tgoop.com/bakchalar/2497
Last Update:
Татарстан Республикасы Язучылар берлеге «Әдәби галәм» лекцияләр циклын дәвам итә. Киләсе очрашуда татар әдәбиятына әле тирән кермәгән жанр — комикслар турында сөйләшербез.
Комикслар — рәсемле хикәяләр. Бу ысул ярдәмендә кыска хикәяләр дә, зур график романнар да, маҗаралар да, хис-кичерешләргә багышланган кыйссалар да, социаль проблемаларны, тарихи вакыйгаларны тасвирлаучы бәяннәр дә бастырыла. Лекция кысаларында комикслар тарихын өйрәнеп, татарча булган мисалларга күз салырбыз.
На очередной встрече в рамках цикла лекций «Во вселенной литературы» разговор пойдет о комиксах. Это относительно новый для татарской культуры жанр развивается на стыке литературы и изобразительного искусства. История в комиксах рассказывается с помощью рисунков и сопровождающего их текста.
ул. Муштари, 14
Лекция пройдет на татарском языке.
#әдәбигаләм
#язтатар
2/52: ел дәвамында Татарстан Республикасы Язучылар берлеге төрле юнәлештәге 52 чара уздырачак: лекция, иҗат кичәсе, концерт, спектакль, лаборатория. Алар барысы да безнең мәйданчыкта үтәчәк. Керү ирекле.
Рәхим итегез!