Warning: Undefined array key 0 in /var/www/tgoop/function.php on line 65

Warning: Trying to access array offset on value of type null in /var/www/tgoop/function.php on line 65
33227 - Telegram Web
Telegram Web
Бакча җиләгеннән джем😍🍓

Кирәк: 1 кг җиләк, 700 г шикәр комы, 5 г лимон кислотасы.
Куерак булсын өчен желатин яки пектин өстәргә мөмкин.

Чистартылган җиләкне кәстрүлгә салып кайнатып чыгарырга. Кайнап чыккач, сүрән утта 10 минут кайнатып алырга. Аннары аңа шикәр белән лимон кислотасын салып, эреп беткәнче болгатырга. Стериль банкаларга салып, калай капкач белән капларга да төреп тотарга. Суынгач салкын урынга куярга.

Чыганак: Ватаным Татарстан
#иминлек
Дәүләт хезмәтләре порталына кереп, Түбән Табын авылыннан 1975 елгы хатын-кызга микрозайм рәсмиләштергәннәр.

“Почтага хат килде, кодны әйтергә кирәк” дип, 1985 елгы Мөслим кызын да төп башына утырта язганнар. Тагын бер райондашыбыз, 32 кредит рәсмиләштергәннәр дигән ялганга ышанып, җиңел машинасын сатып, кредитлар алып, мошенникларның исәп-хисап счетына 1 миллион 100 сум акча күчергән. Мошенниклар кармагына эләкмәс өчен, чит кешеләр белән бөтенләй сөйләшмәгез! Акчагызны үзегез генә саклый аласыз!” – дип кисәтә район эчке эшләр бүлегенең җинаять эзләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Сәлахов.

Фото – «Татар-информ» архивыннан
2
#календарьда_дата
Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне – мөһим, әмма һәркемгә дә билгеле булмаган дата. Ул Россия өчен көрәшкән, аның мәнфәгатьләрен яклаган кешеләргә багышланган. Хәрби хәрәкәтләр ветераннары өчен бу көн – хәтер, аларның хезмәтләрен тану һәм хөрмәт итү билгесе булып тора. Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне Россиядә 2009 елдан “Боевое братство” иҗтимагый хәрәкәте инициативасы белән билгеләп үтелә башлый, ләкин аның рәсми статусы юк әле.
– Сугыш ул шатланып, мактанып сөйли торган әйбер түгел. Ул – һәр ил өчен дә кайгы. Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне – хәрби конфликтларда катнашкан егетләрне искә алып, бердәмлекне күрсәтә торган көн. Алга таба да бердәм булыйк! – диде район башлыгы Альберт Хуҗин, чараны ачып.
Хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан егетләр хатирәләрен барлады, бер-берсен тәбрикләде. Вафат булган иптәшләрен дә онытмадылар: аларның якыннарына чәчәкләр һәм күчтәнәчләр тапшырдылар.

📸 Римма Афзалова фотолары
2
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
2
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
2
#бу_көнне
1978 ел 1 июль. Ак халатлар көче белән

Район үзәк хастаханәсе коллективы берничә ел инде “Авангард” колхозы хезмәт ияләренә шефлык ярдәме күрсәтә. Терлек азыгы әзерләү буенча удар айлык чорында медиклар бу хуҗалыкта 6 тапкыр булдылар һәм шактый зур күләмдә эш башкардылар. Алар көче белән 50 тонна яфраказык әзерләнде. Бүгенге көндә колхозга сенаж салуда булышлык күрсәтелә. Көн саен бу мөһим кампаниядә 30-40 кеше катнаша. Алар теземнәрне күбәлиләр һәм яшел массаны арбаларга төйиләр.

Н.Исмәгыйлова.

📸 Фото – «Мөслим-информ» архивыннан.
#бакчачыга
Карбызны дөрес формалаштыру🍉

Карбызның уңышы төп сабакта ярала, шунлыктан ян сабакларны өзеп атып барабыз. Эре карбыз үстерәсебез килсә, 3 җимшәннән соң, өске якта 5-6 яфрак калдырып, төп сабакның үсү ноктасын өзеп алабыз.
Вак карбызлар үстерәсе килгән бакчачы 5-6 җимшәнне саклап кала.
2025/07/12 18:35:37
Back to Top
HTML Embed Code: