Telegram Web
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Бер биетте
🔥6🤩3🥰2👎1👏1😍11
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Ике биетте
❤‍🔥4🔥3🤩2👎1😍111
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Өч биетте
🔥5😍522❤‍🔥1👎1🤩1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
«Сез белмәгән Солтан Габәши»

Дирижер, композитор Айдар Ниязов сөйли
🔥75❤‍🔥3👍1🤩1😍11
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Ничек итеп туганнарыңны табарга була?

«Тамырлардан киләчәккә: гаилә тарихын өйрәнү» лекциясендә Алмаз Хәлиуллин аңлатты
🔥31❤‍🔥1🥰1🤩1😍11
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Шәхси стилист, Chiber_7 брендына нигез салучы Исмаил Сафиулов Каюм Насыйри һәм мода турында сөйли
🔥3👏21❤‍🔥1🤩1😍11
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
«3D принтер: нәтиҗәле һәм файдалы куллану»

«Сембер Мирасы»ның, шәрәфле рәисе, «Сембер» бизнес-клубы әгъзасы, эшмәкәр Руслан Фаезов киләчәктә 3D принтер ярдәмендә
ниләр ясарга теләве турында сөйли
🔥55❤‍🔥44🤩2😍1
Таш яңадан аска томырылды.
Шәрәләнде кинәт урыны.
Йөгебезме каһәрләнгән шулай,
Үзебезме әллә –
Ырумы?

Рүзәл Мөхәммәтшин


💎 Спектакль-поэма «Таш»

✔️ Кайчан: 21 октябрь | 19:00
✔️ Кайда: ТР Язучылар берлеге, Мөштәри ур., 14

«Таш» поэмасының театраль куелышы – сүз һәм сәхнә, автор һәм тамашачы, тынлык һәм ритм очрашуы. Автор үзе һәм аның замандашлары шигъри юлларга яңадан җан өрә – сезнең каршыгызда, монда һәм хәзер.

Сүз – гамәлгә әйләнә, текст – сулышка, шигъри юл – җанлы кичерешкә. Бу гади уку түгел – бу поэзия театры, аның һәр юлында яктылык балкый.

💎 Катнашалар: Рүзәл Мөхәммәтшин, Лилия Гыйбадуллина, Йолдыз Миңнуллина, Гөлүсә Батталова, Рифат Сәлах, Булат Сәлахов. Режиссер — Нәфисә Исмәгыйлева.

#язтатар

6/52: ел дәвамында Татарстан Язучылар берлеге төрле юнәлештәге 52 чара уздырачак: лекция, иҗат кичәсе, концерт, спектакль, лаборатория. Алар барысы да безнең мәйданчыкта узачак. Керү ирекле. Рәхим итегез!
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
6👍4❤‍🔥1🔥1🥰1👏1🤩1😍1
🐈 Халыкара ак барс көне уңаеннан Барсиклар бүләкләр уйната!
Барсиклар гаиләсеннән буягыч комикс һәм стикерпак иясе булыр өчен ВК-группасына кереп, бәйгедә катнашыгыз: vk.com/barsiklar


🐈 Барсики разыгрывают подарки в честь Международного дня снежного барса!
Чтобы стать обладателем комикса-раскраски и стикерпака от семьи Барсиков, переходите в нашу ВК-группу и участвуйте в конкурсе: vk.com/barsiklar
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
53🔥1😍1
Шагыйрьләр, сәлам! Шәриф Камал сезнең шигырьләрегезне көтә!

Шигырегезне 31 октябрьгә кадәр безнең почтага — [email protected]
— «Татарча слэм» тамгасы белән җибәрегез. Хатта исем-фамилиягезне һәм телеграмыгызны да языгыз. Сайлап алынган катнашучылар исемлеге социаль челтәрләрдә урнаштырылачак.


Ә 3 ноябрьдә Татар китабы йортында шигъри слэм узачак. Әйдәгез, бергәләп татар телен яңгыратыйк, иҗатыбыз белән уртаклашыйк! Ә беренче урынны алган кеше 5 мең сум күләмендә бүләк алачак.


#шигърислэм
5🥰1
19 октябрь көнне Ульян шәһәрендә “Акыл фабрикасы” белем бирү чарасы узды. Ул 12:00дән 20:00гә кадәр дәвам итте һәм татар яшьләре өчен файдалы лекцияләр, остаханәләр, дискуссияләр һәм уен форматындагы эшлекле сессияләрне үз эченә алды.

Фабрика эшен Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов ясалма фәһем ярдәмендә проект булдыру турында чыгышы белән ачып җибәрде. Алга таба “Сембер” татар яшьләре беренчеләрдән булып, Sora дигән ясалма фәһем ярдәмендә эшләнгән татарча мультфильмны карый алды.

Татар китабы йорты мөдире Айдар Шәйхин “Мәңгелеккә эндәшү: бер соравымның 730 жавабы” исемле лекция белән чыгыш ясады. Шулай ук “Төбәктә татар телле мохитне ничек булдырырга?” дигән темага кызыклы дискуссия дә узды.

Программаны “Татар биюен ничек танытырга?” темасына остаханә һәм дирижер, композитор Айдар Ниязов алып барган “Сез белмәгән Солтан Габәши” лекциясе дә бизәде. Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле артисты, “Хәрәкәттә – бәрәкәт” проекты кураторы Алсу Мәгъсүмҗанова яшьләрне биетеп тә алды.

Көннең икенче яртысында катнашучылар гаилә тарихын өйрәнү, Каюм Насыйри мирасы һәм заманча мода, 3D-принтерларны нәтиҗәле куллану темалары буенча лекцияләр тыңладылар. Кичке якта исә Ульяновск шәһәренең тарихи татар урыннары буйлап экскурсия оештырылды.

“Акыл фабрикасы” татар яшьләренә аралашу, тәҗрибә уртаклашу һәм яңа идеяләр тудыру өчен яхшы мәйданчык булды.

📸 Нияз Гатаулла
9🔥32❤‍🔥1🥰1🤩1
2025/10/24 02:41:30
Back to Top
HTML Embed Code: