tgoop.com/muslumirc/33246
Create:
Last Update:
Last Update:
#мәгариф
Мөслим политехник техникумын 65 укучы тәмамлады
Алар авыл хуҗалыгы техникасын һәм җиһазларын эксплуатацияләү һәм ремонтлау, автомобильләрне ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү мастеры, пешекче-кондитер һөнәрләрен үзләштергән. Урта мәктәпне тәмамлау турындагы аттестат белән бергә егет-кызлар һөнәр үзләштерү турында дипломнар да алдылар.
Район башлыгы Альберт Хуҗин яшь белгечләргә уңышлар теләде, хәрби хезмәткә киткән егетләрнең әти-әниләренә һәм чыгарылыш кичәсеннән соң илебез чикләрен сакларга китүче 10 егеткә дипломнар тапшырды.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 4 июль саныннан укыгыз.
Рәмилә Сәләмова фотосы
BY Мөслим-информ / Муслюмово

Share with your friend now:
tgoop.com/muslumirc/33246