tgoop.com/chulpangali/1173
Last Update:
Кабан күле буендагы яңа Камалның амфитеатрында парк һәм скверлар дирекциясе үткәргән туса бу. Malsi Music һәм аның дуслары. Шәп туса! Татарча. Заманча.
Һәм ул одноразовый гына булырга тиеш түгел. Даими булсын.
Татар яшьләре җыела торган урын да юк бит инде уйлап карасаң. Без студент чакта хәзер исемен телгә алырга ярамый торган оешма татар яшьләрен җыя иде. Хөкүмәт йорты каршындагы скверга чыгып рәхәтләнеп татар биюләре бии идек. НКЦда татарча дискотека була иде пәнҗешәмбе саен, аннан УНИКСта татарча дискотекалар оештырылды. Кызык иде. Аралаштык. Таныштык.
Хәзер әллә мин картаеп күрмим, ишетмим, андый татарча тусалар дами булып тормый. Ярый Ильяс Гаффаров бар. Аның лейблы концертлар, фатирниклар оештыра.
Ачык һавада менә мондый чаралар яшьләргә, татар яшьләренә бик кирәк. Беренчедән, һава, икенчедән, социум һәм аралашу. Ә тере аралашу -бүген кытлыкка әйләнеп бара. Өченчедән - милләтне саклауның бер ысулы.
BY Чулпан Гали
Share with your friend now:
tgoop.com/chulpangali/1173