tgoop.com/ilyas_farkhullin8/198
Create:
Last Update:
Last Update:
"Уйлар, уйлар"
Уйлар, уйлар... беркөнне сез якты,
Күңелем нурга төрергә сәләтле!
Ә ник башка көнне саф күңелемне
Нурсыз калдырырга сәбәпче?!
Уйлар, уйлар... нигә соң кайвакыт
Хыял канатында йөртәсез?
Ә кайвакыт йөрәгемне ярган
Үткәннәргә алып китәсез?!
Уйлар-уйлар, мәңге бетмәс уйлар...
Кайчан да бер мине - колыгызны
Азат кылып, ташлап китәрсез!
Ә бүген төнемдә янәдән-янәдән
Минем белән идарә итәсез!
...һәм үлгәнче идарә итәрсез...
©Ильяс Фархуллин
BY ilyas_farkhullin
Share with your friend now:
tgoop.com/ilyas_farkhullin8/198