tgoop.com/marsel_shaydullin_official/1513
Last Update:
Хөрмәтле Азнакай халкы һәм район кунаклары!
Сезне халкыбызның иң яраткан һәм күркәм бәйрәмнәренең берсе – Сабантуй белән чын күңелемнән котлыйм!
Гасырлардан килгән бу бәйрәм буыннарны берләштерә, гореф-гадәтләребезне саклый һәм күңелләргә шатлык өсти. Сабантуй – ул халкыбызның хезмәт сөючәнлеген, дуслыгын һәм юмартлыгын гәүдәләндерә.
Язгы кыр эшләре тәмамланганнан соң, без игенчеләребез, терлекчеләребез һәм җирдә хезмәт куючыларның казанышларын билгеләп үтәбез.
Авыл хуҗалыгы ветераннарына һәм авыл хезмәтчәннәренә аерым рәхмәт сүзләремне җиткерәм. Нәкъ менә сезнең тырышлыгыгыз белән Сабантуй ел саен зур вакыйгага әверелә, аны олысы да, кечесе дә көтеп ала.
Барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, тынычлык һәм игелекле, матур тормыш телим! Сабантуйлар котлы булсын!
BY Марсель Шайдуллин

Share with your friend now:
tgoop.com/marsel_shaydullin_official/1513