tgoop.com/DUMRF_TAT/3014
Last Update:
Халидов Әнәс Бакый улы
Шәркыятьче галим, филология фәннәре докторы, профессор
1929 елның 25 февралендә Буа кантоны Казма авылында туган. Ул тел галиме Бакый Закир улы Халидовның улы. Бакый ага Казан университеᴛында физика-математика фаᴋультетының астрономия факультетын тәмамлап, юллама буенча 1941 елның гыйнварында Ташкентка эшкә җибәрелгән һәм олы улын да үзе белән алган. 12 яше тулмаган Әнәс әнисе Зәйнәб абыстай һәм туганнарыннан аерылып киткән. Бөек Ватан сугышы башлангач, Бакый Халидов хәрби хезмәткә алына: Иранда тәрҗемәче булып, соңрак Төркестан хәрби бүᴫеге штабында хезмәт итә. 3 ел буена мәктәп укучысы Әнәс үзе генә яши, Ташкенттагы татар мәктәбен тәмамлый. 1946 елда Әнәс Халидов Ленинградка барып, дәүләт университетының көнчыгыш телләр фаᴋультетының гарәп теле бүлегенә укырга керә. Сугыштан соңгы елларның авырлыгын күз алдына китерәбез...
2000 нче елга кадәр Әнәс Бакый улы Халидовның хезмәт юлы шушы шәһәр белән бәйле.
Әнәс Халидов 1955 елдан СССР ФА Көнчыгышны өйрәнү институтында, 1961 елдан Гарәп теле кабинеты (1978 елдан Якын Көнчыгыш секторы) мөдире була.
Хезмәтләре гарәп кулъязмаларына, гарәп классик әдәбиятына, Көнчыгыш Европада ислам динен өйрәнүгә карый.
2000 елдан ул Казан университетының Көнчыгышны өйрәнү институты профессоры.
2024 елда Россия Федерациясе мөселманнары диния идарәсенең «Минбар Ислама» газетасының апрель һәм март ае саннарында басылган мәкаләләрдә, Санкт-Петербург дәүләт университетында аспирантурада укыган дәверендә Әнәс Халидов лекцияләрен тыңлаган филология фәннәре кандидаты Фәрит Әсәдуллин язганча, галим: «Илебездә шәрыкъ гыйлемен өйрәнү тарихында, аның хезмәттәшләре һәм укучылары хәтерендә, барыннан да элек, остазы академик Игнатий Юлианович Крачковскийның һәм Ленинградта ислам фәнен оештыручыларның фәнни мирасын дәвам итүчеләрнең берсе булып тора».
Һәм шулай ук: «Әнәс Бакый улы Халидов, мулла Хөсәин Фәизханов кебек үк, татар авылы мохитендә үскән. Нәселе Буа районының Казма авылыннан дини белемле татарлардан. Аның турында сөйләгәндә, әтисе Мөхәммәдбакый Закир улы Халидовны искә алмыйча мөмкин түгел, аның да тормышы һәм эшчәнлеге киләчәктә аерым һәм җентекле тикшерү предметы булырга тиеш. Бакый Халидов танылган ислам реформаторы Муса Бигиевның шәкерте һәм фикердәше була, бу аның дөньяга карашын формалаштыруга ярдәм итә һәм соңыннан улының да тормыш карашлары формалашуына йогынты ясый», - дип яза.
Бакый Халидов турында язгач, аның тууына быел 120 ел тулганлыгын да билгеләргә кирәк. Бу уңайдан, мәсәлән, Ташкент шәһәрендәге Халыкара ислам академиясендә искә алу чарасы узган, анда Бакый аганың улы Рәшид Халидов академиягә галимнең шәхси китапханәсеннән берничә дистә уникаль китап һәм нәкъ әтисе язган рәвештә кабат нәшер ителгән «Учебник арабского языка» дигән мәшһүр уку әсбабын бүләк иткән.
Әнәс Бакый улы Халидовның шәхси китапханәсеннән исә 600 басма китап 2006 елда Казан (Идел буе) федераль университетының Н. И. Лобачевский ис. фәнни китапханә фондына тапшырылган. Бу хакта университет сайтында хәбәр ителә.
Күрәбез, Әнәс Бакый улы Халидовның биографисен биргәндә, аның нәсел тамырлары да, тирә-юне һәм ул яшәгән чор искә алынмыйча мөмкин түгел. Алар барысы да бу артык тыйнак, әмма тирән гыйлемле шәхесне танырга ярдәм итә. Әлбәттә, югарыда язылган юллар галимне ачып бетерә алмый, ә фәкать бу фани дөньяда шундый кеше яшәгәнлегенә һәм үзен фәнгә риясыз багышлаган олы шәхес булганлыгына ишарәли генә.
Фотосурәт Нурия Габделәхәт кызы Гәрәевадан
@DUMRF_TAT
BY ДУМ РФ татарча

Share with your friend now:
tgoop.com/DUMRF_TAT/3014
