tgoop.com/ilyas_farkhullin8/240
Create:
Last Update:
Last Update:
***
Яраларың меңгә җиткәндә дә
һәрчак булдым терәк!
Ә син һаман яра салучыга
табынасың, йөрәк...
Синең белән яшәү дәверендә
мин аңладым, йөрәк -
җир йөзендә синдәй сагынучы,
синдәй сөйгән сирәк!
Яраларың төзәлгәндәй инде,
нәрсә җитми, йөрәк?!
Җавабың һаман да үзгәрми:
"Тик бер кеше кирәк!"
Әй, син, йөрәк... йөрәк...
©Ильяс Фархуллин
BY ilyas_farkhullin
Share with your friend now:
tgoop.com/ilyas_farkhullin8/240