карамалы авылында яшәүче Сәрия Шәмсуллина да әлеге фикерне куәтләде. “Фотодагы көрәшче (майкалы ир-егет) – минем абыем Наил Газизов”, – ди Сәрия апа.
👍1
#һава_торышы
Иртәгә көндез кыска вакытлы яңгырлар, урыны белән көчле, кайбер районнарда яшенле яңгырлар. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан төнлә 5-10 м/с, көндез 7-12 м/с, урыны белән тизлеге 15-20 м/с кадәр җитә. Төнлә һаваның минималь температурасы +11..+14 градус. Көндез максималь температура +19..+22 градус.

Лилия Шәймиева фотосы
1
Элек шундый брошкилар бар иде сатуда, хәтерлисезме? Быел Җир-анабыз җиләк-җимешне мулдан бирә.

Хәерле иртә, дуслар!
Июль аеның беренче көне белән!
Сишәмбе бары тик күңелле хәбәрләр генә китерсен!

📸 Илмира Сәфәргалина фотосы.
3
Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә шөгыльләнүче укучылар катнашкан кайбер бәйгеләренең нәтиҗәләре җәй айларында гына билгеле була.

- Ринат Латыйпов "Юность России" бөтенроссия яшь фото яратучылар бәйгесендә катнашты һәм "Архитектура" номинациясендә "Җәмигъ мәчете" конкурс эше белән 2 урынга лаек булды, - дип хәбәр итәләр мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән.
Ринатның җитәкчесе - Лилия Бәдртдинова.
📸 Фото - мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән.
#Мөслим_мәгарифе
👍1
Колорадо коңгызы – бәрәңге үстерүчеләр өчен чын афәт. Пасленчалар семьялыгыннан булган үсемлекләргә зур зыян китерүче әлеге корткыч белән көрәшмәсәң, утырткан бәрәңгеңнән бөтенләй колак кагарга мөмкин. Бу капкорсакка каршы нинди чаралар кулланып була?

“Россельхозцентр”ның Татарстандагы филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова әйтүенчә, колорадо коңгызын бәрәңгегә зыян китермичә юк итүнең агротехник, механик, биологик һәм химик ысуллары бар. Елына карап, бу ысулларның һәммәсен дә куллану кирәк.

Тулырак - безнең карточкаларда.
#бакчачыга
1
28-30 июнь көннәрендә Мамадыш районының Соколки авылында 2007 елда туган һәм аннан яшьрәк ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында ("Б" төркеме) пляж волейболы буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды 🏖 Ком кортында республикабызның иң көчле командалары очрашты.

Киеренке уеннар түбәндәге нәтиҗә белән төгәлләнде:
Хатын-кызлар:
🥇 1 урын – Мөслим
🥈 2 урын – Менделеевск
🥉 3 урын – Сарман

Ир-егетләр:
🥇 1 урын – Сарман
🥈 2 урын – Теләче
🥉 3урын – Нурлат

Мөслим кызлары булдыра! Кызларның тренерлары - Илдар Мадъяров, Илназ Кашапов. Сез дә аларны әлеге пост комментарийларында котлый аласыз🌟
#Мөслим_спорты 📸 Фотолар - "Яшьлек" спорт мәктәбеннән.
3
Тәрәзәдән дә куркыныч яный!
Җылы көннәр өлкәннәрдән аеруча зур игътибар таләп итә. Эсселеккә түзә алмыйча тәрәзә ачабыз. Ә тиктормас бәләкәчләр, куркыныч янавын аңламыйча, ачык тәрәзәдән егылып төшәргә мөмкин.

– Өлкәннәр гади кагыйдәне онытмасын иде: кечкенә бала булган өйдә тәрәзәне ачык калдырмагыз! Москит челтәре баланы саклый алмый! Бала аңа таянып, егылып төшәргә мөмкин. Бала үзенә куркыныч янаганын аңламый. Җәйге чорда шәһәр хастаханәләренә, тәрәзәдән егылып, авыр җәрәхәтләр алган балаларны алып киләләр. Шөкер, безнең районда андый хәлләрнең булганы юк. Шулай да саклану кирәк, – ди район хастаханәсе педиатры Резеда Мөҗипова.

Тәрәзәдән егылып төшкән баланың, исән калган очракта да, җитди имгәнүләр алып, гомерлек инвалид булып калуы ихтимал.

Белгечләр, бала тәрәзәне ача алмасын өчен, блокираторлар яки тәрәзә йозаклары куярга киңәш итә. Тәрәзәләрне җилләтү режимында яки өске ягын гына ачарга кирәк.

– Балаларны бер генә минутка да караучысыз калдырмагыз. Бу атнада Башкортостанда ике баланың дүртенче каттан егылып төшүе турын да хәбәр килеп иреште. Шул сәбәпле 1,5 яшьлек сабый вафат була. Табиблар, баланың гомере өчен ахырга кадәр көрәшсәләр дә, сабыйны коткарып кала алмыйлар. Стәрлетамакта 7 яшьлек кыз икенче каттан егылып төшә. Аны бик күп имгәнүләр һәм җәрәхәтләр белән шәһәр хастаханәсенә салганнар. Табиблар кызның хәлен уртача авырлыкта, дип бәяли, – ди Резеда Мөҗипова.
Биеклектән егылып төшү очракларында кешене урыныннан күчерергә ярамый. Кичекмәстән 103 яки 112 номерын җыеп, ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк, диләр табиблар. Бала булган өйдә җиһазларны: урындыклар, диван, караватларны тәрәзә янына куймагыз! Бала, аларга басып, тәрәзәгә менә ала. Кечкенә баланы беркайчан да тәрәзә ачык булган бүлмәдә ялгыз калдырмагыз! Зуррак балаларга да тәрәзәләрнең нәрсә белән куркыныч булуын һәм ни өчен аның янәшәсендә уйнарга ярамаганлыгын аңлатырга кирәк.

– Һәрберебезгә дә бала кадерле. Балаларның гомере әти-әниләр – өлкәннәр кулында булуын онытмагыз! Җәй – актив ял итү вакыты. Ләкин, кызганыч, балаларның җәрәхәтләнүләре, имгәнүләре шушы чорда арта. Балалар күп вакытларын урамда үткәрә, велосипедта, самокатта йөри, су коена, балалар мәйданчыкларында уйный, тик саклык чараларын һәрвакытта да үтәмиләр. Имгәнүләр, сыну, пешү, кояш сугулар, кайчак та тагын да җитдирәк хәлләр килеп чыга. Уяулыкны югалтмасак иде. Җәйге чор матур мизгелләре белән генә истә калсын! – ди район хастаханәсенең балалар бүлеге шәфкать туташы Галия Куянова.
📸 Наилә Нәбиева фотосы.
1
Бүген Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексында тантаналы чара үтте.

Анда катнашучыларны район башлыгы Альберт Хуҗин сәламләде. Хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан егетләр хатирәләрен барлады. Уллары һәлак булган аналарга күчтәнәчләр тапшырды. Чара район үзешчәннәренең чыгышлары белән үрелеп барды.

📸 Римма Афзалова репортажы.
#бүген_Мөслимдә #кадендарьда_дата
2025/07/13 16:03:32
Back to Top
HTML Embed Code: