tgoop.com/muslumirc/32946
Last Update:
Татарстанда Яшьләр көне ничек үтәчәк?
Татарстанда июньнең соңгы ае Бөтенроссия Яшьләр көнен бәйрәм итүгә багышланган. Республикада төрле бәйрәм чаралары инде башланып китте: 20 июньдә Алабугада узды, 25 июньнән 28 июньгә кадәр бәйрәм башка шәһәр һәм районнарда да үткәрелә. Парк һәм сквер мәйданчыкларында иҗади, белем бирү һәм спорт программалары уза.
Быел Яшьләр көне «Бел. Ярат. Горурлан. Арттыр» («Знай. Люби. Гордись. Приумножай») лозунгы астында үтә, дип сөйләде Татарстанның яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков «Татарстанда җәй» республика акциясенә багышланган пресс-подходта. Ул бүген Татарстанда 4 млн кеше яшәвен, шуның 1,2 млн га якыны – 14 яшьтән 35 яшькә кадәр яшьләр булуын искәртте.
Катнашучыларны журналистлар, спортчылар, сәясәтчеләр, бизнесменнар белән очрашулар көтә. Балтач районында яшь гаиләләр парады узачак, Түбән Камада – ГТО фестивале, Сарман районында Россия Герое, махсус хәрби операциядә катнашучы белән очрашу көтелә.
Моннан тыш, Казанда, Түбән Камада, Әлмәттә, Яр Чаллыда карьера үсеше мәйданчыклары оештырылачак. Предприятиеләр аларда ирекле вакансияләр тәкъдим итәчәк, шулай ук, эшкә урнашу мөмкинлекләре турында сөйләячәк.
Татарстан башкаласында төп вакыйгалар ике мәйданчыкта үтә: «Урам» экстрим-паркында иртәдән кичкә кадәр карьера һәм белем бирү зоналары эшләячәк, Горький исемендәге паркта кичен хедлайнер – җырчы Дора чыгыш ясый.
🎉 28 июнь көнне Мөслимдә дә Яшьләр көне уңаеннан берничә чара узачак.
10.00 сәг. - Әфган сугышы ветераны Дамир Шәфигуллин яшәгән йортка истәлек тактасы куелачак.
15.30 сәг. - "Мөслим йөрәге" скверында Казан шәһәренең "Мототатарин" берләшмәсе вәкилләре - байкерлар белән очрашу булачак.
19.30 сәг. - "Кояшлы Ык" паркының Кече амфитеатрында Рафис Кәлимуллин концерт программасы белән чыгыш ясаячак.
📸 Фото – "Татар-информ" архивыннан.
BY Мөслим-информ / Муслюмово

Share with your friend now:
tgoop.com/muslumirc/32946