tgoop.com/muslumirc/33278
Last Update:
#календарьда_дата
👨👩👧👦 8 ИЮЛЬ - РОССИЯДӘ ГАИЛӘ, МӘХӘББӘТ ҺӘМ ТУГРЫЛЫК КӨНЕ
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне Россиядә һәм шул исәптән Татарстанда, дини бәйрәм буларак, 2009 елдан билгеләп үтелә. 2022 елдан ул Россия Президенты Указы нигезендә рәсми бәйрәм статусы алды.
Дөньяга карашлары төрле булып та, уй-кичерешләре, шатлык-борчулары уртак булган, бер-берсен үзара хөрмәт иткән кешеләр гаилә булып берләшә.
Гаилә, мәхәббәт учагы, ихласлык һәм ышаныч чыганагы буларак, һәрвакыт дәүләтнең һәм җәмгыятьнең гомумкешелек кыйммәтләрен саклаучы ныклы таянычы булды. Нәкъ менә гаиләдә бала шәхес буларак тәрбияләнә. Дус һәм тату гаилә тормышта ныклы терәк, бәхет һәм тотрыклылык чыганагы, җәмгыятьнең тынычлыгына һәм гармониясенә нигез булып тора.
Бу матур көнне сезгә, хөрмәтле мөслимлеләр, ныклы сәламәтлек, рухи ныклык, барлык башлангычларыгызда уңышлар, бәхет һәм иминлек телибез!
BY Мөслим-информ / Муслюмово

Share with your friend now:
tgoop.com/muslumirc/33278